Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Яшәү шатлыгы бүләк итә

    Хирургия бүлеге мөдире Ражавали Кожоев турында бүген район үзәк хастаханәсендә иң тәҗрибәле табибларның берсе, диләр. Ул бу һөнәргә утыз ел гомерен багышлаган, аның тугыз елын безнең районда эшли.

    Марина Зайцева.
    "НЖ".
    Ул хирург булырга балачактан ук хыяллана. Кечкенә чагында абыйсы белән булган бәхетсезлек моңа этәргеч бирә. Ул чакта малай җирдән чыгып торган тимерчыбыкка аягы белән ялгыш басып, калын тимер аның аягын үтәли тишеп керә. Мондый куркыныч хәлне күреп, әнисе аңын җуя. Ул чакта барысы да әйбәт тәмамлана, малайга хастаханәдә тиешле ярдәмне күрсәтәләр. Тик үзен көчсез итеп тою, әнисенең куркуы, абыйсының күз яшьләре гомергә хәтеренә сеңеп кала. Ражавали шул чакта ук табиб булып, кешеләргә ярдәм итәчәкмен, дигән карарга килә.
    Мәктәпне тәмамлагач, ул Кыргыз дәүләт медицина институтына укырга керә, аны тәмамлагач, Фрунзе шәһәрендә интернатураны үтә. Аннары аны юллама буенча туган Ош шәһәре хастаханәсенә эшкә җибәрәләр. Яшь табибка башта ук иң җаваплы участокларның берсен ышанып тапшырып, анестезиолог-реаниматор итеп билгелиләр. Катлаулы операция кичергән авыруларны аякка бастыру да аның вазифасына керә. Бу урында үз һөнәре буенча тормыш сабакларын ала. Чөнки тәҗрибәле хирург операцияне ясаудан тыш, авыруның сәламәтләнү процессын күз уңаенда тотарга, өзлегүләр килеп чыккан очракта тиешле ярдәм күрсәтергә тиеш. Анестезия бирү дә - зур игътибарлык, пөхтәлек, белем һәм тәҗрибә таләп итә торган эш.
    Ражавали Әссәметдин улына бу сыйфатларның барысы да хас булганга күрә, аны хирургия бүлеге мөдире итеп билгелиләр. Бу урында ул унбиш елга якын хезмәт куя. Аннары безнең шәһәргә күчеп килеп, бүгенге көндә район үзәк хастаханәсендә хирургия бүлеге җитәкчесе вазифасын башкара.
    - Елына җиде йөзгә якын операция ясыйбыз. Көненә икешәр операция ясарга туры килә, шул исәптән ял һәм бәйрәм көннәрендә дә, - дип сөйли Ражавали Әссәметдин улы. - Утызга якын хезмәткәр өчен бу шактый зур нагрузка. Безнең кебек кечкенә шәһәр хастаханәләрендә һәр бүлектә операционныйлар юк. Шуңа күрә балаларны да, өлкән яшьтәге кешеләрне дә безнең бүлеккә җибәрәләр. Шулай итеп, безгә төрле юнәлештә эшләргә туры килә. Һәм без хәлебездән килгәнчә тырышабыз...
    Хастаханәгә күптән түгел генә сатып алынган санлы рентген аппараты авыруларга диагноз куюда зур ярдәм күрсәтә. Ул авыру урынны сыйфатлы итеп рәсемгә төшереп, сынган сөякне теләсә кайсы яктан тикшерергә мөмкинлек бирә. Ә ультратавыш аппараты ярдәмендә организмның йомшак тукымаларында барган процесслар турында мәгълүматлар күп авыруларга дөрес диагноз куярга, тиешле дәвалау яки операция билгеләргә мөмкинлек бирә.
    Бүлектә бүгенге көндә тиешле җайланмалар белән җиһазландырылган өч реанимация блогы эшли. Ни кызганыч, корсак куышлыгын кисмичә генә, кечкенә тишекләр аша операция үткәрергә мөмкинлек биргән эндовидеолапараскопия стойкасы турында әлегә хыялланырга гына кала. Баш мие авыруларына диагностика ясау өчен компьютер томографы булса да, бик әйбәт булыр иде.
    Табибның сүзләре буенча, нинди дә булса бәла-каза, юл-транспорт фаҗигасе аркасында бүлеккә кешеләр бик аз эләгә.
    Дәваланучыларның күпчелеге - сәламәтлегенә тиешле игътибар бирмәгән кешеләр. Шуңа күрә ул барысына да сәламәт яшәү рәвеше алып барырга - тартмаска, алкогольле эчемлекләрне чама белән кулланырга, артыгын ашамаска, һаман хәрәкәттә булырга, мөмкинлек булса спорт, физик эш белән шөгыльләнергә киңәш бирә.
    - Безнең бүлектә эшләп, җаны-тәне белән үз һөнәренә гашыйк хезмәткәрләребезгә - шәфкать туташлары Роза Сагиева, Ирина Шеронова, Елена Прохорова, санитарка Ольга Антоновага мин чын күңелдән рәхмәтлемен. Яшь хирургыбыз Наил Исхаков та өметле күренә, - ди Ражавали Әссәметдин улы. - Ә медицина хезмәткәрләренә һәм район халкына һөнәри бәйрәмебез алдыннан чын күңелдән иң зур байлык - сәламәтлек теләр идем...
    Хирург Кожоев һәрчак ярдәм итәргә әзер.
    Руслан Хәмидуллин фотосы.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: