Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек саклау

Татарстанда коронавирустан тагын тугыз кеше вафат булган

Covid-19 корбаннарының саны 906 кешегә җитте.

Коронавирус зәхмәтеннән Татартанда тагын тугыз кеше – алты хатын-кыз һәм өч ир-ат вафат. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итә.

Covid-19 авыруыннан вафат булучы хатын-кызлар 1934, 1947, 1952, 1953, 1955 һәм 1960 елда, ир-атлар - 1934, 1941 һәм 1955 елда туган.

«Үлемнең сәбәбе патологоанатомия экспертизасы ярдәмендә расланды. Вафат булучыларның барысында да Covid-19 вирусы табылды», — дип билгеләп үтә министрлык вәкиле.

Шулай итеп, рәсми рәвештә теркәлгән коронавирус корбаннарының саны Татарстанда бүген 906 кешегә җиттте.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бүген Спас районында да коронавирусның тагын бер очрагы теркәлде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев