Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек саклау

Татарстанда коронавирус инфекциясенә каршы мәҗбүри вакцинация башлана

Бүгенге көннән башлап Татарстанда коронавирус инфекциясенә каршы мәҗбүри вакцинация игълан ителде.

Карар Covid-19 белән авыручыларның артуы сәбәпле кабул ителгән һәм республиканың баш санитар табибы Марина Патяшина тарафыннан имзаланган.

Республикада 60 яшьтәге һәм аннан өлкәнрәк кешеләр, медицина, мәгариф һәм социаль учреждение хезмәткәрләре, транспорт оешмалары һәм энергетика өлкәсе, сәнәгать һәм төзелеш предприятиеләре, авыл хуҗалыгы оешмалары хезмәткәрләре, хокук саклау органнары хезмәткәрләре, дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр мәҗбүри вакцинация үтәргә тиеш.

Карар шулай ук чәчтарашханә, мунча, спорт учреждениеләре, көнкүреш хезмәте күрсәтү объектлары, сәүдә һәм җәмәгать туклануы, банк, почта, такси, кәрәзле элемтә салоннары, ТКХ өлкәсе оешмалары хезмәткәрләренә дә кагыла.

Моннан тыш, тиешле прививканы музей, кино, концерт һәм күргәзмә заллары, китапханәләр, ял һәм күңел ачу үзәкләре, балалар лагерьлары, туризм өлкәсе, массакүләм мәгълүмат чаралары, даруханәләр, ветеринария клиникалары, кунакханәләр, автосервис, өйгә китерү хезмәтләре хезмәткәрләре, вуз һәм вузлардан читтә практика узучы студентлар да ясатырга тиеш.

Карарда билгеләп үтелгәнчә, оешма җитәкчеләре вакцинаның икенче өлешен 6 декабрьгә кадәр алуны тәэмин итәргә тиеш.

Реклама

Карардан күренгәнчә, вакцианның беренче өлешен – 9 ноябрьгә, икенче өлешен 6 декабрьгә кадәр алмаган хезмәткәрләр эштән азат ителәчәк.

Вакцинациядән прививика ясатырга ярамый икәнлеге турында тиешле медицина документлары булучылар азат ителә.

Хезмәт коллективларында прививка ясатучылар саны, соңгы ярты ел эчендә Covid-19  авыруын кичерүчеләрне дә исәпкә алып, 80%тан ким булмаска тиеш.

Документта билгеләп үтелгәнчә, сәламәтлек саклау министрлыгы 60 яшьтән өлкәнрәкләргә прививканы өйгә килеп ясау буенча чаралар күрәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X