Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек саклау

Татарстан хастаханәләрендә электрон рецептлар бирә башлаячаклар

Документка ТР Премьер-министры Алексей Песошин кул куйды.

Татарстан табиблары пациентларга электрон рецептлар бирә башлаячак. Документка ТР Премьер-министры Алексей Песошин кул куйды. Ул хокукый мәгълүмат сайтында урнаштырылган.

Республиканың сәламәтлек саклау министрлыгына хастаханәләрне һәм даруханәләрне «Электрон рецепт» сервисына тоташтыру буенча егерме көн эчендә «юл картасын» эшләргә кушылды.

Рецептта рецептны биргән хастаханә, табиб, теге яки бу препарат кирәк булган пациент һәм даруның билгеләнеше турында мәгълүмат булырга тиеш.

Сервисның мобиль кушымтасы да эшләячәк. Кулланучы шәхси кабинетта QR-код алып, аның белән даруханәгә килә ала.

Шул ук вакытта даруханәләр, электрон рецепт буенча препаратларны җибәреп, шулай ук үз оешмасы, дару биргән препарат һәм хезмәткәр турында махсус системага мәгълүмат кертергә тиеш булачак.

«Миңа калса, бу яхшы идея. Дөньяда мондый тәҗрибәне күптәннән кулланалар инде. Башка табиб почергын аңларга кирәкми. Вакытка экономия ясала. Гомумән, цифрлаштыру, минем карашка, бик яхшы. Исегезгә төшерегез әле, элек табибка эләгү өчен регистратурада күпме вакыт чират тора идек, ә хәзер өйдән язылырга мөмкин. Дөрес, өлкән буын моны бик аңлап бетерми. Ярар, яшәгәч күрербез әле», - ди Болгарда яшәүче Андрей Смирнов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев