Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Сәламәтлек саклау

Спас районында Казан хирургы кабул итә

«Авылда сәламәтлек саклауга ярдәм» проекты кысаларында кабул итү һәм операцияләр бушлай булачак.

Бүген Спас район хастаханәсендә вакытлыча РКХ хирургия бүлеге мөдире, югары категорияле хирург Руслан Зефиров эшли башлый.

Руслан Андреевич үзәк район хастаханәсендә халыкны ике атна дәвамында кабул итәчәк. Халыкны кабул итүдән тыш, ул операцияләр ясаячак.

"Руслан Зефиров безгә "Авылда сәламәтлек саклауга ярдәм" проекты кысаларында киләчәк. Әлеге проект – Республика клиник хастаханәсе инициативасы. Проект яңа түгел. Мондый практиканың элгәре дә булганы бар. Республика клиник хастаханәсе табиблары район хастаханәләренә барып, анда берәр ай эшләделәр. Хәзер РКХ кабат мондый практиканы торгызырга тели. Безнең поликлиника бу пилот проектында беренчеләрдән булып тора. Әгәр халык инициативаны хупласа, безнең хастаханәгә киләчәктә дә республика клиник хастаханәсенең башка юнәлешләр буенча әйдәп баручы табиблары киләчәк», – дип сөйли Спас район хастаханәсе баш табибы Роман Әхмәтҗанов.

Белешмә өчен:

Руслан Андреевич Зефиров 2000 елда «Дәвалау эше» белгечлеге буенча Казан медицина университетының дәвалау-профилактика факультетын кызыл диплом белән тәмамлый. Аннан соң «Хирургия» белгечлеге буенча клиник интернатура һәм ординатура үтә.

Руслан Зефиров – Татарстан Республикасының атказанган табибы, югары квалификацион категорияле хирург, медицина фәннәре кандидаты.

2008 елдан 2014 елга кадәр Германия һәм Бельгиянең алдынгы клиникаларында өч тапкыр стажировка үтә. Стажировкаларда бавыр һәм ашказаны асты бизенә төрле операцияләр ясый, шул исәптән бавырга трансплантация ясау үткәрә.

Шулай ук Руслан Андреевич – 2014 елда «Сәләт» премиясенең «Уникаль очрак» номинациясендә лауреат.

Карын органнарында барлык ачык һәм лапароскопик операцияләр, шулай ук калкансыман бизгә операцияләр башкара.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев