Спас районы халкы социаль хезмәтләрне яки акча алуны сайларга тиеш
Пенсия фондына тиешле гаризаны 1 октябрьгә кадәр тапшырырга кирәк.
Спас районында яшәп, федераль ташламаларга ия булучыларга 2023 елда социаль хезмәтләр җыелмасын ничек алырга икәнен сайларга кирәк: акчалата пособие яки табигый льготалар рәвешендә.
Бу хакта гаризаны 1 октябрьгә кадәр Пенсия фондына тапшырырга өлгерергә кирәк. Гариза теркәлеп, киләсе елдан эшли башлаячак. Гариза бирелмәгән очракта, социаль хезмәтләр табигый формада – льготалар рәвешендә калачак. Карар кабул иткәнче, белгечләр сәламәтлек саклау оешмасы белән киңәшләшергә зарур икәнлеген искәртәләр.
Исегезгә төшерәбез, социаль хезмәтләр җыелмасына бушлай дарулар, шифаханә-курорт дәвалануы, дәвалау урынына бушлай бару һәм кире кайту керә.
– Федераль ташламадан файдаланучы буларак инвалидлык төркемен алган гражданин бушлай кирәкле даруларны алырга хокуклы, – дип аңлата Спас район үзәк хастаханәсе баш табибы урынбасары Наил Исхаков. – Соңгы вакытта, без барыбыз да күргәнчә, дарулар бик кыйммәтләнде, әгәр элек социаль пакеттан баш тарту отышлы булса, хәзер моны эшләргә ярамый, дип уйлыйм.
Шулай ук Наил Зөфәр улы башта дәвалаучы табиб белән киңәшләшергә куша. Хроник авыруларның барышы үзгәрергә һәм озак вакытлы дәвалануны таләп итәргә мөмкин. Яңа авырулар да барлыкка килә ала.
Әгәр кеше акчалата пособие сайлаган икән, дәвалану өчен кирәкле даруларны үзенә сатып алырга туры киләчәк.
– Тормыштан мисал китерәм, – дип дәвам итә Исхаков. – Хәл якынча өч ел элек булды. Минем бер туганым социаль льготалар урынына акча алуны сайлады. Әмма бәла көтмәгәндә килде: аңарда җитди онкология авыруы таптылар. Программага кире әйләнеп кайту мөмкинлеге барлыкка килгәнче, аңа ел дәвамында ай саен даруларга 50-60 мең сум акча табарга туры килде. Шуңа күрә минем фикерем, һичшиксез, социаль пакетны сайлау.
Социаль хезмәтләр урынына тәкъдим ителгән финанс компенсацияне пациентларның реаль чыгымнары белән чагыштырырлык та түгел.
Исегезгә төшерәбез:
Гаризаны дәүләт хезмәтләре порталында, РПФ клиентлар хезмәтендә яки КФҮтә тапшырырга мөмкин. Әгәр элек льготачы социаль хезмәтләрне натураль формада алудан баш тарту турында гариза биргән булса, яңасын язарга кирәкми. Хезмәтләр өчен коменсация кеше үз карарын үзгәрткәнче акча белән түләнәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев