Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек саклау

Снюс тәмәкегә караганда да агулырак

Соңгы араларда яшьләр һәм яшүсмерләр модага иярергә теләп, тәмәке урынына снюс куллана башлады. Әмма аның яшь организм өчен зур куркыныч тудыруы турында белеп бетермиләр.

Снюс гади тәмәкегә караганда 7-10 тапкырга агулырак, аны кулланучылар никотин бәйлелегеннән тиз генә котыла алмаска да мөмкин.
Бу хакта Спас хастаханәсе психиатр-наркологы Евгения КовалевА сөйли:
– Снюс – ваклатылган дымлы тәмәке, аны пластик контейнерларга тутырып саталар. Тәмәке салынган пакетларны ирен һәм теш казнасы арасына кыстырып “тарталар”. Кеше сәламәтлеге өчен куркыныч булганга, Евросоюзда снюс сату тыелган. Ул аеруча Швециядә популяр. Ә бит бу ил дәүләте күпме еллар дәвамында тәмәке тартуга каршы көрәш алып бара. Әмма әлегә файдасы гына күренми. Шведлар снюсны тәмәкегә катнаштырып тартырга ярата.
Россиядә снюсны беренче тапкыр 2000нче еллар башында сата башлыйлар, ә инде 2015 елның декабрендә Дәүләт Думасы “Кешеләрнең сәламәтлеген тәмәке төтене тәэсиреннән һәм тәмәке тартудан саклау турында”гы законга һәм Россия Федерациясе Административ хокук тәртибен бозу турындагы кодексның 14.5нче маддәсенә (тәмәке продукциясе һәм тәмәке әйберләре белән сату иткәндә кертелгән чикләүләрне үтәмәү һәм тыюларны бозу) үзгәрешләр керткәч, снюс сату тыелды. Снюсны ваклап һәм күмәртәләп саткан өчен юридик затларга 60 мең сумга кадәр штраф салу каралды.
Тыюлык кертелгәннән соң, җитештерүчеләр пакетлардагы тәмәкене никотин экстрактына алмаштырды. Хәзер бу продукт “тәмәкесез никотинлы катнашма” дип йөртелә һәм кибетләрдә ирекле сатыла. Аны социаль челтәрләр аша да сатып алырга була – пакетлар салынган тартманың бәясе 150 сумнан башланып китә. Европа илләрендә беренчеләрдән булып сатыла башлаган бу катнашмаларны техник яктан караганда, хәзер берничек тә снюс дип әйтеп булмый. Ә менә безнең илебез кулланучыларына ул нәкъ менә шул исем белән билгеле дә инде.
Снюс аеруча яшүсмерләр арасында популярлык казанды. Моның үз сәбәпләре бар: снюсны әти- әниләр һәм укытучыларга сиздерми генә кулланырга мөмкин. Бу катнашмаларга багышлап яшүсмерләр хәтта җырлар да чыгара башлады.
2019 елның көзендә Россиянең берьюлы берничә төбәгендә укучылар арасында агулану очраклары теркәлде. Соңыннан балаларның никотин катнашмасыннан зыян күрүләре билгеле булды. Новосибирск шәһәрендә 20 ноябрь иртәсендә әти-әниләре фатирда җиденче сыйныфта укый торган улларының үле гәүдәсен табып алган.
Моңа кадәр бер атна алдан, 15 ноябрьдә Алтай краеның Заринск шәһәрендә 13 яшьлек укучыны ашыгыч рәвештә хастаханәгә китергәннәр. Ул да никотин катнашмалары белән агуланган,  бала дәрес барганда аңын югалткан. Соңыннан аңына килгәч, бу малай сюнс куллануы турында сөйләп биргән. Волгоград, Екатеринбург һәм башка шәһәрләрдә нәшер ителә торган газеталарда соңгы вакытларда яшүсмерләр арасында нәкъ менә шундый очраклар килеп чыгуы турында хәбәрләр басылган.
Чыннан да никотин катнашмалары шулкадәр үк куркынычмы? Гадәттә, чәйни торган мондый катнашмаларның составында целлюлоза, пропиленгликоль (электрон тәмәкеләрдә бар), хуш исле тәмләткеч, тоз, сода һәм никотин бар. Аеруча да никотин күбрәк: иң көчле катнашмаларда  бер граммга 68 миллиграмм туры килә, бер пакетта 40 миллиграммга кадәр никотин булырга мөмкин. Чагыштыру өчен: бер тәмәкедә 10-15 милиграмм никотин барлыгы мәгълүм.
Снюсны даими рәвештә куллану организм өчен бик куркыныч: кешедә пародонтоз барлыкка килә, тешләре бозыла, йөрәк кага, кан басымы күтәрелә, башы авырта һәм әйләнә, ул бик тиз кызып һәм ярсып китә, фикерләү, танып-белү сәләте, хәтере начарая, иммунитеты кими. Бу начар гадәт авыз куышлыгында, ашказаны асты бизендә, үпкә һәм башка органнарда рак китереп чыгарырга мөмкин.
Әгәр сез яки балаларыгыз снюс куллана икән, тиешле белешмәләр алу өчен наркологка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Чөнки бер куллана башласаң, снюстан тиз генә мөстәкыйль рәвештә котыла алмыйсың. Үзегезне дә саклагыз, балаларыгызның нәрсә эшләве, Интернеттан ниләр эзләве белән даими кызыксынып торыгыз, биргән вак-төяк акчаларны нәрсәгә куллануларын да күзәтеп барырга тырышыгыз. Снюсның кеше организмы өчен нинди зур куркыныч тудыруын аңлатып бирегез.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев