Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек саклау

Россиядә чәчәк авыруына каршы прививканы яңартырга тәкъдим итәләр

Моңа чит илдә маймыл чәчәге авыруының чыгуы сәбәп булган.

Табиб-иммунолог, медицина фәннәре докторы Владислав Жемчугов россиялеләргә чәчәк авыруыннан (оспа) вакцинация ясауны яңарту турында уйланырга тәкъдим итте. Моңа чит илдә маймыл чәчәге авыруының чыгуы сәбәп булган.

Ачыкланган авыру очраклары турында үз территориясендә инде берничә ил: Испания, Португалия, Франция, Израиль һәм башка күп кенә илләр белдерде. Табиб Жемчугов билгеләп үткәнчә, әлегә борчылырлык сәбәп юк, шулай да авыруны кисәтү җиңелрәк.

"Кирәк, бик кирәк. Прививка ясатудан баш тартучылар күбәюе аркасында, җиңелгән булып саналган авырулар яңадан баш күтәрәләр. Мин совет чоры баласы, календарь буенча барлык прививкалар ясалган. Элек беркем дә ризалык сорап тормый иде, барысына да кададылар. Бар да сәламәт иде. Ә хәзер медицинаны табиблардан яхшырак белгән кешеләр буыны үсеп җитте», – ди Болгарда яшәүче Нина Еремина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев