Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек саклау

Куркыныч авыру

Күптән түгел үзәк район хастаханәсендә үткәрелгән медицина советы киңәшмәсе районның туберкулёзга каршы алып барылган эшенә багышланды.

Илнар Беляев, оештыру эше буенча баш табиб урынбасары.
Туберкулёз дөньяда иң куркыныч авырулардан санала. Ел саен бу йогышлы авырудан 3 миллион кеше үлә.
Туберкулёз белән авыручылар саны үткән гасырның 90нчы елларына кадәр акрынлап кимеде, ләкин соңгы ун елда тагын начар якка үзгәрә башлады. Моның төп сәбәпләре - экономиканың артта калуы, эшсезләр саны арту, миграциянең көчәюе, тормыш дәрәҗәсенең начарлануы белән аңлатыла.
Бу яктан Спас районында да хәлләр киеренке тора. Бу кичектергесез чаралар күрүне таләп итә. Бүгенге көнгә 59 кешедә инфекция куркынычы бар. Алар барысы да нигездә начар яшәгән гаиләләрдә.
Ни кызганыч, ТР сәламәтлек саклау министрлыгы приказы белән туберкулёз белән авыручылар дәвалана торган стационар ябылды, әлбәттә, әлеге авыруга каршы көрәштә бу тискәре йогынты ясады.
Туберкулёзны профилактикалауда санитария - агарту эшләре зур роль уйный.
Медицина хезмәткәрләре санбюллетеньнәр чыгаралар, лекцияләр укыйлар. Шуны истән чыгармаска кирәк, авырулар белән аралашкан, туберкулёз микобактерияләре бүлеп чыгаручы авырулар аеруча куркыныч тудыра. Ул һава юлы, тузан белән эләгергә мөмкин.
Авыруның беренче билгеләре төрлечә калтыраудан башлана. Бер үк вакытта температура күтәрелә башлый, кешедә апатия башлана, йоклый алмый, я киресенчә, гел йоклыйсы килеп тора. Шулай ук тирләтә башлый, йөрәк тибә, аппетит начарлана, укшыта, баш авырта.
Туберкулёзның актив формасы белән авыручылар белән аралашучылар даими күзәтү астына алына. Яңа туган балаларга бу авыруга каршы вакцинация үткәрелә, билгеле бер чордан соң ревакцинация ясала, Манту реакциясенә проба алына.
Авыру йоктырмас өчен авыру кеше булган һәм начар җилләтелгән бинада озак торырга ярамый. Сөтне 30 минут кайнатырга кирәк, яхшы пешкән яки яхшы кыздырылган итне генә ашарга, кулны ешрак һәм сабын белән юарга кирәк.
Туберкулёз - социаль нигездә килеп чыккан авыру. Районның барлык хезмәтләре тиешенчә көрәшкәндә генә аны җиңеп чыгып булуын билгеләп үттеләр медсовет утырышында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев