Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Кешеләрнең сәламәтлеген кайгыртып

    Мәҗбүри медицина иминиятләштерү системасы Россия Федерациясе Конституциясендә каралганча, кешенең бушлай медицина ярдәме алуга булган Конституцион хокукларын тәэмин итүне күздә тотып булдырылган. Бу хакта ниләр белергә кирәк?

    Әхәт ХАФИЗОВ,
    Татарстан Республикасы Чистай шәһәре мәҗбүри медицина иминиятләштерү филиалы директоры вазифаларын башкаручы.
    Россия Федерациясенең 2010 елның 29 ноябрендә кабул ителгән "Россия Федерациясендә мәҗбүри медицина иминиятләштерүе турында"гы 326нчы Федераль Закон мәҗбүри медицина иминиятләштерүенә юнәлеш бирүче мөһим норматив-хокукый акт булып исәпләнә.
    Сәламәтлек турында табиб кына түгел, ә кеше үзе дә, шул исәптән аның эш белән тәэмин итүче дә кайгыртырга тиеш. Бу хакта Россия Федерациясенең "Россия Федерациясендә кешеләр сәламәтлеген саклауның төп принциплары турында"гы 2011 елның 21 ноябрендәге Федераль Законда да әйтелә. Әлеге закон озак һәм авыр кабул ителде, чөнки пациентның да, табибның да, бюджетның да мәнфәгатьләрен төгәл саклап, алтын урталыкны табарга, барысын да исәпкә алып эш итәргә кирәк булды.
    Аеруча документка түләүле медицина хезмәтләрен кертү турындагы тәкъдим төрле фикерләр каршылыгы китереп чыгарды. Бу хакта теләсә никадәр бәхәсләшергә була иде, әмма факт барыбер факт булып кала: түләүле медицина (хәтта дәүләт учреждениеләре кысаларында да) бездә күптән бар. Әмма бүгенге көнгә кадәр ММС Фонды акчасы исәбенә түләнелүче тикшерүләр һәм дәвалау төрләре һәм инде пациент үз кесәсеннән чыгарып түләгән өстәмә хезмәт төрләре арасында төгәл чик булмады.
    Пациентлар өчен уңайлы, ә менә бюджет өчен чыгымлырак булган көндезге станционар төшенчәсе дә законда яңа гына барлыкка килде.
    Табиб-пациент һәм дәвалауның сыйфатын яхшырту мөнәсәбәтләре дәрәҗәсен яхшырту юнәлешендә тагын бер мөһим адым - пациентның сәламәтлегенә зыян килү очракларын иминиятләштерүче медицина учреждениеләренең вазифалары барлыкка килүе турындагы нормалар. Табиб үзе, мәсәлән, һөнәри эшчәнлек тудыручы куркынычтан иминиятләштерә ала.
    Бу яңалык белән бәйле булган тагын бер мөһим яңалык турында әйтергә кирәк: Законда бәйсез экспертиза турында төгәл әйтелмәгән.
    Бәхәсле очраклар килеп чыкканда табиблар да, пациентлар да чит регион властеннан да файдалана ала. Әгәр чыннан да бәйсез экспертиза төзелә икән, бу инде табибларның ялгышлыгы нәтиҗәсендә бәлага тарган пациентларның хәлен сизелерлек яхшыртачак. Бүген пациент күпчелек очракларда яклаучысыз кала. Икенче яктан караганда, табиблар да нигезсез гаепләнүләрдән яхшырак сакланачак.
    Бүгенге көндә Татарстан Республикасында мәҗбүри иминиятләштерүнең Чистай шәһәрендәге филиалына җиде район: Аксубай, Алексеевск, Әлки, Нурлат, Спас, Чистай, Яңа Чишмә районнары дәвалау учреждениеләре беркетелгән.
    Ел саен Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты тарафыннан расланып, Татарстан Республикасы территориясендә кешеләргә гарантияләнгән бушлай медицина ярдәме күрсәтү буенча Программаны тормышка ашыруда медицина страхованиесе субъектлары сыйфатында билгеләнгән: кеше (иминиятләштерелгән), иминиятләштерүче (Татарстан Республикасының ММС филиалы), иминиятләштерүче медицина оешмасы (ООО "Ак-Барс Мед", ООО "Чулпан-Мед", ЗАО "Спасение") һәм медицина учреждениеләре.
    Иминиятләштерелгән затлар түбәндәге хокукларга ия:
    - медицина учреждениесен һәм табибны (ашыгыч ярдәмнән кала) үзе сайлый;
    - медицина иминиятләштерүе оешмасын үзе сайлый, календарь елы дәвамында 1 ноябрьдән дә соңга калмыйча медицина иминиятләштерү оешмасын башкасы белән алыштыра ала;
    - иминиятләштерү хәле килеп туган очракта Россия Федерациясенең барлык территориясендә дә медицина оешмаларыннан бушлай медицина ярдәме ала.
    Медицина ярдәме алганда пациент түбәндәге хокукларга ия:
    - үзенең хокуклары һәм бурычлары, сәламәтлегенең торышы турында мәгълүмат ала;
    - табиб сере саналган мәгълүматларны саклый;
    - пациентка медицина хезмәте күрсәткәндә сәламәтлегенә китерелгән зыянны түләттерә;
    - адвокат яки законлы вәкил хезмәтеннән файдалана;
    - дин әһеленнән файдалана.
    Әгәр сезнең хокукларыгыз бозыла яки полис буенча медицина ярдәме алганда сораулар туса, сез дәвалау учреждениесе җитәкчесенә яки башка җаваплы кешегә, Чистай шәһәрендәге медицина иминиятләштерү филиалына, суд органнарына мөрәҗәгать итә аласыз.
    Кайнар линия телефоннары (Россия буенча шалтырату бушлай): ООО "Страховая компания "Ак-Барс-Мед" 88001000330, ООО "Страховая компания "Чулпан Мед" 88002001065, ЗАО "Страховое медицинское общество "Спасение" 88001000717, ТФОМС Республики Татарстан 88002005151, Филиал ТФОМС Республики Татарстан в г. Чистополь: ул. Ленина, 41 а, т. 5-16-34, 5-17-31. Кабул итү көне: сишәмбе 14.00 дән 17.00 сәгатькә кадәр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: