Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек саклау

Кеше сәламәтлеге – беренче урында

Узган сишәмбедә район үзәк хастаханәсе медицина советының киңәйтелгән утырышында узган елда башкарылган эшләргә йомгак ясалды һәм киләчәк чорга яңа бурычлар билгеләнде.

Медсовет эшендә район башлыгы Камил Нугаев, республика клиник хастаханәсенең баш табибы урынбасары Айрат Хәйруллов, көч структуралары, мәгариф, мәдәният, социаль тармак, спорт, ветеран оешмалары, җәмәгатьчелек вәкилләре һәм башкалар катнашты.
Райондагы сәламәтлек саклау учреждениеләренең 2018 елда башкарган эше, алда торган яңа бурычлар турында район хастаханәсенең баш табибы Егор Самохвалов сөйләде. Ул тармактагы хәлнең торышына анализ ясады, конкрет саннар китереп үтте. Докладчы борчыган күп кенә проблемаларга тукталды, ирешелгән уңай нәтиҗәләрне билгеләп үтте.
Районда аеруча демография хәленең катлаулы булуы, хезмәткә сәләтле кешеләр һәм балалар арасында үлем очракларының артуы да билгеләп үтелде докладта. Йөрәк-кан тамырлары авыруыннан 171 кеше үлгән, онкология чире 29 кешенең гомерен алып киткән. Төрле сәбәпләр аркасында үлүчеләр саны да 20гә җитә. Узган ел бер кеше туберкулез авыруыннан үлгән.
Элеккечә, иң борчыган проблемаларның берсе булып кадрлар мәсьәләсе тора. Райондагы сәламәтлек саклау тармагында 279 кеше эшли, шуларның 29ы – табиблар, 129ы – урта медицина хезмәткәрләре. 2017-2018 ел дәвамында район хастаханәсенә эшкә 3 табиб – нарколог, невролог, хирург килгән.
“2016-2018 елларга халыкның сәламәтлеген яхшырту һәм үлем очракларын киметү” буенча ведомствоара программаны тормышка ашыру кысаларында, табибларны безнең хастаханәгә эшкә урнаштыру максаты белән, аларга фатирлар сатып алу каралган. Ике елда 4 фатир сатып алынган. Моннан тыш, 2018 елдан башлап “Земский доктор” программасында катнашу мөмкинлеге бар. Әгәр белгечләр әлеге программа нигезендә хастаханәгә эшкә урнашсалар, аларга 1 миллион, фельдшерларга исә 500 мең сум күләмендә акча түләнәчәк.
Авыллардагы фельдшер-акушерлык пунктларын кадрлар белән тәэмин итү проблемасы да шактый кискен тора.
Медицина учреждениеләрендә уздырыла торган ремонт эшләре халыкка медицина хезмәте күрсәтүне яхшыртуда әһәмиятле роль уйный. Хәзер, мәсәлән, поликлиниканы танырлык та түгел. Биредә тиешле шартларның барысы да тудырылган. Халык бик канәгать.
Райондагы сәламәтлек саклау учреждениеләренең эшен тәэмин итүгә кагылышлы булган башка проблемалар турында да сөйләп үтте докладчы. Халыкка теге яки бу чиргә каршы прививка ясау, льготалы дарулар белән тәэмин итү, үзебезнең студентларны медицина югары уку йортларында укыту һәм башка борчыган мәсьәләләрне хәл итү юлларын табарга кирәк.
2018 елда районда яшәүчеләрне диспансерлаштыру эше йомгаклары белән медсовет утырышында катнашучыларны баш табиб урынбасары Наил Исхаков таныштырды. Ул бу юнәлештә башкарган эшләргә анализ ясады һәм кайбер хезмәт коллективларының  диспансеризация үтүгә салкын каравын билгеләп үтте. Медикларга күренергә тиеш булсалар да, хастаханәгә килеп сәламәтлекләрен тикшертергә теләмәүчеләрнең позициясен берничек аңлап булмый.
Республикада, шул исәптән безнең районда, сәламәтлек саклау эшенең торышы турында утырышта Айрат Хәйруллов сөйләде. Ул уңай якларны билгеләп үтү белән бергә, медицина хезмәткәрләре беренче чиратта игътибар итәргә тиешле кайбер мәсьәләләрне дә атап үтте.
Утырышка йомгак ясап, район башлыгы Камил Нугаев, медицина хезмәткәрләренең эше җиңел түгел, дип билгеләп үтте. Кайберләренә тәүлек буе эштә булырга туры килә. Без моның барысын да исәпкә алырга тиеш. Булган проблемаларга килгәндә, алар район, республика җитәкчелеге ярдәме белән, хәтта бөтенроссия дәрәҗәсендә, күп кенә ведомстволарны җәлеп итеп хәл ителәчәк. Бу – тормыш таләбе, кешеләр сәламәтлеге турындагы мәсьәлә беренче урында тора.
Медицина советы утырышының соңында иң яхшы медицина хезмәткәрләренә тантаналы шартларда бүләкләр тапшырдылар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев