Кан басымы нормада булсын өчен
Артериаль гипертония, икенче төрле әйткәндә, кан басымы күтәрелү йөрәк-кан тамырлары авырулары арасында иң еш очрый торганнарның берсе. Югары кан басымыннан интеккән кешеләр өзлегеп китмәс өчен нинди чаралар күрергә тиеш? Бу турыда безгә район үзәк хастаханәсе табиб-терапевты Марина Панфилова сөйли.
Өлкән яшьтәге кешеләрнең 20-25 проценты югары кан басымыннан интегә. Мондый чакта артериаль кан басымы 140 һәм аннан да югарырак, ә диастола кан басымы - 90 миллиметрдан артык күтәрелә. Артериаль гипертониянең куркынычы шунда, ул еш кына бернинди билгесез, кайвакыт кан басымы күтәрелеп кенә үтә. Кеше үзен авыру итеп тоймаса да, гипертония әкренләп кан тамырларында һәм йөрәк мускулында үзгәрешләр китереп чыгара һәм инсульт, миокард инфаркты, йөрәк һәм бөер эшчәнлегенең бозылуы кебек авыр нәтиҗәләргә китерә.
Югары кан басымын симерү, аеруча корсак тирәләрендә май җыелу, тәмәке тарту, алкогольле эчемлекләр, майлы һәм тозлы ризыклар ашау, стресслар китереп чыгара. Хәзер артериаль кан басымын үлчи торган аппарат күп кешенең өендә бар, шуңа күрә кан басымы күтәрелә башласа, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк, ә ул тиешле дәваны билгели. Авыру кеше исә табиб кушканнарны төгәл үтәргә, зыянлы гадәтләреннән арынырга, даруларны вакытында кабул итәргә тиеш. Кан басымын төшерә торган заманча дарулар йөрәк һәм кан тамырларына уңай йогынты ясый. Моннан тыш, аларны кулланырга да уңайлы, чөнки көненә бер тапкыр гына эчәргә кирәк.
Артериаль гипертонияне уколлар яки дәвалау курслары белән генә бетереп булмый. Моның өчен табиб билгеләгән даруларны көн саен эчәргә, даими табиб контроле астында торырга кирәк. Әгәр канда холестерин яки шикәр микъдары артса, ул башка дарулар билгели.
Үземнең тәҗрибә күрсәткәнчә, югары кан басымыннан интегүчеләр даруларны даими эчмиләр, шуңа күрә сәламәтлекләренә зур зыян салалар. Еш кына авырулар кан басымының 160/90 булуы алар яшендә нормаль күренеш дип саныйлар һәм аны төшерүне кирәк тапмыйлар. Бу тамырдан дөрес түгел. Дәвалаганда артериаль кан басымын кимендә 140/90 дәрәҗәсенә җиткерергә кирәк, шикәр диабеты һәм йөрәк-кан тамырлары системасы ягыннан өзлегүләр мөмкинлеге югары булганда кан басымы - 130/85, яшьләрдә 120/80 тәшкил итәргә тиеш. Кан басымын шул дәрәҗәдә тоту өзлегү куркынычын киметә һәм кешегә тормыштан ямь табарга ярдәм итә.
Дарулар белән дәвалаудан тыш, артериаль кан басымын һәм йөрәк-кан тамырлары авырулары барлыкка килү мөмкинлеген киметү өчен тәмәке тартуны ташларга, гәүдә авырлыгын нормада тотарга, алкогольле эчемлекләр, тозны, майлар һәм шикәр куллануны киметергә, рационда яшелчәләр һәм яшел тәмләткечләр күләмен арттырырга, даими физкультура белән шөгыльләнергә кирәк. Сәламәтлекне саклау өчен теләк кенә җитми, үз-үзеңне контрольдә тотарга да кирәк.
Фото https://nebolet.com/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев