Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек саклау

Халыкның иң зур байлыгы

Узган атна ахырында Фәннәр академиясенең утырышлар залында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында республика сәламәтлек саклау министрлыгының йомгаклау коллегиясе үтте.

Сәламәтлек саклау министры Айрат Фәрраховның чыгышында республика халкына медицина ярдәме күрсәтүнең сыйфатын яхшыртуга кагылган сораулар яктыртылды. Бу максаттан, мәсәлән, сәламәтлек саклау системасының яңа объектларын төзү күздә тотыла, безнең табибларның чит илдә стажировка үтү практикасы да ешрак кулланыла башлады.
Соңгы ун ел эчендә үткән ел беренче тапкыр Татарстанда халык санының артуы күзәтелә. Шулай да республиканың кайбер районнарында, шул исәптән Спас районында да, үлүчеләр саны югары кала. Димәк, бу мәсьәләгә тагын да зур игътибар бирергә кирәк.
Белгечләрне авыл җиренә эшкә кайтару проблемасы да кискен тора. Аны хәл итү өчен сәламәтлек саклау һәм медицина хезмәте күрсәтүнең сыйфатын барлык таләпләргә җавап бирерлек тиешле дәрәҗәгә күтәрү чараларын күрергә кирәк. Кешеләрнең сәламәтлеге җәмгыятьнең уңышлы үсешенә гарантия.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: барлык коллегия