Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек саклау

Диспансеризацияне узарга кирәк

Район хастаханәсе өчен иң мөһим һәм өстенлекле бурычларның берсе булып шәһәр һәм район халкын диспансерлаштыруны уздыру тора.

Ноябрь башына бу медицина тикшерүен бездә мең тугыз йөзгә якын кеше үтте. Диспансерлаштыруның үзенчәлекләре турында безнең хәбәрчебез Марина Зайцевага Спас район үзәк хастаханәсенең дәвалау эше буенча баш табиб урынбасары, табиб-терапевт Наилә МИСТАХОВА сөйли.

– Наилә Тухтәровна, диспансеризация төшенчәсе нәрсәдән гыйбарәт һәм бу медицина тикшерүе нинди норматив-хокукый акт белән регламентлана?

– Диспансерлаштыру инвалидлыкның һәм халыкның вакытыннан алда үлем-китеменең төп сәбәбе булган хроник йогышлы булмаган авыруларны иртә ачыклау өчен, шулай ук сәламәтлек торышының төркемнәрен формалаштыру һәм пациентлар өчен тәкъдимнәр эшләү максатларында үткәрелә торган чаралар комплексы (сораштыру, тикшерүләр, анализлар) булып тора.

Диспансерлаштыру түләүсез нигездә башкарыла һәм гражданнар аны беренчел медицина-санитария ярдәме ала торган медицина оешмасында үтәргә тиеш. Диспансерлаштыруны узу графигы түбәндәгечә: 18 яшьтән алып 39 яшькә кадәрге затлар өч елга бер тапкыр, ә 40 яшькә җиткәннән соң – ел саен тикшерелә.

Боларның барысы да Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгының 2019 елның 13 мартындагы «Халыкның билгеле бер төркемнәренә профилактик тикшерү һәм диспансеризация үткәрүне раслау турында» 124 номерлы боерыгында чагылдырылган.

– Тикшерү программасына нәрсәләр керә?

– Диспансерлаштыруның беренче этабы ел саен үткәрелә торган медицина тикшерүенә керә торган барлык тикшеренүләрне һәм анализларны үз эченә ала. Башта пациентны анкеталау, ягъни тулы сораштыру үткәрелә. Бу, әйтик, кешенең медицина паспортын төзергә, анамнез җыярга һәм башлангыч диагноз куярга мөмкинлек бирә. Аннары антропометрик мәгълүматлар җыю бара: буйның һәм авырлыкның төгәл саннары билгеләнә, пациентның артериаль кан басымы үлчәнә, ул шулай ук флюорография тикшерүен уза. Гомуми холестерин, глюкоза, гемоглобин, лейкоцитлар һәм СОЭга (эритроцитларның утыру тизлеге) кан анализлары  мәҗбүри булып тора. Утыз биш яшен тутырган һәр пациент шул исәптән ЭКГ -тикшерү (электрокардиограмма), 40 яшьтән узганнар – офтальмолог кабинетында күз эчендәге басымны үлчәү һәм яшерен канга тикшерү, 45 яшьтән – ФГДС (эзофагофиброгастродуоденоскопия) уза. 

Шулай ук кешенең җенесе буенча кайбер тикшерүләр үткәрелә. Әйтик, хатын-кызларга кырык яшьтән башлап цитологик тикшеренүгә мазоклар тапшырырга һәм маммография үтәргә, ир-атларга кандагы простата-специфик антигенны (ПСА) билгеләүгә анализлар узарга кирәк.

– Диспансеризациянең беренче этабында ук нинди патологияләр ешрак ачыклана?

– Йөрәк-кан тамырлары системасы, ашкайнату органнары авырулары, шикәр диабеты, югары артериаль кан басымы, онкология авырулары. Алар барысы да кичекмәстән дөрес диагноз кую һәм дәвалау программасын билгеләүне таләп итә. Шуңа бәйле рәвештә, диспансерлаштыруның хирург, кардиолог, онколог, невролог һәм башка белгечләрнең консультацияләрен, өстәмә тикшерүләрне үз эченә алган икенче этабы күздә тотыла. Моның өчен пациент республика клиник хастаханәләренә, махсуслаштырылган медицина үзәкләренә җибәрелә.

Реклама

– Диспансерлаштыру үтү мәҗбүри булып торамы?

– Бу медицина тикшерүен үтүне кешенең вазифасыннан бигрәк, аның хокукы дип атау дөресрәк булыр, дип уйлыйм. Бездә беркемне дә диспансерлаштыруны узарга мәҗбүр итмиләр, ә бары тик ашыгыч дәвалау кирәк булганчыга кадәр сырхауханәдә тикшерү узу мөмкинлегеннән файдаланырга гына тәкъдим итәләр. Авыруны иртә ачыклау һәм вакытында кисәтү яки дәвалый башлау мөмкинлегеннән тыш, диспансерлаштыру үтү гадилеге, түләүсез булуы, шулай ук тизлек кебек өстенлекләргә дә ия. Әйтик, пациент иртән профилактика кабинетына (ул бездә 207нче номер астында) яки үзенең участок шәфкать туташы янына килә, анда аңа санаулы минутлар эчендә анализ өчен кирәкле талоннар язып бирәләр. Тиешле кабинетларга кереп чыгарга гына кала. Ә төш вакытында инде әзер анализлар белән үз терапевтың янына барырга була. 

Безнең поликлиникада тикшерү узу өчен иң уңай көн – шимбә, бу көнне табиблар диспансеризация үтүче кешеләрне кабул итү буенча эш алып бара. Моннан тыш, ике ай – ноябрь һәм декабрьдә участок терапевтларына диспансерлаштыру буенча пациентларны карау өчен көн саен берәр сәгать бүлеп бирәчәкләр. Ольга Анатольевна Иванова һәм Сергей Павлович Ермилов 12.00дән 13.00кә кадәр, Наилә Альберт кызы Маракаева - 13.00тән 14.00 сәгатькә кадәр, мин үзем 14.00тән 15.00 сәгатькә кадәр кабул итәм. 

Шунысына да игътибар итегез,  хәзер РФ Хезмәт кодексының 185нче маддәсе нигезендә эшләүче халыкны диспансерлаштыру өчен түләүле көннәр бүлеп бирү күздә тотылган. Гомуми кагыйдә буенча бу максаттан өч елга бер көн, пенсионерлар һәм пенсия алды яшендәге кешеләр өчен - ел саен ике көн бирелә. Диспансерлаштыруны узу өчен бу көнне эш бирүче белән алдан килешеп, ирекле формада гариза язарга кирәк. Ә поликлиникада медицина тикшерүен узгач, пациентка моны раслаучы белешмә бирелә. Эш бирүче хезмәткәрен мондый белешмә кирәклеге турында алдан кисәтеп куярга тиеш. 

Тикшерү үтү өчен үзегез белән хастаханәгә паспорт һәм медицина полисын, кулыгызда булган очракта медицина картасын алырга кирәк. 

Тулаем алганда, оешмаларда диспансерлаштыруны үткәрүгә шактый җаваплы карыйлар. Эш бирүчеләр дә бу мәсьәләдә безгә каршы килми. Шәһәр башкарма комитеты, урманчылык, мәдәният бүлеге, нефть базасы һәм башка хезмәт коллективлары белгечләре кирәкле медицина тикшерүен тулысынча уздылар.

– Диспансерлаштыруны узарга теләүчеләргә нәрсә тели аласыз?

– Сәламәтлек һәм тагын бер кат сәламәтлек телим. Үз эшем буенча күп тапкырлар инанганча, бу кешегә югары көчләр тарафыннан бирелгән иң зур байлык. Ә тулысынча сәламәт кешеләрнең булуын мин безнең статистикадан беләм, билгеле булганча, аның саннары алдый алмый. 

Тик шулай да диспансерлаштыру кысаларында шактый патологияләр ачыклануын онытмаска кирәк. Һәм сәламәтлек белән беркайчан да шаяртырга ярамый. 


Фото: https://pixabay.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X