Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Зиннәтулла Гыйззәтуллин: «Сугыштан кайтсам, укытучы булам, дип сүз бирдем»

Иске Рәҗәп авылында яшәүче Зиннәтулла ага Гыйззәтуллин турында күп сөйләргә була. Аның исеме районда гына түгел, республикабызда да яхшы билгеле.

Йөзенче яшенә җитеп килүче Зиннәтулла ага кебек җәмәгать тормышында актив катнаша торган кешеләр сирәк. Ул әле дә булса авылдагы вакыйгаларның үзәгендә кайный, күп еллар элек үзе төзегән музей белән җитәкчелек итә. Федераль статуска ия булган бу музейда авыл тарихы, Бөек Ватан сугышы еллары турында сөйли торган экспонатлар, төрле документлар бик күп. Музей авыл мәктәбендә урнашкан, балалар уникаль документларга нигезләнеп туган як тарихын өйрәнә.

Безнең дә бу музейны күреп чыгасыбыз килде. Иске Рәҗәпкә килгәндә көн кояшлы, җылы иде. Йорт каршыларындагы бакчалар гөлчәчәкләргә күмелеп утырган. Түбәтәен кыңгыр салып кигән Зиннәтулла ага безне көтеп торган икән. Күкрәгенә орден-медальләрен таккан ветеран әле дә егетләр кебек төз буйлы, җитез хәрәкәтле. Йөзеннән нур бөркелеп тора.

Әле дә хәтерли

Зиннәтулла ага инде 96 яшен тутырган. Хәтере бик әйбәт. Үзенең балачак елларын бүгенгедәй хәтерли. Аның сөйләгәннәрен хәйран калып тыңлап торасың. Татарча да, русча да оста сөйли. Асыл интеллигентлар нәселеннән диярсең. Сөйләгәннәрен төрле мисаллар китереп раслый. Белмәгән әйберсе юк. Нинди генә темага кагылышлы сорау белән мөрәҗәгать итсәң дә, Зиннәтулла ага җавапсыз калдырмый. Аны әле дә булса Иске Рәҗәп авыл җирлегенә депутат итеп сайлыйлар. Депутат буларак та ул кешеләргә күп ярдәм итә. Аның авыл халкына кылган яхшылыкларын саный китсәңме...

– Биш яшемнән ятим калдым, – ди Зиннәтулла ага. – Туганнарымны югалттым, балалар йортында үстем. Мин үзем күрше Әлки районының Аппак авылында тудым, әни исә Иске Рәҗәпнеке. Әти-әни үлгәч, мине башта Казандагы балалар йортына җибәрделәр, аннан Чистайдагы приютка озаттылар. Ятим балаларны туганнары тәрбияләп үстерергә тиеш, дигән карар чыккач, мине Мәрьям апа үз янына алды. Мин шулай итеп Иске Рәҗәпкә килдем һәм гомерлеккә монда калдым.

Фронтка мәктәптән киткән

Менә без мәктәпкә керәбез. Зиннәтулла ага безне музейга чакыра. Ветеранның музей белән чиксез горурлануын әллә кайдан ук күреп торабыз.

– Мәктәптә бик тырышып укыдым. Рәсемнән генә «дүртле» чыкты. Барысына да өлгердем. Җиденче класста укыганда пионервожатый итеп куйдылар. Бу музей 1951 елда эшли башлады. Мин ул вакытта мәктәпкә тарих һәм хәрби әзерлек укытучысы булып кайттым. Читтән торып Ульяновск педагогия институтын тәмамладым. Башта бу музей кечкенә бер бүлмәдә урнашкан иде. Тора-бара зурайттык.

Зиннәтулла Гыйззәтуллинда музей булдыруу теләге очраклы тумаган. Ул бик күп вакыйгаларның шаһиты, Бөек Ватан сугышы белән бәйле истәлекләрне хәтерендә онытмый саклый.

– Бүгенгедәй хәтерлим: 1941 елның июнендә чыгарылыш имтиханнары булды, 21 июньдә чыгарылыш кичәсенә җыелдык. Таңга кадәр сабакташлар белән җыелышып утырдык, туйганчы сөйләштек, көлештек. Яшьлек бит ул гомернең иң матур чагы. Иртәнге якта өйләргә таралыштык. Озак та тормый Левитанның сугыш башлану турындагы хәбәрен ишеттек. 13 кеше бергә җыелып военкоматка киттек. Безне фронтка җибәрүләрен үтендек.

Зиннәтулла ага Гыйззәтуллин бөтен авырлыкларга тешен кысып булса да түзәргә тырышкан. Яу кырында һәлак булган авылдашларын искә алганда моңсу хисләр кичерә. Никадәр типсә тимер өзәрдәй егетләр яу кырында ятып калган. Яшәргә дә, яшәргә иде бит әле аларга. Нишләтәсең, сугыш берәүне дә кызганып тормый.

– Сугышка киткәндә үтермәсләр, кайткач укытучы булачакмын, дип сүз бирдем. Сүземдә тордым. Фронттан кайтуга ук Иске Рәҗәп мәктәбендә хәрби әзерлек фәненнән укыта башладым.

Зиннәтулла Гыйззәтуллинга багышланган язманың дәвамы бар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев