Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Үз бакчаңда, оҗмах почмагында...

Аларның бакчасына кергәч, үзеңне сихри бер дөньяга эләккән кебек хис итәсең. Үзләренең тугыз сутый җирләрен Наталья Владимировна белән Виталий Павлович гөлбакча ясаганнар. Марина Зайцева Барысы да моннан унбер ел элек башлана. Нагаев урамындагы гап-гади агач йортның сатылуы турында Наталья Владимировна танышларыннан ишеткән була. Бервакыт җаен туры китереп, кызыксынып аны кереп...

Аларның бакчасына кергәч, үзеңне сихри бер дөньяга эләккән кебек хис итәсең. Үзләренең тугыз сутый җирләрен Наталья Владимировна белән Виталий Павлович гөлбакча ясаганнар.

Марина Зайцева

Барысы да моннан унбер ел элек башлана. Нагаев урамындагы гап-гади агач йортның сатылуы турында Наталья Владимировна танышларыннан ишеткән була. Бервакыт җаен туры китереп, кызыксынып аны кереп карарга була. Башкасы истә калмаса да, йорт янындагы зур участокка кызыгып чыга... Өйгә кайтып ире белән киңәшкәч, алар шунда фатирларын шушы йортка алыштырырга булалар.

Күчеп килүгә иске йорты тәртипкә китерә башлыйлар. Мондагы эшнең очы-кырые күренми, бар да тузган, искергән. Бу вакытта алар икесе дә әйбәт кенә хезмәт хакы алып эшлиләр. Акрынлап төзелеш материаллары сатып алалар, булдыра алган кадәр терлек асрыйлар. Ит саткан акча да төзелешкә, терлек азыгы алырга кереп бара.

Виталий Павлович акрынлап йортны зур, иркен итеп яңадан диярлек эшли, зур янкорма төзи, бик иркен итеп кухня ясый. Гаҗәеп зур сарай, гараж, веранда эшләп куялар. Наталья Владимировна зур горурлык белән иренең алтын куллы кеше булуын да әйтте. "Мин бервакытта да аннан, "миннән булмый" дигән сүз ишетмәдем, "эшләргә кирәк"дип кенә әйтә",-ди. Ул ташчы да, балта остасы да, эретеп ябыштыручы да, электрик та икән. Йортны, каралты-кураны эшләргә кеше ялламаганнар, барысын да үз куллары белән төзегән. Дөрес, бөтенесен берьюлы түгел, ә акрынлап, материал туплап, акча җыеп тотынганнар.

Ишек алдындагы җимерек сарай урынына кирпечтән нык, зур һәм озак елларга җитәрлек итеп төзегән сарае игътибарны җәлеп итәрлек. Боларның барысына да бер кешенең ничек көче җитте икән, дип гаҗәпләнеп куясың.

Быел менә тагын бер хыялы тормышка ашкан - умарталар сатып алган. Шактый чыгым китсә дә, киләчәктә ул үзен-үзе аклый диләр. Килгән кунакларны үз балың белән сыйлау бик күңелле бит ул, дип тә өстиләр.

Йорт- җирне тәртипкә китерү белән алар бакчага тотыналар. Моның өчен дә алар көчне дә акчаны да кызганып тормаганнар. Бакчаларының тирә-ягы профнастил белән тотып алынган. Бер почмакта ял итү өчен матур беседка, эскәмияләр ясап куелган, декоратив кое игътибарны җәлеп итә, бакчадагы сукмакларга бетон җыелгән.

Җиләк-җимеш агачлары утыртуга хуҗалар аеруча зур игътибар бирәләр. Әлбәттә, барысы да уңышлы гына килеп чыкмаган. Базардан сатып алганнары кыш көне я өшегән, я җимеш бирмәгән. Анда да алдап сатучылар аз түгел. Махсус китаплар укып, кешеләрдән сорашып, Наталья Владимировна үзенә тиешле нәтиҗәләр ясый. Җимеш агачларын һәм куакларны ул махсус кибетләрдән, яки питомниклардан гына сатып ала һәм берьюлы берничәне алырга тырыша - ул серкәләнү өчен кирәк. Аннары Чиләбе җиләк-җимеш питомнигы белән элемтәгә керә һәм почта аша кирәклеләрен шуннан яздырып ала. Шикләнүләр булса да, агачлар беренче уңышны бирә башлагач, юкка чыга. Алмагачлар,грушалар, абрикослар, ирга, берничә сорт виноград, жимолость - барысы да яхшы гына үсеп китә. Инде хәзер тынычланырга да була, ләкин алда тагын да зур планнары бар икән. Хуҗалар, мәсәлән, бик яхшы дәвалау үзлегенә ия булган Кытай лимоннигының беренче җимешләрен түземсезләнеп көтәләр. Шулай ук безнең якларга яраклаштырылган персик агачын үстереп карарга уйлыйлар.

Чәчәкләр - бу инде хуҗабикәнең аерым дөньясы, аның иң яраткан шөгыле. Мондагы чәчәк клумбаларын күреп сокланмаган кеше юктыр. Наталья Владимировна чәчәкләрне каян гына алмый! Эш белән командировкаларга баргач алып кайта, кулдан да сатып ала, почта каталогы аша да кайтарта, Интернат аша да алдыра, хезмәттәшләре -Людмила Виниаминовна Пилюгина, Людмила Васильевна Шершневалар белән алыштырып ала. Бакчалар патшасы булган розаларның һәрберсенең үз тарихы бар. Биредә аларның ниндие генә юк! Һәрберсе күз явын алырлык. Розалар белән чуар клематислар, хуш исле пион, гаҗәеп матур лилияләр, гейгерлар, маргариткалар, фиалкалар, хост, примулалар һәм күп кеше башка чәчәкләр бакчаны оҗмах почмагы иткәннәр...

Савельевлар бакчасында рәхәтләнеп экскурсия үткәрергә була. Теплицаны Виталий Павлович хатынының туган көненә туры китереп, бик зур итеп үз куллары белән ясаган. Башта тимер конструкциясен эшли, ә аннары каркасын поликарбонаттан ясый. Монда алар күп итеп кыяр, помидор һәм башка яшелчәләр үстерәләр һәм күптән инде мул уңыш алалар.

Быел көннәр коры һәм эссе торганлыктан, күп кешенең суганы начар булды. Ә Савельевларның әле ямь-яшел тора. Бәрәңгеләре дә гөрләп утыра. Кыскасы, утыртылган бар нәрсә мул уңыш вәгъдә итә.

- Бәрхет чәчәкләрен кәбестә янына ни өчен утырканны беләсезме? - дип сорады хуҗабикә.- Бу чәчәкнең исе кәбестә күбәләген куркыта. Календула һәм тырнак гөлне дә рәт араларына шуный өчен утыртып чыктым. Көнбагышның да файдасы бар, ул камкаларны (божья коровка) үзенә җәлеп итә, ә алар үлән бетен (тля) бетерәләр. Табигатьтә барысы да бергә бәйләнгән, моны белергә һәм тиешенчә файдаланырга гына кирәк.

Савельевлар бакчаларында бервакытта да минераль ашламалар кулланмыйлар. Ашлама өчен көл, сыер һәм тавык тизәген генә файдаланалар. Көнкүреш калдыклары да шушы максатка китә. Мәсәлән, балык исен аю чикерткә ( медведка) бер дә яратмый, бу аларда да бар икән. Аңа каршы бакчада төрлечә көрәшәләр. Мәсәлән, алар бозылган балык калдыкларын ояларына салып чыгалар (ул аны яратмый). Суган һәм сарымсак башлары, кызыл борыч, әрем үләненнән ачытып ясалган төнәтмә үлән бетенә каршы каршы бик яхшы чара. Чабылган һәм чүп үләннәре дә әрәм булмый, аны җиләк һәм баклажан төпләренә салып чыгалар Ә менә кыяр түтәлләренә кычыткан тезәләр, ул корткычларны да куркыта, файдалы үзлекләре дә күп, яхшы ашлама да булып тора.

Әлбәттә, хуҗабикәгә бакчада гына түгел, өйдә дә эш күп. Эштән кайтуга (ул "Родничок" балалар бакчасында шәфкать туташы, ире Виталий Павлович шунда ук каравылчы булып эшли) йорт мәшәкатьләре көтеп тора. Монда инде аңа унике яшьлек кызы Даша да зур ярдәмче. Казанда яшәгән олы улы эш вакытларында кайтып ярдәм итә.

- Иртүк торып, малларны карарга тотынганчы без бакчадагы өстәл янында рәхәтләнеп чәй эчеп алабыз. Саф һавада, сихри матурлыкка сокланып, чәчәкләрнең хуш исен иснәп, ләззәтләнеп, көне буена җитәрлек көч аласың. Минемчә, бу үзе зур бәхеттер...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бакча сихри бер дөнья гөлбакча