Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Өйдә дә, эштә дә гел бергә…

Быел Никольскида яшәүче ирле-хатынлы Бурмистровлар үзләренең көмеш туйларын билгеләп үттеләр. Озак еллар буе мәдәният тармагында эшләп, алар күпләрнең ихтирамын казанды.

Ирина ТЕЛИЦЫНА

Петр белән Марина бергә үскән. Петр, унынчы классны тәмамлаганнан соң, туган авылында калган. Төгәлрәк әйткәндә, 1982 елгы чыгарылыш класс укучыларының барысы да диярлек бер ел буе совхозда калып эшләргә теләк белдергән. Ул елларда хуҗалыкта эшчеләр җитешмәве нык сизелгән. Музыка белән балачактан мавыккан Петрга Мәдәният йорты директоры вазифасын тәкъдим итәләр. Ул теләп ризалаша.

Петр мәктәптә укыганда ук инде гармун һәм баянда, башка уен коралларында оста уйнарга өйрәнгән. Мөстәкыйль рәвештә кыллы уен коралларында да уйнарга өйрәнә.

Монголиядә ике ел солдат хезмәте үтеп кайткач, яңадан Мәдәният йортына эшкә урнаша, ул әле дә шунда армый-талмый эшли. Дөрес, җәйге чорда җирле фермерга игеннәрне урып-җыюда булыша. Комбайн штурвалы артында үзен ышанычлы хис итә. Шунысын да әйтергә кирәк, эшләгән өчен уч тутырып акчасын да ала, үз хуҗалыгындагы малларга кирәк кадәр азык та әзерли. Петр Сергеевич икенче ел инде җирле мәктәптә музыка дәресләре дә алып бара. Шулай да ул үзенең төп эш урыны итеп Мәдәният йортын саный. Берничә ел мәгариф системасында эшләгән Марина да күптән түгел шунда күчкән. Ул - сәнгать җитәкчесе. Хәзер инде Петр белән Маринаны өйдә генә түгел, ә эштә дә гел бергә күрергә мөмкин. Җырлау, бию, авылда берәр бәйрәм хәзерләгәндә сәхнә күренешләрендә катнашу - Бурмистровлар өчен бернинди кыенлыклар тудырмый. Алар катнашында узган һәр концерт кешеләр күңелендә онытылмас тәэсир калдыра. Масленица, Аналар көне, яңа ел маскарады, язны каршылау чараларын авылдашлары белән бергәләшеп уздыралар. Петр Сергеевич белән Марина Юрьевна кызыклы бер генә инициативаны да игътибарсыз калдырмыйлар. Халык белән бергәләшеп авыл сабантуйларын уздыра башлаганнар.

Гомумән, Никольск халкы авылның мәдәни тормышында актив катнаша. Мәдәният йорты каршында, мәсәлән, "Сударушка" вокаль группа оештырылган. Группага мәктәп, балалар бакчасы хезмәткәрләре, хезмәт ветераннары теләп йөриләр. Үзешчән артистлар үзләрендә генә түгел, хәтта күрше авылларга барып та чыгышлар ясыйлар. Мәсәлән, 2013 һәм 2014 елларда вокаль группа Лаеш районында уздырылган Бөтенроссия "Каравон" фольклор фестивалендә катнашкан. Моңарчы никольскилылар Алексеевскида "Балкыш" фольклор ансамбльләр конкурсында үз осталыгын раслап дипломга лаек булганнар.

Бурмистровларның шәхси бүләкләре дә бар. 2008 елда, мәсәлән, Марина Юрьевна Алабуга шәһәрендә мәдәният хезмәткәрләренең "Елның сәнгать җитәкчесе" республика конкурсында катнашып икенче урынны алган. Республика хатын-кызлары арасында берничә елдан бирле оештырылучы "Нечкәбил" конкурсында да үзен бары яхшы яктан гына күрсәткән. Аннан алып кайткан дипломны әле дә кадерләп саклый. Марина Юрьевна осталыгына авылдашлары да соклана. Мәсәлән, ул бәйләгән салфетка, оекбаш, өстәл япмалары һәм башка әйберләр һәркемдә зур кызыксыну тудыра. Төрле җепләр кулланып бәйләгән кул эшләре өен дә, эш бүлмәсен дә бизәп тора.

Марина Юрьевна әле тагын чәчәкләр үстерергә ярата. Тәрәзә төпләрендә һәм бакчасында үсеп утыручы гөлләргә караган саен ныграк сокландыра, күңелдә төрле уйлар тудыра. Бакчада кирәк кадәр яшелчә, җиләк-җимеш тә үстерә. Шуңа күрә кыш буе Бурмистровларның өстәлләреннән кайнатма, тозлы кыяр һәм помидор, төрле салатлар беркайчан да өзелеп тормый. Әле бит Маринаның балалар бакчасына йөрүче дүрт яшьлек Аннаны да карыйсы бар. Шунысын әйтергә кирәк, Бурмистровларның бу кызлары да җырларга ярата. Әти-әнисеннән отып калган, радио-телевидениедән ишеткән җырларны бакчада да, өйләренә кайткач та рәхәтләнеп көйләп йөри. Башка балалары инде мөстәкыйль тормыш белән яшиләр. Ольга Казанның мәдәният институтын тәмамлаган һәм район Мәдәният йортында методист булып эшли, Армия сафларында хезмәт итеп кайтканнан соң Константин Ульяновскидагы төзелеш фирмаларының берсенә эшкә урнашкан, Сергей исә Ульяновскидагы авыл хуҗалыгы академиясенең өченче курсына күчкән. Бүгенге чор күзлегеннән чыгып караганда, Бурмистровларның гаиләсе зур, мәшәкатьләр дә һәркемгә җитәрлек. Ишегалдында күп итеп мал-туар асрыйлар, шуңа күрә крестьянның төп туклану продукты саналган ит, сөт, май, йомырка һәм башка ризыкларга беркайчан кытлык кичермиләр. Барысын да үз көчләре, үз тырышлыклары белән җитештерәләр.

Марина Юрьевна белән Петр Сергеевич үз тормышларын Мәдәният йортындагы күнегелгән, күңелгә якын булган эштән башка күз алдына китерә алмыйлар. Дөрес, җитмешенче елларда төзелгән Мәдәният йорты бинасы шактый искергән, аны хәлдән килгән кадәр ремонтлап һәм яңартып торалар. 2008 елда, мәсәлән, түбәсен яхшылап япканнар, искергән агач тәрәзә рамнарын пластик рамнарга алыштырганнар, яңа электр чыбыклары сузганнар. Яңа аппаратуралар да сатып алына. Узган ел район мәдәният бүлеге ике музыка колонкасы, микшер, микрофоннар һәм төсле музыка җайланмасы сатып алган. Тора-бара косметик ремонт ясалачагына да өметләрен өзмиләр Бурмистровлар.

Никольск авылында яшәүче зур, дус һәм эшчән бу гаилә күпләргә үрнәк булырлык. Авыл җирлеге башлыгы Евгений Синицин сүзләренә караганда, авыл йөзен нәкъ менә Бурмистровлар кебек фидакарь затлар бизи дә инде. Мондый кешеләр яшәгән авылның киләчәге дә өметле. Көндәлек эш-мәшәкатьләре бетеп тормаса да, Бурмистровлар ел саен авыллар арасында уздырылучы спартакиадада катнашу җаен да табалар. Гомумән, авылдагы күмәк чараларның һәрвакыт үзәгендә кайныйлар. Биргән сүзләрен җиренә җиткереп үти торган кешеләр алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бурмистровлар көмеш туй Никольск