Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Язмыш җилләренә бирешмичә...

Шушы көннәрдә Болгарда яшәүче хезмәт ветераны Анна Кузяйкинага туксан яшь тулды.

Бик яшьли ятим калып, тәрбиягә алган гаиләдә үскән ул, илдәге кайбер вакыйгаларның шаһиты булган, Бөек Ватан сугышы авырлыкларын күп күргән...
Болар хакында сезгә тәкъдим ителә торган язмада сөйлибез.

Анна күп балалы гаиләдә бишенче бала булып дөньяга аваз салган. Ике яшь тулгач әнисе үлгән. Кечкенә кызчыкны әнисенең туган апасы Ольга Кузьминична белән Иван Петрович Поймаловлар гаиләсе тәрбиягә алган. Алар нәни Аннаны туган төбәге – Саратов өлкәсенең Энгельс шәһәреннән үзләре яшәгән төбәккә, ягъни Татарстан АССРның Куйбышев районындагы Новославка авылына алып кайткан. Әнә шулай итеп, ул безнең якларда яши башлаган. Анютаның фамилиясен һәм әтисенең исемен документларда башкача итеп рәсмиләштергәннәр. Бу хакта аңа күп еллар узгач кына әйткәннәр.
Ул беренче көннәрдән үк гаилә җылы-сын, үзенә карата игътибар тоеп яши, апасын һәм җизнәсен әти белән әни дип йөртә башлаган. Бертуган абый-апалары белән элемтәләрне саклау өчен Анютаны туган җиренә – Саратов өлкәсенә алып бара торган булганнар.
1937 елда ул беренче тапкыр мәктәпкә бара. Бик тырышып, гел дүртле-бишле билгеләренә генә укый. Әмма көтмәгәндә башланган сугыш бөтен якты уй-планнарны чәлпәрәмә китерә. Анна бары тик җиденче классны гына тәмамларга өлгерә. Дөрес, ул елларда бөтенләй дә башлангыч мәктәп яки бер-ике класслык белем белән генә чикләнеп калучылар да булган.
Туганнарыннан килгән хатта язылганча, аның ике абыйсы да фронтка киткән. Ни кызганыч, Николай сугышның беренче көннәрендә үк минага басып шартлый. Ә менә Павел Берлинга кадәр барып җитә һәм Җиңүне шушы шәһәрдә каршылый. Җиңү китергән 1945 елның кояшлы язы Поймаловлар гаиләсе өчен шатлыклы да, шул ук вакытта кайгылы да булган. Ул вакытта Иван Петрович милициядә эшләгән, хезмәт бурычын үтәгәндә үзе белән табельле корал йөрткән. Хөкем ителүчене төрмәгә илткәндә, җинаятьче сиздермичә генә аның коралын тартып алган һәм атып үтергән. Гаиләдә Анна әнисе белән икәү генә торып калалар. Сүз дә юк, бу фаҗигане бик авыр кичерәләр, нык кайгыралар. Әмма нишләсәң дә, үлгән кешене кире кайтара алмыйсың, тормыш дәвам итә, ничек тә булса яшәргә кирәк.
Берничә елдан соң Анна үзенең булачак ире Николай белән таныша. Озак та тормый алар гаилә корып җибәрә. Яшьләр мең ярым сумга Нивославка авылында йорт сатып ала. Авылның су астында калачагын белгәч, йортларын яңа урынга, ягъни Куйбышев районы үзәгенә күчерәләр. Биредә яши башлагач, тормыш-көнкүреш шартлары тагын да яхшыра, өйләренә газ, башка коммуникацияләрне кертәләр.
Анна белән Николайның бөтен хезмәт эшчәнлеге район милиция бүлеге белән бәйле. Поймаловларның һәркайсының хезмәт стажы утыз ел тәшкил итә: Николай Иванович машина йөртә, Анна Ивановна секретарь булган. Намуслы хезмәтләре өчен икесен дә Мактау грамоталары, юбилей медальләре белән бүләкләгәннәр. Икесе дә «Хезмәт ветераны» исемен йөртә.
–  Миңа Анна Ивановна белән бераз эшләп алырга да туры килде, – ди кадрлар буенча белгеч, РФ Эчке эшләр бүлегенең Спас районы бүлеге ветераннар советы рәисе Рәфыйк Җәләетдинов. – Оста, җаваплы белгеч буларак истә калган, үз бурычын җиренә җиткереп үтәде. Җәмәгать эшләрендә һәрвакыт актив катнашты. Элек милициядә атлар бар иде, аларга кышка печәнне Никольск авылына барып әзерләдек, Анна Ивановна кулына чалгы тотып печән чапты.
Аларның гаиләсендә хокук саклау хезмәткәрләре династиясен лаеклы дәвам итәләр. Анна Ивановна белән Николай Ивановичның оныгы – Андрей райондагы эчке эшләр бүлегендә автомобиль йөртүче булып эшләгән, оныкчыклары Юлия – Татарстан Эчке эшләр министрлыгының шәхси состав белән эшләү идарәсендә өлкән психолог. 
Кузяйкиннар кырык елга якын тату гомер кичергән. Ике кыз тәрбияләп үстергәннәр, икесе дә уңган-булган. Людмила тегүчелеккә укыган, Галина – педагог, озак еллар буе шәһәрдәге беренче урта мәктәптә башлангыч классларда белем биргән. Тормышка куанып яшәргә дә яшәргә генә дә бит. Кызганыч, башта аның ире үлгән, моннан өч ел элек кызы Людмиланы соңгы юлга озатканнар. Бер Галинасы гына калган. Ул гел килеп әнисенең хәлен белешеп тора, булыша.
– Шушы яшькә кадәр яшәрмен, дип уйламаган идем, – ди Анна Ивановна. – Ә бит язмыш мине сыный алган кадәр сынады. Ничек барысына да түзелгән икән, дип гаҗәпләнеп бетә алмыйм... 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев