Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Язмыш җилләренә бирешмичә күп сынаулар үткән ул…

    Көектә яшәүче Фәрдия әби Гатина туксан беренче яше белән барса да, җитез, җор телле булуы белән күпләрне сокландыра.

    Тәлгат ҖАМАЛЕТДИНОВ.
    "НЖ".
    Фәрдия апаның йортына килеп кергәч тә иң беренче булып гөлләргә игътибар итәсең. Идәндә, кечерәк урындыклар, тәрәзә төпләрендә балкып утыралар. Болын чәчәкләре кебек, күзләрне камаштыра!
    - Гөлләр дә кадер-хөрмәтне ярата икән, - ди ул. - Һәр иртәдә җылы су сибәм, төпләрен йомшартып чыгам. Гөлләрдән минем җаныма ниндидер җылылык күчә сыман…
    Ире Харис абыйның вафатына да унҗиде ел тулган, балалары читтә яши. Бик ямансу, ялгызлыктан үзенә урын таба алмаган чакларында гөлләргә сүз катып та беркадәр юаныч таба ул…
    Фәрдия әби Көектә туган. Гаиләләре зур, ишле, шуңа күрә, озак укырга насыйп булмаган. Ун яше тулганчы ук инде эш арбасына җигелеп, йөкне зурлар белән бертигез дәрәҗәдә тартырга туры килә. Аеруча урак өстендә кыл кыймылдатырлык та хәл калмый иде, дип искә ала Фәрдия әби. Кызу кояш астында баш калкытмыйча эшләп кара әле. Иртәдән кичкә кадәр әнисе урак белән ашлык ура, ул исә учманы көлтәләргә бәйли. 700гә кадәр көлтәне иңбашына күтәреп ташыган көннәр була. Эсседән тамак шартлап кибә, баш әйләнә. Әле бит ашау яклары да такы-токы гына. Нишлисең, түзәргә туры килә. Эшчән, чая була Фәрдия. Кырык бернең язында аны плугарь итеп куялар. Басуларда чәчү тәмамланып иркен сулыш алырга да өлгермиләр - сугыш башлана.
    Авылда тормыш көннән-көн сүрелә бара: ир-егетләрне фронтка озаталар. Фәрдиянең абыйсы Кәбиргә дә чират җитә. Бөтен эш-мәшәкать хатын-кызлар, картлар һәм яшүсмерләр җилкәсенә төшә. Ул вакытта берәү дә зарланып тормаган. Декабрьдә Фәрдияне унбиш-уналты яшьлек башка кызлар белән бергә Буа районына окоп казырга җибәрәләр.
    - Бозланып каткан җирне көрәк-кәйлә белән казудан да авыррак нәрсә юк, - дип искә ала Фәрдия әби. - Бармаклар зәңгәрләнеп өшер дәрәҗәгә җитте, баскан килеш күзләр йомыла иде. Ничек боларның барысына да түзелде икән?..
    Өч ай окоп казып кайтканнан соң ял итәргә дә өлгермиләр, яңадан эшкә, бу юлы инде урман кисәргә җибәрәләр. Урман эчендә билдән кар ерып, ачлы-туклы килеш кул пычкысын тарту бер дә җиңел булмагандыр шул. Кызлар сер бирми, әле тиешле норманы да үтәп баралар.
    Аннары Фәрдия тракторчылар курсын тәмамлый һәм шакмак ягып эшләүче тракторда эшли башлый. Бу машинаны шактый авыр лом белән кабызырга кирәк. Баштарак ир-атлар булыша, соңыннан үзе дә өйрәнә. Иртәдән кичкә кадәр басуда була ул. Хәтта әле төннәрен дә җир сөрә. Яшь булса да курыкмый. Бары тик трактор ватылмаса иде, дип кенә борчыла.
    Бервакыт аңа Өчкүлдән ЧТЗ тракторы белән солярка цистернасы алып кайтырга кушалар. Ярдәмчесе белән авылга җайлы гына барып җитәләр. Тик менә кайтканда гына шактый азапланырга туры килә. 25 тонналы цистернаны трактор белән ике атна буе сөйрәп кайталар. Юлда шактый кыенлыклар да күрергә туры килә. Шулай да йөкне тиешле урынга алып кайталар.
    Җиңү турындагы шатлыклы хәбәрне аларга басуда җир сөргәндә колхоз председателе килеп әйтә. Әле бер сәгать ял итәргә дә рөхсәт итә. Басуда эшләүчеләрнең сабый баладай сөенгәнен күрсәгез иде! Бер ай дигәндә абыйсы да фронттан кайта. Яраланса да исән кала ул.
    Фәрдия апа ун елдан артык трактор белән җир сөрә. Комбайнда да эшләргә туры килә әле. Гомумән, нинди генә эшкә кушсалар да, сынатмый, беркайчан сер бирми. Шуңа күрә 1948 елда район Советы депутаты булып сайлануы да очраклы түгел. Үз сайлаучыларының наказларын да намус белән үти.
    Гаилә корып яши башлагач, мәшәкатьләр тагын да арта. Вакыт тиз үтә, уллары Вилдан белән Гыйльман, кызлары Разыяның ничек үсүен дә сизми калалар. Алар әти-әниләреннән үрнәк алып, тормышта үз урыннарын тапкан. Ни кызганыч, уллары Вилданның әле 49 яшен дә тутырмыйча якты дөньядан китеп баруын Гатиннар гаиләсе бик авыр кичергән. Бала кайгысы барыннан да авыррак, дип юкка әйтмиләрдер.
    Фәрдия әби бүген ялгыз калган. Балаларының телефоннан чылтыратуларын яки кайтуларын көтеп яши. Казанда яшәүче кызы еш кайткалый. Бер-ике көн эчендә әнисенең бөтен эшләрен эшләргә өлгерә. Гыйльман да туган нигезен ташламый. Балалары табын янына җыелгач, ананың нинди шатлыклы хисләр кичерүен белсәгез икән! Мич ягып бәлешен дә, коймагын да пешерә, булган бөтен тәм-томын өстәлгә чыгарып куя.
    Балаларына мунчаны да үзе яга. Табында утырганда Фәрдия әби хәтеренә уелып калган истәлекләрне балаларына да сөйли. Гыйбрәт алсыннар, бүгенге тормышның кадерен белеп яшәсеннәр өчен, дип сөйли.
    Намуслы, фидакарь хезмәтләре белән илебезнең якты киләчәге өчен тырышкан мондый әбиләрнең сабырлыгына исең китәрлек. Язмыш сынауларын үтәргә үзләрендә көч таба алган мондый кешеләрнең тормышы - барыбыз өчен дә үрнәк.
    Рәсемдә: Фәрдия әби Гатина.
    Автор фотосы.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: