Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Язмыш борылышлары

    Чит җирдә солтан булганчы, туган җиреңдә олтан бул, дип юкка гына әйтмәгәннәрдер. Ләкин тормыш син дигәнчә генә бармый. Моннан берничә ел элек безнең газетада Өчкүл авылы егете Сергей Тимохин турында язма басылып чыккан иде. Ул туган авылыннан еракта яши, гомерен флот белән спортка багышлаган, куелган максатына ирешә торган кеше. Мондый...

    - Мондый кешеләр флотта бармак белән генә санарлык, - дип башлады сүзен Кара диңгез флотының берләштерелгән элемтә узелы линия-кабель бүлеге җитәкчесе, өлкән мичман Алексей Иванов өлкән контракт хезмәте сержанты, техник Сергей Тимохин турында. - Ул дипломлы юрист, спорт мастеры һәм алтын куллы белгеч! Мин аңа теләсә нинди эшне тыныч күңел белән ышанып тапшыра алам, - диде Алексей Владимирович. - Аның турында рәхәтләнеп язарга була. Бездә нинди егетләрнең хезмәт итүен флот белергә тиеш.
    Мондый сүзләрдән соң Сергей Тимохин белән очрашу теләге тагын да көчәйде. Һәм менә без очраштык.
    Әйе, Сергей беренче карашка ук яхшы тәэсир калдырды. Озын буйлы, чибәр бу кеше кызыклы әңгәмәдәш булып чыкты. Беренче чиратта без Сергей үзе белән алып килгән спорт бүләкләренә игътибар иттек. Әңгәмәдән күренгәнчә, Кара диңгез флотында хезмәт итү аның алдагы тормышын тамырдан үзгәрткән.
    1997 елда яңа гына армиягә алынган Тимохин команда составында Севастополь шәһәренә эләгә. Ул чакта Россиянең атказанган спорт мастеры Николай Федорович Вечирко Кара диңгез флотының 44нче спорт клубы өчен озын буйлы, физик яктан чыныккан егетләрне җыя. Ул диңгез пехотасына билгеләнгән матрос Тимохинны күреп ала. Әнә шулай Сергей спорт клубына эләгә. Ул ишү һәм ишкәк-җилкән көрәше буенча матросларны ярышларга әзерли торган спорт ротасында хезмәт итә. Хезмәт итүнең беренче елында төрле бәйгеләрдә күп катнашырга туры килә. Кара диңгез җыелма командасы ишү һәм ишкәк-җилкән көрәше буенча Россия кубогына ия була. Санкт-Петербургта бу команда Кораллы Көчләр чемпионатында призлы урыннарны ала. Шунда ук Тимохин беренче спорт мастеры нормативын тапшыра.
    Санап очына-кырыена чыга алмагач, гаҗәпләнеп:
    - Барлыгы ничә бүләгегез бар? - дип сорадым.
    - Санаганым юк, - дип елмайды Сергей. - Утызга якындыр. Моннан тыш, унлап кубок бар.
    - Арадан иң кадерлесе кайсы?
    - Аларның барысы да кадерле, ә иң истә калганы - менә монысы (Сергей медальләрнең иң зурысын күрсәтте).
    Тимохин безгә Кара диңгез флоты җыелма командасының Төркиядәге Мәрмәрис шәһәрендә үткәрелгән халыкара диңгез фестивалендә Россия исеменнән чыгыш ясавы турында сөйләде. Аларның бу җиңүе Кара диңгез флоты диңгезчеләренең генә түгел, Греция, Төркия, АКШ һәм башка илләрдән килгән көндәшләренең дә хәтерендә озак сакланыр.
    Бәйгенең беренче көнендә көндәшләре белән танышкач, егетләр бераз югалып та калалар. Аеруча Америка һәм Төркия спортчылары көчле тоела. Кояшта янган тәннәрендә уйнап торган көчле мускуллы спортчылар арасында безнең Кара диңгезнең спорт мастерлары (икешәр метрлы булсалар да), бала-чага кебек күренәләр. Америка спортчылары аларны җитди көндәш дип кабул итми. Моны сизеп торган Россия командасы җиңү өчен көчләрен кызганмаска булалар. Иң мавыктыргыч ярышларда - ун ишкәкле көймәдә (ял) ишү һәм аркан тарту буенча көндәшләрен ышанычлы җиңеп, Кара диңгез командасы алга чыга. Аннары көмеш медаль өчен көрәштә Төркия командасын җиңеп, финалга чыгалар. Монда Америка спортчылары югалып кала. Көчле мускуллы, мин-минлекле америкалылар җиңелергә мәҗбүр булалар. Шулай итеп, Кара диңгез флоты егетләре фестивальдән җиңүчеләр булып кайталар.
    Бу Тимохинның спорт тормышындагы кызыклы вакыйгаларның берсе генә.
    Армиядә хезмәт итү срогы тәмамланыр алдыннан Сергейга спорт клубында контракт буенча калып хезмәт итәргә тәкъдим ясыйлар. Шактый ярышларда катнашып, җиңү яулаган егет спорт белән шөгыльләнүен дәвам итә. Ә бер ел үткәч, 2000 елда, ул Мәскәү индустриаль университетының кичке бүлегенә укырга керә. Монда биш ел укый, хезмәтен дә ташламый, спорт взводының командир ярдәмчесе буларак, яшь спортчылар тәрбияләүгә үз өлешен кертә. Институтны тәмамлап, юрист белгечлеге ала.
    2009 ел вакыйгалары башланганчы, тормышы бер көйгә бара. Хезмәттәшләренең күпчелеге кебек, Сергей да эшсез кала. Ул чакта дипломнар да, эш тәҗрибәсе дә, спорт җиңүләре дә ярдәм итми. Шуңа карамастан, Сергей югалып калмый. Язмышы тагын бер текә борылыш ясый - тәҗрибәле контрактник Сергейны элемтәчеләр биш куллап кабул итәләр. Ул чакта күчмә элемтә узелы командиры 2нче ранг капитаны Эдуард Шайнер: "Безгә юристлар түгел, техник-электрик бик кирәк", - дип әйтә. Шулай итеп, юрист, спорт мастеры Сергей Тимохин элемтәче булып китә. Армиягә киткәнче техникумда алган белемен яңабаштан исенә төшерергә туры килә. Механиканы да өйрәнә. Дөрес, Сергей яшьтән үк техникага хирыс була, балачактан ук әтисе белән машиналар, төрле техника янында кайнашып үсә. 10 яшьтә, беренче тапкыр әтисе эшләгән комбайнга утырганнан алып, укып бетергәнче туган авылы басуларында хезмәт куя. Шулай итеп, теләсә нинди машина белән идарә итәргә дә, теләсә кайсы механизмны сүтеп-җыярга да өйрәнә. Бу шөгыле Сергейга мәктәптә яхшы укырга да комачауламый. Хәзер ул тәмамлаган Өчкүл мәктәбендә спортчыга багышланган махсус күргәзмә оештырганнар һәм аның һәр ирешкән уңышын билгеләп барганнар. Районның спорт мәктәбендә дә аның фотосы бар.
    Өлкән сержант Сергей Тимохин күчмә элемтә узелында бик тиз үз кеше булып китә. Таныш булмаган техниканы да кыска вакыт эчендә өйрәнә. Бу эштә аңа тәҗрибәле остазлары - Юрий Николаевич Мараховский, Владимир Викторович Синько, Виктор Степанович Полищук нык ярдәм итәләр. Шулай да Сергей өлкән мичман Алексей Ивановны үзенең иң ышанычлы остазы итеп саный.
    - Линия-кабель взводына күчкәндә, мин бу эшнең үзенчәлеген белми идем, - дип искә ала Тимохин. - Командир миңа бөтен нәрсәне аңлатып, ничек эшләргә кирәклеген өйрәтеп торды. Теорияне дә, практиканы да аның кул астында үттем. Монда бик тәҗрибәле белгечләр эшли. Аларның ярдәменнән башка гына мин бу эшкә тиз төшенә алмас идем.
    Үз чиратында, Алексей Владимирович Сергейны тырыш, ярдәмчел, эшчән кеше дип, югары бәя бирде. Бөтен эшне җиренә җиткереп башкара. Инде өметсез дип саналган техниканы да тәртипкә китерә ала.
    - Көчле характерлы егет ул. Чын спортчы, - диде аның турында остазы. Мин дә аннан күп нәрсәгә өйрәндем. Мәсәлән, максатчан, үҗәт булырга, авырлыклардан куркып калмаска.
    Шулай итеп, Сергейның тормышында нинди генә киртәләр булса да, аның юлында һәрвакыт яхшы кешеләр очрый. Гаилә тормышы да әйбәт. Хатыны Елена аның ышанычлы ярдәмчесе, хәзер уллары үсеп килә, аның киләчәге бәхетле булыр дип ышанасы килә.
    Елена Логвиненко.
    («Флаг Родины» г-сы).

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: