Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Ятимнәрне үз куенына алган Әсмабикә апа

    Екатериновка авылында яшәүче Әсмабикә Гәрәй кызы Сафинага гомерендә күпне Әсмабикә гаиләдә олы бала була, әтисе үлгәндә аңа сигез яшь тә тулмый, ике энесе аннан да кечкенә кала. Туган авылы Дала Йорткүл авылында башлангыч мәктәпне тәмамлагач, аңа башка укырга насыйп булмый. Иң авыр вакытлар, өскә кияргә кием юк, кая инде күрше...

    Аннары сугыш башлана. Бөтен авырлык хатын-кызлар, яшүсмерләр өстенә төшә. Әле ныгып та җитмәгән яшүсмер кызга җирен дә сөрергә, чәчәргә дә, уракта да эшләргә туры килә... Чәчүлек орлык өчен тимер юл станциясенә баруларын гомердә онытасы юк. Атлар җитмәгәнлектән, капчыклар салынган арбаны хәтта үзләренә тартып кайтырга туры килә. Ничек кенә тырышсалар да, хуҗалыкта чәчелмәгән җирләр кала. Аны я вактында сөрә алмыйлар, я чәчүлек орлык, я эшче куллар җитми...

    Сугыш чорындагы башка кызлар кебек, Әсмабикә күрше районның Кошки авылында тракторчылыкка укып кайта. Аннары Тәтештә өч айлык комбайнчылар курсын бетерә. Әле хәзер дә өендә икенче категорияле комбайн йөртүче квалификациясе бирү турындагы таныклыкны кадерләп саклый.

    Юхмачы урманында утынын да кисәргә туры килә. Заманалар каты, кая кушсалар, шунда эшлиләр. Ачтан үлмәс өчен кычытканын да, черек бәрәңгесен дә ашыйлар. Авылда кычытканны таба алмаган вакытлар да күп була. Шушы юклы-барлы ашау белән көне буе эшләргә кирәк. Кайчан туйганчы ашарбыз икән дип хыялланган вакытлары аз булмый. Ул вакытлардагы авырлыкны сүз белән генә әйтеп аңлатырлык түгел. Сугышның башыннан алып ахырына кадәр бөтен хуҗалык йөген аларга тартырга туры килә. Бөтен халык бер булып Җиңү өчен эшли, кая инде ул хезмәт көненә ашлык алулар, бушка, таякка эшләп йөриләр. Хәзер моны күз алдына да китереп булмый.

    Сугыштан соңгы еллар да авыр була. Сугыш вакытында җимерелгән хуҗалыкны торгызырга, тагын түзәргә туры килә. Дөрес, бу вакытта ачтан үлү куркынычы янамый. Әсмабикә апага атлар да, сыерлар, сарыклар да карарга туры килә, тракторчы һәм комбайнчы булып та эшли. Тырышып, намус белән эшләгәне өчен күпсанлы Мактау грамотлары белән бүләкләнә. Ә 1971 елда Мәскәүдә СССР Халык хуҗалыгы казанышлары күгәзмәсендә катнашу бәхетенә ирешә. Эшләгән кешене ул вакытта да күрә белгәннәр.

    Эш-мәшәкатьләр белән ел артыннан еллар үтә. Әсмабикә энесе Радик гаиләсендә яши, аның балалары Фәүзия белән Тәнзиләне үстерергә булыша, аларга әниләрен алыштыра. Аннары Нуриязданга тормышка чыга. Аның хатыны бала табып, ике атнадан соң үлеп киткән була. Ул аның ятим балаларын кызгана. Бу вакытта иң кечкенәләре Радикны Казандагы ятимнәр йортына биргән булалар. Ул килгәч, сабыйны аннан алып кайталар. Балалар аңа тиз ияләшәләр. Әсмабикә үзе дә аларны ярата.

    Хәзер ул Радиклар гаиләсендә яши. Ире, Бөек Ватан сугышында катнашкан Нурияздан моннан уналты ел элек вафат булган. Хәзер аның уналты оныгы, тугыз оныкларының балалары бар. Үз гомерендә ачлыгын да, ялагачлыгын да күп күргән Әсмабикә апа бүгенге тормышыннан бик канәгать. Ашау-эчү иркен, нәрсә киям дисәң шул бар, дөньялар гына тыныч булсын.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: