Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Яшь гаиләнең нигезе нык булсын

    Хәзер башка милләт кешесе белән тормыш кору гадәти хәлгә әйләнде. Әлбәттә, әти-әни кызы тормышка чыкканда яки малае өйләнгәндә үз милләт кешесен алуын тели. Ләкин яшьләр бу мәсьәләне үзләренчә - йөрәк кушуы буенча хәл итә, мондый вакытта яшьлек хисләре алдан йөри.

    Лидия Кострулева

    Фаил белән Анастасия Кузнечиха мәктәбендә эшлиләр һәм шунда танышалар, аннары гаилә корып җибәрәләр. Настя туган мәктәбен тәмамлагач, Ульяновскидагы педагогия институтында укый һәм башлангыч класслар укытучысы дипломы алып, авылына эшкә кайта. Ә Татар Такталы мәктәбенең яшь укытучысы Фаил туган авылларында мәктәп башлангычка калгач, Кузнечиха мәктәбенә физкультура укытучысы булып урнаша. Дөрес, ул белгечлеге буенча география укытучысы, әлегә сәгатьләр булмаганлыктан, башка фән дәресләрен алып бара. Хәер, әле барысы да алда, тора-бара үз фәненнән дә керә башлар.

    Аларның яшь гаиләсе Татар Такталы авылында яши. Чын татар авылына килен булып төшкәндә, әлбәттә, яшь килен баштарак куркып та кала. Телне дә белми. Ләкин куркулары юкка булган икән. "Мин башта иремнең әти-әниләре мине ничек кабул итәрләр икән, дип борчылган идем, - ди Настя, - тел дә башка, гореф-гадәтләр дә башка, авыл да чиста татар авылы бит..."

    Ләкин Сәлимә Нуриәхмәт кызы һәм Имаметдин Кыям улы рус киленнәрен үз кызлары кебек кабул итәләр, аңа "кызым" дип әйтүләрен Настя бигрәк тә ярата. Ул кайнанасы белән уртак телне тиз таба. Хәзер өлкәннәр икесе дә лаеклы ялда. Кайчандыр алар да мәгариф системасында эшләгәннәр. Сәлимә апа балалар бакчасы мөдире булган, Имаметдин абый мәктәптә укыткан. Балалар таралышкан, өйдә икәү генә калганнар. Кызлары һәм өлкән уллары Казанда яши. Уртанчы улларының үз йорты-җире бар.

    Ярый әле күрше авылда булса да, Фаилгә эш табыла, алар шуңа да шат. Ара шактый булса да, хәзер юллар асфальтланган, әйбәт, үз машинасы бар, тиз барып җитә. Ә ата-анага хуҗалыкта да эш җитәрлек, алар балаларга ярдәм итеп яшиләр.

    Май аенда зур шатлык булып Фаил белән Настяның уллары Самир туган. Хәзер бөтен кеше бала янында мәш килә. Ә сабыйга әти белән әнинең, әби белән бабайның нинди милләттән булуы, кайсы телдә сөйләшүләре мөһим түгел, аны яратсыннар гына.

    Настя акрынлап татар телен өйрәнә башлый. Кирәге чыгар дип уйламыйча, мәктәптә бу телне тырышып өйрәнмәвенә кайвакыт үкенеп тә куя. Тормыш син дигәнчә генә булмый икән, менә хәзер кирәге чыкты. Хәзер алтынчы класста укучы күрше кызы аңа ярдәм итә. Ләкин телне бер көндә генә өйрәнеп булмый, аңа вакыт кирәк, хәер, теләк булса Настя барысына да өйрәнер. Өйдә татарча аралашу, сөйләшү күп нәрсә бирә. Бер-береңне аңлап, тыңлап, кирәк вакытта юл биреп яшисең икән, тормышта бөтен авырлыкларны җиңәргә мөмкин.

    Хәзер безнең районда интернациональ гаиләләр бик күп, дус һәм тату яшәп, балалар үстерәләр. Балалар ике телне дә әйбәт беләләр. Кечкенәдән сөйләшеп үсү күп нәрсә бирә. Андый балалар чит телләрне дә җиңелрәк үзләштерәләр.

    Шәмсетдиновларның яшь гаиләсе татар халкының да, русларның да гореф-гадәтләрен хөрмәт итеп яши. Милли бәйрәмнәрдә кунакка баралар. Настяның әти-әнисе Кузнечихада яши, алар кияүләрен кадерле кунак итеп каршылыйлар. Надежда Николаевна балалар бакчасы мөдире, Николай Павлович хәзерге вакытта Казан оешмаларының берсендә эшли. Аларның ике кызлары бар, ә менә оныклары берәү генә...

    Фаил белән Настя олы тормыш юлында беренче адымнарын гына ясыйлар. Гаилә бәхете нигездә аларның икесеннән дә тора. Катлаулы тормыш юлында сабырлык, киңәш-табыш һәм бер-береңне аңлап-тыңлап, хөрмәт итеп яшәү - бәхетнең нигезе әнә шулар.Яшьләр бервакытта да моны истән чыгармасыннар иде.

    Бу гаиләгә чын күңелдән чиксез бәхет, иминлек, тигезлек, балалар бәхете һәм шатлыгы телисе килә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: