Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Ярты гасыр бергә...

Быел Мария Максимовна һәм Геннадий Григорьевич Пашиннар алтын туйларын билгеләп үттеләр. Бу эшчән, тырыш гаилә Кузнечиха авылы халкы арасында олы хөрмәт казанды.

Ирина Телицына

Геннадий белән Мария узган гасырның алтмышынчы елларында танышканнар. Ул чакта берәүдә дә телевизор юк, шуңа күрә халык бик яратып кинога йөри. Геннадий Григорьевич күчмә кино күрсәтү җайланмасында башта моторист, аннары киномеханик булып эшли. Алар шунда танышалар. Ул бездә генә түгел, Әлки районы авылы клубларында да кино куеп йөри. Күп санлы җиһазларны нинди транспорт туры килсә, шуңа төяп алып бара: ат белән дә, машина белән дә йөрергә туры килгән. Аның килүен Карга, Демидовка, Хлебодаровка, Гусиха авылы халкы көтеп алган. Авыр хезмәттән соң кичен һәркемнең ял итәсе килә, шуңа күрә авылның яше дә, карты да клубка ашыккан. Геннадий Григорьевич ул заманда авыл кешеләре һинд фильмнарын бик яратып карый иде, дип искә ала. Андый кино килсә, клуб шыгрым тулы була.

Булачак хатынын ул Салман авылында очрата. Туйдан соң, яшь гаилә Кузнечихада яшәргә була. Аларның тормышы ишле гаиләдә башлана: Геннадийлар җиде бала булалар, әле әбиләре дә алар белән яши. Билгеле, ишле гаиләне туйдырып тору җиңел булмагандыр, шуңа күрә күпләп мал-туар асрыйлар, бәрәңгесен утырталар, бакча тутырып яшелчә үстерәләр. Җәен-көзен урманга гөмбәгә, җиләккә йөриләр. Зур гаиләдә кул кушырып, башкаларга салынып утыру гадәте булмый.

Аннары алар башка чыгалар, балалары Владимир белән Людмила туа. Дөнья мәшәкатьләре белән еллар үткәне сизелми дә кала. Бераздан Геннадий Григорьевич АТСка өлкән монтер булып күчә, ә Мария Максимовна аның ярдәмчесе була. Шулай итеп, Пашиннар өйдә генә түгел, эштә дә гел бергә булалар. Соңрак улы да әтисенең эшен дәвам итә. Туган авылында төпләнеп кала, Владимир хәзер монтер булып эшли.

Людмила исә медицинаны сайлый, гаиләсе белән Антоновкада яши.

Реклама

Хәзер инде Пашиннарның балалары гына түгел, дүрт оныклары да үсеп җиткән. Берсе аспирантурада белем ала. Ә дәү әни һәм дәү әти өчен алардан да кадерле кеше юк, балаларын да, оныкларын да һәрвакыт көтеп торалар. Ярты гасыр иңгә-иң куеп яшәгән ата-ана алар өчен һәр яктан үрнәк булып тора. Геннадий Григорьевич фикеренчә, гаиләдә хатын-кыз баш булырга тиеш. Ләкин ничек кенә булмасын, иң мөһиме - бер-береңне хөрмәт итеп яшәргә кирәк. Бу хисне гомер буе кадерләп сакларга кирәк. Әлбәттә, ярты гасыр бергә яшәү дәверендә, аларда да төрле хәлләр килеп чыга, бер-берсен аңламаган, үпкәләгән чаклары да булгандыр. Тик Геннадий Григорьевич белән Мария Максимовна гаилә учагын сүндермичә сакларга, бер-берсен тыңлап, аңлап яшәргә тырышканнар. Балалары, оныклары да гаилә традицияләрен кадерләп сакларлар дип ышанасы килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев