Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Яраткан эшеннән аерылмый...

Спас район дәүләт ветеринария берләшмәсенең табиб-серологы Наталья Исхакова күптән түгел Татарстан Республикасының атказанган ветеринария табибы дигән мактаулы исемгә лаек булды. Шушы һөнәрга ул утыз биш елдан артык гомерен багышлаган...

Марина Зайцева

Яңа гына Ютазы мәктәбен тәмамлап, медицина өлкәсе, табиб һөнәре турында хыялланган кызның тиздән фермада эшли башлармын, дигән уй башына да килми. Тик язмышында башкача язылган икән шул...

Медицина югары уку йортына зур конкурсны уза алмагач, кичәге мәктәп укучысы яңадан туган якларына кайта. Шул чакта аңа “Ждановский” совхозы директоры вакытлыча гына дуңгыз караучы булып эшләп торырга тәкъдим итә. Институтың беркая да качмас әле, ди. Дуңгызчылык комплексында эшләү чоры кызның тормышын да, уй-ниятләрен дә, киләчәккә планнарын да тамырдан үзгәртә.

Өч йөз баш дуңгыз, алар арасында егерме биш нәселле ана дуңгызны барысы ике кеше карый. Фермада кайбер эшләр автоматлаштырылган булса да, күпчелеген кулдан башкарырга туры килә. Иң кайнар чор - дуңгызлар балаларга вакыт җиткән чор була. Бияләй зурлыгында гына булган дуңгыз балаларын яшь баланы караган кебек тәрбияләп торалар, авырулардан саклыйлар. Кешегә бик тиз ияләшә, талымсыз, кечкенә чагында бик сөйкемле булган хайваннарга кыз да бик тиз күнегә. Фермада эшләүнең бердәнбер кимчелеге – ничек кенә юынсаң да, тәннең бөтен күзәнәкләренә сеңә торган начар ис була.

Шулай итеп бер ел эшләгәч, Наталья ветеринария табибына укырга керергә була. Документларын Н.Э. Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария институтына тапшыра. Институтта биш ел уку дәверендә үзе өчен бик күп яңалыклар ача, күп нәрсәгә өйрәнә ул. Булачак ире, шулай ук ветеринарга укучы Таһир Якуп улы белән дә институтта танышып, гаилә коралар һәм укуны тәмамлагач иренең туган ягы Иске Рәҗәпкә инде бергәләшеп кайталар.

Ул чагында Тельман исемен йөртүче хуҗалык яшь белгечләрне ачык йөз белән каршылый. Наталья Анатольевнаны шунда ук сөтчелек фермасына ветеринария табибы, ә Таһир Якуп улын – хуҗалыкның баш ветеринария табибы итеп билгелиләр. Ул елларда терлекчелек комплексында берничә мең баш мөгезле эре терлек исәпләнә, шуңа күрә ветеринарның куллары һәм белемнәренә ихтыяҗ зур була. Наталья Анатольевна үзе дә кулыннан килгәннең барысын эшләргә тырыша. Шулай итеп, институтта алган теоретик белемнәрен практикада кулланырга да очрак килеп чыга. Аерым алганда, бозауларда үпкә һәм бронхлар ялкынсынуын үзләре диплом эшендә сурәтләгән алымнарны куллана. Шушы авырудан антибиотикны трахея аша сулыш юлларына турыдан-туры кертү ярдәм итә һәм бозаулар бер-ике көн эчендә тернәкләнеп китәләр. Агуланган сыерларны беренчеләрдән булып аксыргак (чемерица) төнәтмәсе белән Наталья Анатольевна дәвалый башлый.

Терлекләр сәламәт булсын, мул итеп сөт һәм ит бирсен өчен ул елларда көрәш бик киеренке бара. Сыерларны маститтан дәвалыйлар, бозаулаганнан соң барлыкка килә торган һәм бик куркыныч булган парездан саклау, сыерларны кысыр калдырмас өчен кулдан килгәннең барысын да эшлиләр. Терлекчелек комплексында эпизоотиягә каршы, икенче төрле әйткәндә, мөгезле эре терлекне йогышлы авырулардан саклау, аларны вакытында билгеләү һәм дәвалау чаралары да тулы күләмдә алып барыла. График буенча тиешле прививкаларны ясыйлар, анализга кан алалар һәм башка бик күп эшләр башкаралар.

Иртә таңнан караңгы төшкәнче эшләүче табибның гаиләгә вакыты да калмый. Яңа туган улы Альбертны каенанасы Хава Миңневәли кызы үстерергә ярдәм итә. Ике дә уйламыйча, ул туган йортын калдырып, яшь белгечләр белән бергә башта Әҗмәр авылына, аннары инде район үзәгенә дә күченә.

Шәһәрдә Исхаковлар гаиләсе өчен яңа тормыш башлана. Наталья Анатольевнаны ветеринария лабораториясенә табиб-токсиколог итеп билгелиләр. Белгечнең бурычларына терлек азыгының яраклылыгын, составында химикатлар, булуын тикшерү, терлекләрдә булган авыруларны ачыклау өчен кан, сөт, сидек анализларын җыю керә. әкренләп ул эшнең яңа алымнарын үзләштерә, осталыгын камилләштерә. Район авылларына иртәнге сәгать дүрттә чыгып китеп, лабораториядә төнгә кадәр утырган чаклары да күп була. Үткәрелгән тикшерүләр исә авыруларны башлангыч чорда ук билгеләп, терлекләрне савыктыру өчен вакытында тиешле чаралар күрергә ярдәм итә. Терлекләрнең баш санын саклау үзе дә эшнең нәтиҗәле булуына ачык күрсәткеч булып тора.

Исхаковлар гаиләсендә дә үзгәрешләр була. Улы Альберттан соң кызлары Эльвира, берничә елдан соң төпчек уллары Роберт дөньяга килә. Аларга балалар тәрбияләүдән тыш, оешма биргән фатирны да тәртипкә китерергә туры килә. Бирелгән торакны фатир дип әйтү дә дөрес булмас (йортта бары тик түбә ябылган диварлар гына була). Йорттагы мичне үзләре чыгаралар, тиешле коммуникацияләрне үткәрәләр. Шактый ишәйгән гаиләнең көнкүрешен җайга салу өчен вакыт кирәк була. Тик хуҗалар бер дә зарланып тормыйлар, киресенчә, тормыштагы уңай үзгәрешләргә сөенеп яши беләләр. Үз абзарларында сыерын да, дуңгызларын да, кош-корт та тоталар.

Ветеринария лабораториясенең токсикология бүлегендә тугыз ел эшләгәч, Наталья Анатольевнаны табиб-серолог итеп күчерәләр. Аның бурычларына терлекләрдән алган канны бруцеллез, хламидиоз, лейкоз, атлар арасында очрый торган сап авыруы, себер түләмәсе, лептоспироз кебек авыруларга тикшерү керә. Даими вакцинацияләр ясап тору аркасында гына мондый куркыныч авырулар безнең районны һәм республиканы читләп үтә. Бары тик мөгезле эре терлек лейкозы гына вакыт үткән саен күбрәк тарала. Авыруга профилактика ясау өчен сыерлардан елга ике тапкыр кан алып тикшерәләр. Ни кызганыч, кайбер хуҗалар анализның түләүле булуы аркасында бу тикшерүдән баш тарта. Сәламәтлек бар нәрсәдән дә кыйммәтрәк икәнен алар аңлап бетерми, ахры.

Озак еллар эшләү дәверендә Наталья Александровнаның намуслы хезмәте күп тапкырлар югары бәяләнгән. Алынган лаеклы бүләкләре арасында Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы Рәхмәт хаты, ТР Министрлар Кабинетының Баш идарәсе Мактау грамотасы да бар. Ветеринария берләшмәсе исеменнән районның алдынгылар слетында да берничә тапкыр катнашкан. 2013 елда аңа хезмәт ветераны исеме бирелгән. Шулай да Наталья Анатольевна өчен иң мөһиме – эш нәтиҗәләрен кәгазьдә түгел, ә чынбарлыкта күрү булып тора. Нәкъ шушы нәтиҗәләргә ирешү өчен ул бернинди тырышлыгын кызганмый.

Әти-әнисенең терлекләргә мәхәббәте балаларына да күчкән. Эльвиралары хәзер Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясендә белем ала. Кызлары да әти-әнисе эшен дәвам итәр, дигән өмет бар...

– Гомерлек терәгем, чын мәгънәсендә тормыш иптәшем Таһирга рәхмәтем бик зур, – ди Наталья Анатольевна үзе. – Без гомер буе иңгә-иң куеп эшләдек. Хәзер ул лаеклы ялда булса да, минем өчен барыбер төп киңәшчем һәм ярдәмчем булып кала. Эшебезгә югары бәя бирүләре өчен ТР Министрлар Кабинеты белгечләренә дә чын күңелдән рәхмәт әйтәсем килә. Киләчәктә дә ышанычны аклап, тагын да тырышыбрак эшләрбез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев