Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Яраткан эш – уңышның нигезе

Николай Земсков инде чирек гасырга якын "Алексеевскдорстрой" җәмгыятенең Спас участогында прораб булып эшли.

Ирина Телицына
Сигезенче классны бетергәч, Николай Казан төзелеш техникумына укырга керә. Дүрт ел укыганнан соң промышленность-гражданлык төзелеше техник-төзүчесе һөнәрен ала. Армия сафларында хезмәт иткәннән соң, Николай Болгарга кайтып, юл участогы оешмасына юллар төзү һәм ремонтлау мастеры булып урнаша. Аның ун кешедән торган бригадасы күбесенчә асфальт юллар салу белән шөгыльләнә. Яшь белгеч тә тәҗрибәле эшчеләр алдында сынатмаска тырыша.
Башка тармаклардагы кебек, соңгы еллар эчендә юл төзелеше тармагында да үзгәрешләр шактый булды. Ә Николай Александрович инде ничә еллар буе үз эшенә тугры булып кала. Хәзер инде ул шактый тәҗрибә туплаган, үз эшенең барлык нечкәлекләрен белгән кеше. Эшләрнең сыйфаты аларга бәйле булуын яхшы аңлаган коллектив, яңа асфальт юллар салганда да, искесен ремонтлаганда да тырышлыгын кызганмый. Юллар теләсә нинди төбәк тормышында зур роль уйный. Ул заман таләпләренә җавап бирергә тиеш һәм тәҗрибәле мастер Николай Земсков моны яхшы аңлый. Җәйге чорда Николай Александрович җитәкчелегендәге бригада республика, федераль һәм регионара әһәмияткә ия булган юлларда асфальт җәйгән. Мәсәлән, быел алар Казан-Оренбург трассасындагы юлларны ремонтлаганнар.
Кышын юл эшчеләренең төп бурычы - район юлларын вакытында кардан һәм боздан чистарту. Бу эшләрне дә Николай Александрович бригадасы намус белән башкара.
Эшләү дәверендә Николай Земсков төрле бүләкләргә лаек була. Быел көз "Алексеевскдорстрой" җәмгыятеннән тагын ике кеше белән бергә Татарстан делегациясе составында Германиядә булып кайта.
- Ике көн эчендә бу илдә күп яңалыклар белән таныштык, мондагы "Виртген Групп" фирмасының юлчыларга җибәрә торган заманча техникасын күрдек, - ди Николай Александрович. - Бу техниканың кайберләреннән безнең участокта да уңышлы файдаланабыз. Шулай да чит илдән өйрәнәсе нәрсәләр күп икән әле...
Болгар музей-тыюлыгына бара торган һәм андагы эчке юлларны төзүгә керткән тырышлыгы өчен аңа 2013 елда Юл хуҗалыгы министрлыгы дипломы тапшырылган. Ә аннан бер ел элек, Универсиадага хәзерлек тулы көч белән барган чакта, Николай Александрович коллективы Казан юлларын төзүдә катнашкан. Боларның барысы да аларга иң җаваплы эшләрне ышанып тапшыруларын күрсәтә.
Николай Александрович - гаиләсенең ышанычлы терәге. Хатыны Ольга Николаевна белән бергә алар ике ул үстергәннәр. Александр белән Евгений хәзер Казанда төзелеш академиясендә белем ала. Олы уллары чит ил техникасы буенча белгеч һөнәрен сайлаган, ә икенчесе әтисе кебек юл төзелеше мастеры булачак.
Николай Александрович спорт белән шөгыльләнергә дә вакыт таба. Кич-ләрен буш вакыты булса, спорт залына барып волейбол уйный.
Яшьтән шушы һөнәрне сайлавына ул беркайчан да үкенмәгән һәм үзен башка урында күз алдына да китерә алмый. Ә яраткан эш - уңышның нигезе ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев