Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Яраткан эш – җан азыгы

    Людмила Тарасованың икмәк комбинатында технолог булып эшли башлавына озакламый утыз ел тула. Бүген ул үзен яраткан эшеннән башка күз алдына да китерә алмый.

    Марина ЗАЙЦЕВА

    Ул 1979 елның 19 мартында кулына Казан кооператив техникумын технолог белгечлеге буенча тәмамлап алган дипломын тотып, беренче тапкыр ул чактагы Куйбышев икмәк комбинаты бусагасын атлап керүен бүгенгедәй хәтерли. Зур шәһәрдә каласы килмәгән аның, шуңа күрә яшь белгеч туган ягына кайтып эшкә урнаша.

    Ул вакытта икмәк заводында йөздән артык кеше эшләгән, коллектив көн саен диярлек унбиш тоннага кадәр продукция җитештергән. Людмила Александровна заводта эшли башлавының беренче көннәреннән үк производство технологлары Нина Николаевна Лаврентьева һәм Галина Ивановна Репьеваның үзенә карата җылы карашын һәм игътибарын тоя. Файдалы киңәшләре белән дә ярдәм итәләр алар яшь белгечкә. Ул вакыттагы директор Михаил Михайлович Волковны да үзенең остазы һәм укытучысы итеп саный.

    Технолог беренче чиратта производство процессының барышын контрольдә тотарга тиеш. Көн саен диярлек күнегелгән бер үк төрле эш, бер үк төрле продукция чыгарыла. Шуңа күрә артык контроль урнаштыруның кирәге дә юк кебек. Тик бу беренче карашка гына шулай, дип теләсә кайсы белгеч раслый алачак. Рецептка чималның сыйфатына, продукциянең төренә карап төрле үзгәрешләр кертелә. Башка нәрсәләрне дә исәпкә алырга кирәк. Әйтик, он нормага караганда күпкә дымлырак икән, камырга суны азрак кушалар…

    Моңарчы чималның сыйфаты лаборатория ысулы белән ачыкланган. Хәзер инде болай эшләүнең кирәге юк: онны җитештерүче бөтен характеристиканы: онның дымлылыгын, клейковина күләмен продукцияне озату кәгазьләрендәге махсус таныклыкта күрсәтә. Гомумән, табын күрке булган ипи пешерүнең сере җитәрлек.

    Ипинең сыйфатына чималның начар булуы гына түгел, ә кайбер технологик нечкәлекләр (камырның озак торуы, мичнең тиешенчә җылытылмавы) тәэсир итә. Продукциянең сыйфатында әле ипи пешерүченең кәефе нинди булуы да чагылыш таба икән. Утыз еллап эшләү дәверендә төрле хәлләрне күрергә туры килде, дип сөйли Людмила Александровна. Көтмәгәндә йә утны сүндерәләр, йә су бетә. Ә бит камыр ут яки су биргәннәрен көтеп тормый! Шулай да продукцияне коткарып калу юлын табалар. Узган алты ай эчендә икмәк комбинаты 338 тонна икмәк-булка әйберләре җитештергән. Моңа әле тагын 17 тонна ярым пирог һәм кондитер продукциясен дә өстәргә кирәк. Тәүлегенә ике тонна ярым ризык җитештерелә. Ассортимент даими рәвештә үсә.

    Күргәзмә яки ярминкәләргә баргач, Людмила Александровна андагы осталарның нинди дә булса рецептын язып алып кайтырга тырыша. Аннары әлеге рецептка нигезләнеп, бездә дә шундый ризык пешереп карыйлар. Башта сынап карау шарты белән чыгаралар продуктны һәм кибетләрдә ничек сатылуын күзәтәләр. Әгәр теге яки бу продуктка сорау зур булса, аны күпләп чыгара башлыйлар.

    Людмила Александровнаның тырышлыгы белән ватрушка һәм эремчекле "конверт"ларның сәүдә нокталарына чыгаруын әйтми булмый. Халык аларны бик теләп сатып ала. "Солнышко" ипиенә дә сорау зур. Аның рецептын Арчада узган семинардан алып кайткан. Камырга кушылучы махсус сосла аңа аерым, саргылт-кызылсурак төс кертә. Бу ипи бик тәмле, аннан хуш ис килеп тора.

    Экологик яктан чиста ипи пешерәбез, дип горурлануын яшерми технолог. Камырны әзерләгәндә ниндидер өстәмәләр, камырның әчүен тизләтүче катнашмалар яки әзер продуктның товар рәвешен озак сакларга ярдәм итүче консервантлар кулланылмый. Бәяне дә сатып алучының кесәсенә сукмаслык дәрәҗәдә сакларга тырышалар.

    Комбинат хезмәткәрләре сыйфат мәсьәләсен беренче планга куеп, эшкә җитди карарга кирәклеге турында онытмыйлар. Шуңа күрә төрле дәрәҗәдәге күргәзмәләрдә бик теләп катнашалар. Күп санлы кешеләр алдында йөзгә кызыллык килмәсен өчен составы, тышкы рәвеше буенча бөтенләй уникаль саналган түгәрәк ипи, пирог һәм башка кулинария ризыклары әзерләнә. Людмила Александровна махсус әдәбиятны карап, теге яки бу продуктка үзеннән "өлеш" кертә.

    Завод дирекциясе һәркемнең тырышлыгын һәм осталыгын тиешенчә бәяли. Биредә эш шартлары да яхшыра. Соңгы елда бинадагы җылыту системасына тулысынча ремонт ясалган. Кайбер бүлмәләр, әйтик, складлар һәм ярдәмче бүлмәләргә дә җылылык торбалары сузылган. Душ кабиналары урнаштырылган.

    Людмила Александровнага торакны да нәкъ менә предприятие биргән. Дөрес, элекке сыра барының иске бинасын уңайлы фатир итү өчен үзләренә күп тырышырга туры килгән. Кырык ике квадрат метрлы ике бүлмәле фатирда кызы Анастасиягә дә, үзенә дә урын бик иркен.

    Людмила Александровнаның күп вакыты эштә үтсә дә, яраткан шөгылен ташламый. Ул, мәсәлән, бәйләргә ярата. Җәен исә бакчасында күп итеп яшелчә һәм җиләк-җимеш үстерә. Өйне тәртипкә китерүне, кайбер ремонт эшләрен дә күбесенчә җәй айларында башкарып чыгарга туры килә. Ялны да шушы вакытка туры китереп ала ул. Ялдан соң тәҗрибәле технолог үзенең эшенә ашыга. Аны коллективта яраталар һәм хөрмәт итәләр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: