Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Яраткан эш –– җан азыгы

Табиб-травматолог Рөстәм Кәбиров үзенең кырык елга якын гомерен кешеләр сәламәтлеген саклауга багышлаган. Спас район хастаханәсендә эшли башлавына да утыз җиде ел тулган.

Марина Зайцева
Яшьлегендә аның табиб булу уе башына да килмәгән. Интеллигентлар гаиләсендә (әнисе Рәзинә Раббани кызы - мәктәп укытучысы, әтисе Җәлил Кәбир улы - район финанс бүлегенең өлкән инспекторы) туып-үскән егет әтисе яки әнисе эзеннән китәрмен, дигән фикердә булган. Мәктәптә яхшы укыган, спорт белән, аеруча аның кышкы төрләре белән актив шөгыльләнгән. Бер кышны ул пневмония белән авырый башлый, аны ашыгыч рәвештә авыл хастаханәсенә салалар. Кабул иткән табиб аңа ялгыш дәвалау курсы билгеләү аркасында ул аздан гына үлми кала. Шул чирдән савыгып аягына баскач, киләчәктә табиб булачакмын, дигән җитди карарга килә.
Казан дәүләт медицина институтының дәвалау факультеты, хирургия субординатурасы, Казанның Александр Вишневский исемендәге клиникасында интернатура - табибның озын хезмәт юлы шулай башланып китә. Үзенең остазлары, бу һөнәрнең чын осталары, укучыларына үзләре туплаган тәҗрибәне тапшырырга тырышкан медицина фәннәре докторлары, профессорлар Вадим Алексеевич Кузнецовны, Иван Федорович Харитоновны Рөстәм Җәлил улы әле дә олы рәхмәт хисе белән искә ала.
Инде дүртенче курста укыган чагында ук Рөстәм Җәлил улы үзенең кече ватанында - Минзәләдә практика үтә. Яшь белгечкә ышаныч күрсәтеп, аны хәтта берничә көнгә кизү торучы табиб итеп калдырган чыклар да була.
Безнең район хастаханәсенә эшкә аны ул чакта баш табиб булып эшләүче Фиркат Галимов чакыра. Шул ук елны бирегә медицина институтын тәмамлаган тагын алты табиб килә. Эш барысына табылса да, торак мәсьәләсен хәл итү өчен еллар кирәк була. Санитария таләпләре буенча берничек тә торак бина була алмаган агач баракта (элеккеге рентгенкабинетта) Кәбировлар гаиләсенә дүрт елга якын яшәргә туры килә...
Гаилә башлыгы көне-төне эштә була. Ул чакта тәҗрибәле хирург Юрий Николаевич Сотников җитәкчелек иткән, Геннадий Шеронов, Наталья Шеронова, Светлана Новинская, Игорь Самохвалов эшләгән коллектив белән Рөстәм Җәлил улы уртак телне бик тиз таба.
Ул елларда хирургия бүлегендә йөзгә якын кеше дәвалана алган (хәзерге вакытта стационар 37 урынга исәпләнгән). Табибларга бер дә җиңел булмаган: көненә берничә пландагы операция, әле төннәрен дә ашыгыч операцияләрне еш ясарга туры килә. Йокы да тәүлегенә өч-дүрт сәгать кенә эләгә, бөтенләй күз йомарга мөмкинлеге булмаган төннәре дә аз булмый. Еш кына хирургларны кадрларга кытлык кичергән участок хастаханәләренә командировкага җибәрәләр. Рөстәм Җәлил улы да бер ел чамасы Кожаевкада эшли. Кая гына эшләсә дә, ул үзе турында да, гаиләсе турында да онытып, җанын-тәнен яраткан эшенә багышлый. Үзе әйтүенчә, уллары Айрат белән Азатның ничек үсеп җитүләрен сизми дә калган. Барлык көчен эшкә багышлаганга күрә, балаларны тәрбияләү мәшәкатьләре күбесенчә хатыны - гомере буе табиб-педиатр булып эшләүче Роза Заһит кызы җилкәсенә төшә. Инде дәү әти булып өлгергән Рөстәм Җәлил улы исә бүген барлык назын оныклары Камил белән Адиләгә бирә.
Пациентларны чын мәгънәсендә теге дөньядан кайтарган очраклар табиб практикасында булгалап тора. Рөстәм Җәлил улы да мондый очракларны еш исенә төшерә. Мәсәлән, шәһәрдә яшәүче берәүнең электр тогы сукканнан соң, сиксән процент чамасы (!) тән тиресе пешә. Бер елдан артык хирургия бүлегендә дәваланып, табибларның тырышлыгы, үзенең яшәргә омтылышы аркасында ул исән кала.
Ә юл-транспорт фаҗигаләрендә зыян күргән, җитди авырулар кичергән күпме кешене аякка бастырганнар... Элекке пациентларның күпчелеге үзләрен чын мәгънәсендә үлемнән алып калган табиблар белән элемтәне югалтмыйлар, шуңа күрә бу еллар дәверендә Рөстәм Җәлил улының күпсанлы дуслары, таныш-белешләре барлыкка килүе бер дә гаҗәп түгел.
Төп эшеннән тыш, җәмәгать эшләрендә дә катнашырга тырыша. Ул хастаханәнең профсоюз оешмасы әгъзасы була, ә унбиш ел элек район сәламәтлек саклау хезмәткәрләренең профсоюз райкомына җитәкчелек итә башлый. Күбесенчә аның тырышлыгы нәтиҗәсендә хастаханә хезмәткәрләренә ял йортларына льготалы юлламалар бирә башлыйлар. Пенсия билгеләү, торак алу белән бәйле проблемалар белән ветераннар да еш мөрәҗәгать иткән. Эштәге бәхәсле мәсьәләләрне дә хәл итәргә туры килгән.
Рөстәм Җәлил улы ел саен район спартакиадасында туган коллективының данын яклый һәм бу өлкәдә шактый югары уңышларга ирешә.
Шулай итеп, ул гомере буе хастаханә мәнфәгатьләре белән яши. Хәзер аны квалификацияле белгечләр җитмәү мәсьәләсе нык борчый. Сиксәненче еллардагы кебек, хастаханә каршында урта звено белгечләрен хәзерләүне оештырып җибәрсәләр, бик әйбәт булыр иде, ди ул. Шул чакта ул Фиркат Гариф улы үтенече буенча район хастаханәсе базасында Чистай медицина училищесы филиалын ачу турында мәсьәләне күтәрә. Моның өчен махсус Казанга барып, Татарстан сәламәтлек саклау министры Рамил Хәбриев белән очраша. Алар бер-берсе белән яхшы таныш булалар, чөнки медицина институтында укыганда бер үк тулай торакта яшәгәннәр. Бу дуслык мәсьәләне җайга салырга да ярдәм итә. Тиз арада шәфкать туташы белгечлеген алырга теләгән 53 кеше җыялар һәм бер елдан яшь белгечләр район сәламәтлек системасына кушыла. Ул чыгарылыш белгечләренең күпчелеге бүгенге көнгә кадәр хастаханәдә эшләүләрен дәвам итәләр.
Үзәк хастаханәнең хирургия бүлегенә соңгы елларда яшь белгечләр килгән - медицина югары уку йортларын тәмамлаганнан соң биредә Наил Исхаков белән Павел Никиташин эшли башлаган. Рөстәм Җәлил улы кебек озак еллар хастаханәдә эшләп, гомерен хирургиягә багышлаган белгечләрне бу аеруча да шатландыра. Үзе инде лаеклы ялга чыкса да, яраткан эшеннән аерыла алмый. Газета укучыларга нинди теләкләр теләр иде ул?
- Хирург ярдәме кирәк булмаслык итеп яшәргә телим! - ди тәҗрибәле табиб-травматолог. - Ә бу исә, беренче чиратта, үзегезнең һәм якыннарыгызның сәламәтлеге турында кайгыртуны күздә тота: зыянлы гадәтләрдән арынырга, физкультура турында онытмаска, витаминнарга бай ризык белән тукланырга кирәк. Бу көч, сәламәтлек һәм матурлыкны саклап калырга ярдәм итәчәк.
Чынлап та, бу акыллы киңәшләргә колак салу бер дә артык булмас иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев