Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Яраткан эш – җан азыгы

Валентина Главнованың Болгар музей - тыюлыгында эшли башлавына утыз ел тулып килә. Мәдәнияткә игътибар бөтенләй аз булган елларда да төшенкелеккә бирелмичә үз һөнәренә тугры калган. Әле дә биредәге үзгәрешләргә сөенеп, яраткан эшен күңел җылысы биреп башкара.

Марина ЗАЙЦЕВА

Валентина Николаевна тумышы белән Саратов өлкәсеннән. Бирегә гаиләләре белән күчеп килгәннәр. Болгар авылыннан тәрәзәләре музейга карап торган йорт сатып алганнар. Аның балачак һәм яшүсмер еллары борынгы шәһәр территориясендә үткән, дияргә мөмкин. Шул вакытта ук инде кызның күңелендә бу төбәкнең бай тарихына карата кызыксыну уяна. Шулай да мәктәпне тәмамлагач технолог һөнәрен сайлый ул. Техникумны тәмамлаганнан соң юллама буенча Самарадагы промышленность предприятиеләренең берсенә җибәрәләр. Кияүгә чыга, кызы тугач, Валентина Николаевна Болгарга күчеп кайта.

Декрет ялыннан соң озак уйлап тормастан Болгар музей - тыюлыгына эшкә урнаша. Ни дисәң дә, йөрергә дә якын, археология, тыюлык белән бәйле балачак истәлекләре дә әле күңелендә онытылмый саклана.

Баштарак аны эшкә бухгалтер вазифасына кабул итәләр. Сиксәненче еллар азагында биредә булган кайбер үзгәрешләрдән соң Валентина Николаевна Флера Кәримова һәм Галина Зарифуллина эшләгән экскурсия бүлегенә күчә. Экскурсияләр оештыру һәм уздыру тулысынча аларга йөкләнә. Борынгы һәйкәлләр, шәһәр тарихы, биредә яшәгән кешеләр турында сөйләүнең кыенлыгы юк. Тик менә килгән кунакларны тиешенчә каршылау, шәһәрдәге җәмәгать туклануы предприятиесенә алып бару, кайнар аш белән тәэмин итү мәсьәләсен җайга салу шактый вакыт таләп итә.

Җәйге чорда борынгы Болгар белән танышырга теләүчеләр саны артканнан - арта бара. Пристаньга көн саен берничә "метеор" килеп туктый. Кайчак экскурсантларның саны меңнән дә артып киткә. Шуның кадәр кешегә экскурсия уздыру бер дә җиңел түгел. Әле бит өстәвенә тыюлыктагы инфраструктура да ташка үлчәрлек: санитария урыннары булдырылмаган, юллар, тамак ялгап алырлык сәүдә нокталары юк. Моның өчен кунаклардан тәнкыйть сүзләрен еш ишетергә туры килә.

Аеруча иркен, җайлы тормышта яшәргә өйрәнгән чит ил туристлары күп килә башлагач, мондагы хәлгә гаҗәпләнеп бетә алмыйлар.

- Бер вакыт Германиядән килгән туристлар төркеме Болгар авылында бер кочак утын күтәргән карчыкны күреп фоторәсемгә төшерә башладылар, - дип искә ала Валентина Николаевна. - Ничек инде егерменче гасыр азагында йортны газ белән түгел, ә утын ягып җылытырга мөмкин, дип исләре китте немецларның!

Еллар үтү белән Болгарда үзгәрешләр нык сизелә башлый. Безнең көннәргә кадәр сакланып калган борынгы һәйкәлләрне тагын да җентекләбрәк өйрәнергә керешәләр, реставрациялиләр. Соңгы елларда гына да биредә күп яңа биналар: Ак мәчет, Истәлек билгесе, Болгар цивилизациясе музее төзелде. Территориянең инфраструктурасын яхшырту юнәлешендә дә күп эшләр башкарылды, штаттагы хезмәткәрләр саны да 173кә җиткән.

Методист Валентина Николаевна эшләгән экскурсия бүлегендә генә дә даими нигездә 10 белгеч бар. Җәйге чорда экскурсияләр үткәрүдә башка бүлекләрнең хезмәткәрләре дә катнаша. Аеруча ял көннәрендә халык күп була: шимбә һәм якшәмбедә музей - тыюлыкка меңнән артык турист килә…

- Кайбер исәпләүләргә караганда, быел борынгы Болгарга 280 меңләп кеше килде, - ди тыюлык директорының үсеш буенча урынбасары Лилия Сафина. - Бу узган ел белән чагыштырганда 90 меңгә күп. Учреждение билет сату һәм экскурсияләр уздырудан якынча унбиш миллион сумлап табыш алды.

Валентина Николаевна бүген күбрәк яшь кадрлар әзерләү белән шөгыльләнә. Эшкә яңа урнашучылар белән экскурсияләрнең маршрутын йөреп чыга, барысын да ашыкмыйча гына сөйләп аңлата, аннары инде имтихан үткәрә. Экскурсовод эшендә текстны һәм туган як тарихын яхшы белү генә җитми, тыңлаучыларның игътибарын үзеңә җәлеп итә белергә, ягымлы һәм игътибарлы да булырга кирәк, дип тә искәртә ул. Экскурсовод барлык сорауларга да төгәл җавап бирү белән бергә, беркайчан да үзенең арыганлыгын күрсәтергә тиеш түгел…

Кыска экскурсияләрдән тыш, әле тагын 4 сәгатькә кадәр сузыла торганнары да бар. Июль челләсендә яки гыйнвар суыкларында туристлар белән шулкадәр йөреп карагыз әле! Моңа бөтен кеше дә түзә алмый. Шуңа күрә тыныч, җылырак урынга күчүне кулайрак саныйлар. Экскурсовод эшенә чын күңелдән бирелгән кешеләр генә кала.

Яңа маршрутлар булдыру, туристик фирмалар белән килешүләр төзү - монысы да Валентина Главновага йөкләнгән. Музей - тыюлыкка халыкны күбрәк җәлеп итү өчен бүлек хезмәткәрләре туристик күргәзмә - ярминкәләрдә даими катнашалар. Борынгы шәһәр буенча экскурсияләр уздыруга килешүләр әнә шундый чаралар барышында төзелә дә инде. Валентина Николаевна, мәсәлән, Мәскәү, Түбән Новгород, Ульяновск, Самара, Казан һәм башка шәһәрләрдә үткән чараларда катнашкан.

Шулай да Валентина Николаевна өчен иң яратканы - экскурсияләр уздыру. Тыюлыкта эшли башлаганнан бирле күпме экскурсия үткәрүен ул инде төгәл генә хәтерләми. Төрле милләт кешеләре белән очрашырга туры килгән. Аның сүзләренә караганда, мәсәлән, европалылар борынгы болгарлар тарихы белән яхшырак таныш, шуңа күрә сорауларны да күбрәк бирәләр. Төркия һәм Египеттан килүчеләрне күбрәк дин кызыксындыра, Кытай кунаклары аралашырга ярата икән. Валентина Главнованың өй архивында туристлар белән бергә төшкән фоторәсемнәре бик күп. Кунаклар аңа төрле сувенирлар да бүләк иткәннәр.

- Казаннан килгән яшь хатын белән булган очракны һич оныта алмыйм, - дип сөйли Валентина Николаевна. - Ире белән килгән иде ул, җитмәсә йөкле дә иде. Борынгы шәһәр, һәйкәлләр белән танышып йөргәндә аны кинәт тулгак тота башлады. Без тиз арада "ашыгыч ярдәм" чакырттык һәм аны район хастаханәсенә озаттык. Күп тә үтмәде, әлеге хатынның улы туган, кичен без бала тудыру йортына аның хәлен белешергә бардык. Ун ел тулгач, Рәдифнең туган көнендә (малайга шундый исем кушканнар), аны әти - әнисе Болгарга, туган урынын карарга алып килделәр.

2012 елның августында Владимир Путинның борынгы Болгарга килүе - тыюлык тарихына кереп калган зур вакыйгаларның берсе, дип әйтергә була. Президент белән якыннан күрешеп сөйләшә алмасалар да, бу визит тыюлык хезмәткәрләрендә онытылмас тәэсир калдырган. Владимир Путинның визиты турында телевидениедән репортажлар күрсәтелә башлагач, туристлар агымы тагын да арткан. Моның шулай булуын сентябрь аенда билетларның күпләп сатылуы да раслый.

Борынгы Болгарның Бөтендөнья ЮНЕСКО мирасы исемлегенә кертелүен күпләр зур дулкынлану хисе белән көтте. Шул көннән башлап музей-тыюлык үсешендә яңа этап башланды.

- Күптән түгел Валентина Николаевна үзенең юбилеен билгеләп үтте, - ди тыюлык директорының фән буенча урынбасары Андрей Фәсхетдинов. - Аны лаеклы ялга җибәрәсебез килми. Тәртипле, инициативалы, җаваплылыкны һәрдаим тирән аңлаучы бу ханым безгә бик кирәк.

Валентина Николаевна соң булса да уң булсын, дигәндәй, Казандагы югары уку йортын тәмамлаган. Озак еллык намуслы хезмәте өчен Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы Мактау грамотасы белән бүләкләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Болгар музей – тыюлыгы Валентина Главнова экскурсовод