Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Ветеран бүген дә сафта

Алсу Зарипова, татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Озын гомер кичеп яшәгән кешеләр белән очрашып бер күрешү үк аларга карата чиксез хөрмәт хисе уята. Матур уй, изге теләк-ният белән яшәгәннәргә хак Тәгалә язмышның бәхетлесен, гомернең озынын бүләк итә торгандыр. Иртәгә 85 яшен тутырасы Садыйк Ситдыйк улы белән күрешкәч, бу фикернең дөреслегенә...

Алсу Зарипова,
татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
Озын гомер кичеп яшәгән кешеләр белән очрашып бер күрешү үк аларга карата чиксез хөрмәт хисе уята. Матур уй, изге теләк-ният белән яшәгәннәргә хак Тәгалә язмышның бәхетлесен, гомернең озынын бүләк итә торгандыр. Иртәгә 85 яшен тутырасы Садыйк Ситдыйк улы белән күрешкәч, бу фикернең дөреслегенә янә бер кат инанасың. Иман нуры сирпеп торган җылы, якты карашы, мөлаем йөзе, кешеләр белән ачылып, үз итеп сөйләшүе белән күңелләрне яулап ала ул.
Садыйк Ситдыйк улы Ситдыйковның биографиясе замандашларыныкыннан әллә ни аерылып тормый. 1928 елның 28 февралендә Татарстанның элеккеге Куйбышев (хәзерге Спас) районы Дала Йорткүле авылында балта остасы Ситдыйк һәм Сафия гаиләсендә дүртенче бала булып дөньяга килә. Кечкенәдән үк зиһенле, тапкыр малай, мәктәптә барлык фәннәрдән дә әйбәт өлгереп бара. 7нче классны тәмамлагач та, тукталып каласы килми. Кичке мәктәпкә йөреп, урта белем ала. Бөек Ватан сугышын үсмер малай булып каршылый. Җиңүне якынайтуга үзенең хәленнән килгәнчә өлешен кертә. Үҗәтлеген, уңганлыгын күреп, колхоз рәисе Хәбибрахман ага 1943 елның 20 сентябрендә аны бригадир итеп куя. Шул көннән алып, 1946 елның ахырына кадәр, әлеге вазифаны үти.
1947 елда армия сафларына алына, Приморье ягында хезмәт итә. 1952 елның декабрь аенда исән-имин туган авылына әйләнеп кайта һәм шул көннән башлап аның бөтен тормышы туган авылы - Дала Йорткүле белән бәйле. 1953 елның 1 мартында райбашкарма комитетына инструктор булып урнаша. Тик торуны белмәс, җаваплылыкны тоеп эшләүче, энергияле яшь егетне монда да бик тиз күреп алалар: Кузнечиха районына бүлек мөдире итеп куялар. 1960 елга кадәр, ягъни Кузнечиха районын бетергәнче, шунда эшли. 1965 елның 1 январенә кадәр авыл Советы секретаре була, ә аннан соң колхозда бухгалтер ярдәмчесе вазифасын башкара.
Садыйк аганың гомергә истә калырлык еллары, билгеле инде, мәктәптә, балалар белән эшләгән еллары. Егерме елдан артык, 1966 елның 1 январеннән 1990 елның маена кадәр Урта Йорткүл мәктәбендә хезмәт укытучысы булып эшли.Тимерне тотса, тимергә дә җан өрерлек оста куллы укытучы тиз арада балаларның мәхәббәтләрен яулый. Хезмәт, сызым, физкультура дәресләрен малайлар гына түгел, кызлар да көтеп ала.
Укыту-тәрбия процессында Садыйк Ситдыйкович үзенең укучыларына карата игътибарлы, таләпчәнлеге белән һәрвакыт югары нәтиҗәләргә ирешә, балаларда хезмәткә мәхәббәт тәрбияли, аларга һөнәр һәм тормышта дөрес юл сайларга ярдәм итә. Нәкъ менә үз дәресләрендә укучыларга беренче хезмәт күнекмәләре бирә һәм аларны мөстәкыйль эшләргә өйрәтә. Укытучы абыйлары балаларның тәҗрибәле һәм яхшы остазлары буларак, дәреснең һәр минутыннан нәтиҗәле файдаланырга өйрәтә. Садыйк Ситдыйк улы үз укучылары өчен һәръяктан үрнәк булып тора. Радио һәм телевизор төзәтү дисеңме, агачны сәнгатьчә итеп эшкәртүме - боларның барысын да укытучы абыйлары оста итеп башкара. Мәктәптә ул менә дигән мастерской бүлмәсе көйли. Зур һәм иркен бинада балалар белән практик дәресләр алып бару өчен бөтен мөмкинлекләр дә булдырылган. Кирәкле эш коралларын, җайланмаларны, күрсәтмә әсбапларны, хезмәт дәресләрендә куллану өчен кирәкле әйберләрне җитәрлек туплаган тәҗрибәле укытучы.
Садыйк Ситдыйкович дәресләрендә, аның кул астында төпле хезмәт күнекмәләре алып чыккан укучылар бүгенге көндә төрле тармакларда хезмәт куялар. Кайда гына булсалар да, аңарда белем алып чыккан укучылар үз укытучыларын олы хөрмәт белән искә алалар.
"Бердәм, тырыш коллектив булмаса, минем хезмәтем, бәлки, күренмәс, мин дә шушындый уңышларга ирешә дә алмаган булыр идем", - ди сигезенче дистәсен йомгакларга җыенучы остаз, үзенең хезмәттәшләрен олы ихтирам, рәхмәт хисләре белән искә алып. Чыннан да, мәктәптә эшләгән елларында аңа үзе кебек тырыш, уңган, белемле, зыялы хезмәттәшләре зур терәк, киңәшче булалар.
Күп еллар дәвамында ул Урта Йорткүл мәктәбенә нигез салган элеккеге директор, Татарстан Республикасы мәктәпләренең атказанган укытучысы Рәшит Абдуллаҗан улы Хәсәнов җитәкчелегендә эшли. Бөтен гомерен, яшәешен балаларга, мәктәп тормышына биргән бу шәхес турында әйтми китү мөмкин түгел. Дистә елдан артык мәктәп аның исемен йөртә. Рәшит Абдуллаҗан улы биредә сугышка кадәр үк башлангыч сыйныфларда белем бирә. Илебез язмышы хәл ителгән көннәрдә үзе теләп фронтка китә. Авыр сугыш сынаулары үткән, Курск дугасындагы тиңдәшсез бәрелештә катнашкан кыю танкист үзенең сугышчан юлын капитан дәрәҗәсендә дошманның оясында-Берлинда тәмамлый. Туган ягына ул күкрәгенә өч Кызыл Йолдыз ордены, бик күп медальләр тагып кайта.
Эш барышында гына түгел, шәхси тормышта да килеп чыгарга мөмкин авырлыкларны бүлешеп, шатлыкларын уртаклашыр тагын бер бик якын дусты, хезмәттәше була Садыйк аганың. Ул да булса, авылның хөрмәтле кешесе - Вәлиев Әнвәр Мортаза улы. 1952-56 елларда Куйбышев педучилищесында белем алганнан соң, дипломлы укытучы булып, Урта Йорткүл мәктәбендә эшкә кайта һәм гөрләп торган мәктәп тормышының үзәгендә кайный Әнвәр абый.
Бакчачылык, умартачылык эшеме, тимер яки агачтан төрледән-төрле әйберләр ясаумы - барысын да киңәшеп, тәҗрибәләре белән уртаклашып яши бу ике оста. Үзләре генә түгел, тормыш иптәшләре дә, ике гаиләнең балалары да озак еллар дәвамында үзара дустанә мөнәсәбәттә тора. Ләкин Әнвәр Мортаза улы Вәлиев арабыздан вакытсыз китте. Хәзер аны искә төшереп, авылыбызның күп кенә бакчаларында Әнвәр ага биргән үсентеләр үсә.
Югары әхлак сыйфатларына ия булган, намуслы, гади, тыйнак, тынгысыз күңелле укытучы өендә кайгыртучан гаилә башлыгы да. Тормыш иптәше Миннегасия белән 58 ел иңгә-иңне куеп, бер-берсен хөрмәт итеп яшиләр, тәүфыйклы 3 егет тәрбияләп үстерделәр. Иң өлкәннәре Рәшит Казан шәһәрендә яши. Әтисенең осталыгы олы улына да күчкән: бик матур итеп йортлар төзи ул.
Икенче уллары Фәрит кечкенәдән "шпионнарны" эзәрлекләп, "бандитлар" тотып уйнарга ярата. Балачак хыялларын тормышка ашырырга теләге көчле була - башта район үзәгендә, соңрак башкалабызның Авиатөзелеш районында милиция подполковнигы булып хезмәт итеп, лаеклы ялга чыга.
Төпчек уллары Ринат күп еллардан бирле кайчандыр әтисе эшләгән Р.Хәсәнов исемендәге Урта Йорткүл урта мәктәбендә шофер булып эшли, күрше авыл балаларын мәктәпкә йөртә.
Өч малай дөньяга китереп, аларны укытып кеше иткән, олы тормыш юлына аяк бастырган Садыйк карт белән Гасия карчык озак еллар дәвамында төпчек уллары Ринат гаиләсе белән матур гына гомер кичерәләр. Тик ни кызганыч, 60 елга якын иңне-иңгә куеп, гөрләшеп яшәп ятканда, 2012 елның февраль аенда Садыйк аганың тормыш иптәше бакыйлыкка күчә.
Яшьлектәге көч-гайрәте кимесә дә, Садыйк карт бер дә тик торырга яратмый. Өелеп яткан тимер өеменнән нәрсә генә ясамый ул: мотоцикл җыйсынмы, ут белән эшли торган кечкенә тегермәнме, су сиптерү җайланмалары - барысы да үз куллары белән эшләгән. Юкка гына авылдашлары аның турында "алтын куллы, унике башлы Садыйк бит ул" димиләрдер. Шулай да, күп эшләре арасында иң яратып, сөеп башкарган бер шөгыле бар аның - ул да булса, умарта карау. Өстәл тирәсенә җыелып, үз балың белән чәй эчүгә ни җитә! Улларың һәм киленнәреңнең, оныкларыңның рәхмәт сүзе, елмаюлы йөзләре теләсә нинди бүләкләрдән дә кыйммәтрәк. Ә гомер буена алынган бүләкләре күп булды аның. 1986 елның 20 августында "За трудовую доблесть", 1989 елның 19 апрелендә "Хезмәт ветераны", 1997 елның 23 февралендә "Социалистик ярышта җиңүче" медальләре тапшырыла, күп кенә мактаулы исемнәргә лаек була.
"Мин инде эшлисен эшләгән, хәзер ял итсәм дә ярый", - дип өйдә генә утырмый элеккеге остаз. Ул әле дә җаны-тәне, бөтен барлыгы белән балалар арасында. Бүгенге көндә дә үсеп килүче яшь буынны тәрбияләүгә үзеннән зур өлеш кертә. Мәктәптә үткәрелә торган очрашуларның, бәйрәмнәрнең көтеп алынган кадерле кунагы ул. Тәрбия сәгатьләрендә, кичәләрдә үзенең тормыш тәҗрибәсе белән уртаклаша, балаларга хезмәтнең, эш сөюнең алдагы тормышларында нинди зур мәгънәгә, унышка ия булуын төшендерә.
Хөрмәтле Садыйк ага! Сезне чын күңелдән олуг юбилеегыз белән котлыйбыз. Сезгә ныклы исәнлек, күңел тынычлыгы,тән сихәтлеге, бәхетле картлык телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев