Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Вакыт барысын да үз урынына куя

    Соңгы вакытларда Украинада һәм Кырымда барган хәлләр берәүне дә битараф калдырмагандыр дип беләм. Илебез халкы биредәге яңалыкларны әле дә игътибар белән күзәтеп бара.

    Җәмил Мөхәммәтшин,
    Болгар музей-заповеднигының бүлек мөдире,
    тарих фәннәре кандидаты.
    Миңа Кырымда берничә тапкыр булырга туры килде һәм бу сәяхәтләрнең һәрберсе күңелдә онытылмас эз калдырды. Соңгы вакытларда Кырымда барган хәлләрне ил халкы борчылып күзәтеп торды, аның ни белән бетәсе билгесез иде. Һәм менә Кырым автономиясе Россия Федерациясе составына керде. Бик күпләр өчен бу көтелмәгән хәл булды.
    Кырымның Россиягә кушылуын дөнья дәүләтләре төрлечә кабул итте. АКШ беренче тапкыр дөньяның үзгәрүен күрде. Аларның Иракта, Ливиядә, Югославиядә кылган гамәлләре Украинада барып чыкмады. Россия илдән читтә яшәүче ватандашларын авыр хәлдә калдырмаячагын күрсәтте. Илебез халкы Кырымның Россиягә кушылуын хуплап кабул итте. Европа бу хәлләргә чагыштырмача тынычрак карады, чөнки җайга салынган икътисадый элемтәләрне өзү аларга да, безгә дә файдалы түгел иде.
    Кырымның Россиягә кушылуын яклап, илебезнең иң зур шәһәрләрендә күпсанлы демонстрацияләр үтте. Шундый хәлиткеч вакытта халкыбызның бердәмлегенә шатланмый мөмкин түгел иде.
    Кырым татарларны да, русларны да, Кавказ халыкларын да, аз тәэмин ителгәннәрне, урта классны да, олигархларны да, эшчеләрне һәм интеллегенцияне, чиновникларны, хәрбиләрне бергә берләштерде. Берәүләр илнең куәте артуга шатланса, икенчеләре үзләре күнеккән җирдә ял итүләрен күз алдына китергәндер, ә кемдер бизнес өчен мөмкинлекләр артуга куанды - монда битараф кеше булмады. Бу бик тә мөһим һәм Россиянең киләчәге өчен зур мөмкинлекләр ача. Мондагы хәлләрне әле дә игътибар белән күзәтеп барабыз, чөнки нокта куярга хәзергә иртәрәк.
    Кырым элеккеге заманнардан алып Россия белән тыгыз бәйләнештә яшәгән. Гуннар чорыннан алып: Төрек каганы, Бөек Болгар дәүләте, Хазар каганы, Бердәм монгол империясе, Алтын Урда вакытыннан без бер дәүләт булып яшә-гәнбез. Урда таркалганнан соң, Кырым һәм Казан белән бер үк ханннар идарә иткән. Ә 18 гасырда Кырым җирендә Төркия белән Россия мәнфәгатьләре барлыкка килә. Биредә Россияне диңгез юлына чыгару өчен каршы торган европалылар да килеп кушыла. Бу көрәш әле бер якның, әле икенче якның җиңүе белән бара һәм бу Кырым белән Малороссиянең (Россия) бергә кушылуы белән тәмамлана. "Мөстәкыйль Украина" ("самостийная Украина") дип лаф оручыларның исләренә төшерәсе килә: 18 гасырда һәм 19 гасыр башында Украина дәүләте үзе дә, теле дә бөтенләй булмаган. Көнбатыш Украина Бөек Литва (Балтыйк буе) кенәзлеге, соңрак Речь Посполитая (Польша) керә. Көнбатыш өлкәләрне СССРга 1939 елда гына кушалар.
    Көнчыгышта Кырым белән бергә Запорожье сечь җирләре дә була. Биредә хазарларның һәм кара клобукларның (кара бүреклеләр) борынгы бабалары - казаклар белән хохоллар яшәгән. Аларның атаманнары Россия белән Польша арасында эш йөртеп, тегесенә дә, бусына да хезмәт иткәннәр. Полтава сугышы Россия файдасына тәмамлана һәм Малороссия - Россия империясе окраинасы (икенче төрле - Украина) оеша. Бу территория февраль революциясеннән соң барлыкка килгән Украинаның нигезен тәшкил итә. Ә 1954 елда Кырымны Украинага кушып, Никита Сергевич Хрущев якташларына зур бүләк ясый.
    19 гасыр ахырына кадәр украин теле дә булмый. Рус теле һәм җирле сөйләм теленнән килеп чыккан ясалма тел Польшада барлыкка килә. Украинаның мөстәкыйльлеге турында хыялланган милләтчеләр аны үзләренә алалар.
    Аның тарихы шундый. Моны белми торып, бу җирләрдә барган хәзерге хәлләргә бәя бирүе җиңел түгел.
    Кырым - гаҗәеп ил. Монда руслар, украиннар белән бергә Кырым татарлары да яши. Аларның язмышы бик фаҗигале. 90нчы еллардан соң үзләренең тарихи ватаннарына кайта башлаган халык тормышларын җайга салырга тырыша. Алар Иске Кырым тирәсендә урнаша башлыйлар. Бик зур, матур авылга нигез салалар, Үзбәк хан заманыннан калган мәчетне реставрациялиләр, тормышлары рәтләнә башлагач кына яңадан Россия канаты астына кире кайталар. Аларның күбесе шиккә кала: дәһшәтле кырыгынчы еллар кабатланмасмы? 1944 елда кайбер Кырым татарлары, бандерачылар кебек, гитлерчылар ярдәмендә татар ханлыгын торгызмакчы булалар. Шуңа күрә Сталин озак уйлап тормый, аларны Казахстанга куа. Әлбәттә, бу халыкның зур фаҗигасе һәм Кырым татарлары бу вакыйгага сәяси бәя бирүләрен көтә.
    Ләкин ничек кенә булмасын, тормыш дәвам итә. Күпләрне Кырым Россия өчен артык йөк булмасмы, дигән уй да борчый. Ил турында, анда яшәгән безнең миллионнарча ватандашлар турында сүз барганда, моның әһәмияте юк. Әлбәттә, гади халык әлеге хәлләр безнең тормышка сукмасмы дип шикләнәдер.
    Кырым җитәкчелеге республика үз-үзен тәэмин итә ала дип ышандыра. Бик яхшы. Шуны да истән чыгармаска кирәк, Кырымда сугарулы игенчелек, ә суны Украинаның Каховка сусаклагычыннан алалар. Кырым туристлары күбесенчә Украинадан килә, быел бу эшне тулы көчкә җайга салуы җиңел булмас.
    Шулай ук үзләренең электр энергиясе дә юк. Соңгы егерме елда биредә берни дә үзгәрмәде, барысы да СССР заманыннан калган. Шуңа күрә Кырым халкы бердәм рәвештә Россия составына керү өчен тавыш бирде. Гади халык тормышларының яхшыруына зур өмет баглый.
    Шау-шулар тынар, тормыш үз җаена төшәр, хәзер ныклап эшкә тотынырга кирәк. Беренче чиратта Керчь бугазы аша күпер төзергә, туристлык тармагын күтәрү турында уйларга кирәк, чөнки яр буендагы шәһәрләр туристлар өчен төзелгән эреле-ваклы йортлар белән тулган.
    Кырымның үзәк өлеше авыл хуҗалыгы тармагы белән шөгыльләнә. Миңа Кырымның тигез җирләреннән берничә тапкыр үтәргә туры килде, совет чорыннан калган производство һәм торак биналарның торышына, ташландык алма бакчаларына гаҗәпләнеп йөрдем. Күрәсең, Украинада Кырым кайгысы булмагандыр...
    Әлбәттә, кыенлыклар булмый калмас, ләкин хәзер киләчәккә карап яшәргә кирәк. Гаделлекнең җиңүе, тынычлык урнаштыру өчен салкын акыл белән уйлап эш итәргә кирәк. Бары тик тотрыклылык, алга китеш кенә кешедә өмет уята.
    Ә мин Кырымда барган зур үзгәрешләрне кабат үз күзләрем белән күрермен дип ышанам.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: