Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Утлы сугыш юлы үтеп

    Моннан берничә ел элек вафат булган Иван Петрович Кулагинны безнең шәһәребездә күпләр яхшы белгәндер. Ул бик абруйлы кеше иде. Сугыш ветераны Сталинград өчен барган канкойгыч сугышларның берсендә каты яралана. Әнисенә улының һәлак булуы турында ашыгып хәбәр җибәрәләр. Бу кайгыны ана йөрәге күтәрә алмый. Ә солдат исә савыгып аякка баса һәм...

    Олег ПАХОМОВ.
    "НЖ".
    Иван бик яшьли эш арбасына җигелеп үсә. Ун яшендә мәктәпкә укырга керә, дүртенче классны тәмамлагач гаиләнең бердәнбер терәге һәм туендыручысы - әтисе үлә. Иван киномеханик ярдәмчесе булып эшкә урнаша. 1941 елның июнендә, Спастагы тулы булмаган урта мәктәпне бетергәч, мөстәкыйль рәвештә фильмнар күрсәтә башлый. Әмма сугыш башлана һәм кинофикациянең бөтен бүлеген фронтка алалар. Иванга да повестка китерәләр: район комиссариатында комиссия үткәннән соң, ул юлга җыена башлый, тик райком секретаре үтенече буенча аны калдырып торалар.
    Армиягә ул 1942 елның февралендә китә. Казан хәрби комиссариатыннан Новосибирск өлкәсенең Сталинск (хәзерге Новокузнецк) шәһәренә җибәрәләр. Биредә, Вильнюстан эвакуацияләнгән пехота училищесында башка курсантлар белән бергә кыска сроклы курслар тәмамлый. Сентябрьдә Сталинград янындагы безнең гаскәрләр авыр хәлдә калгач, биш хәрби училище курсантларын Куйбышев (хәзерге Самара) шәһәренә җыялар һәм Василий Чуйков командалыгындагы 62нче армия төзелә башлый. Пехота училищесыннан 100 кеше, шулар арасында Иван да Николай Щорс исемендәге укчы дивизия составындагы аерым батальонга эләгә.
    Фронтка барып җиткәнче үк аларны бомбага тоталар. Дошман самолетлары паровозны һәм вагоннарны сафтан чыгара, рельсларны җимерә. Вагоннардан сикереп, төрлесе-төрле якка сибелгән кызылармиячеләргә дошман самолетлары көчле ут ача. Мәхшәр тынгач, исән калганнарны машиналарга утыртып Степной утравына алып киләләр. Аннары 60 километр араны җәяү үтәләр, шуннан соң сугышчыларны баржалар белән Идел елгасының уң ярына чыгаралар. Бу хакта ветеран үзенең истәлекләрендә болай яза: "Идел яры бөтенләй ут эчендә калды. Сугышчылар нишләргә белми. Буксир капитаны куе төтен чыгарып, баржаны ярга яны белән якын китерергә тырыша. Безгә ут ачтылар, снарядларның берсе баржага төшеп шартлады. Ярый әле елганың саерак җиренә туры килдек, су безнең муенга тикле иде, кыенлык белән булса да ярга чыгарга тырыштык. Икенче снаряд баржаның нәкъ уртасында гөрселдәп ярылды, нәтиҗәдә баржадагы снарядлар шартлап, әллә никадәр кешенең гомере өзелде. Безгә әле "Үлем үзәне"нән дә үтәргә кирәк иде. Солдат барысына да түзә икән, әлеге үзәннән үтеп "Красный Октябрь" заводына килеп чыктык. Аның территориясендә көчле сугышлар бара. Дөресен әйткәндә, немецлар баш күтәрергә дә ирек бирми".
    Өч яктан чолганышта калсалар да (ә артта Идел), алар ай буе дошманга каршылык күрсәтә. Ноябрь урталарында исә ярдәмгә яңа көчләр җибәрелә, бераздан контрһөҗүмгә күчәргә боерык алалар. Безнең артиллерия шәһәр үзәгендәге дошман позицияләренә көчле ут ача. 19 ноябрьдә Мамай курганы өчен барган сугышлар тарих битләренә кереп калган. Иван Петрович әлеге хәтәр бәрелешләрдә һәм корал заводын азат итүдә катнаша.
    Щорс дивизиясе күп югалтулар кичерә: Иван Петрович белән бергә хезмәт иткән 180 солдат һәлак була, кайберләре әсир төшә. Ул үзе өч тапкыр яраланса да, барыбер сафта кала. 1943 елның 30 гыйнварында дошман пулясы аның яңак сөяген сындырып, авызы аша тамагыннан үтә, өске һәм аскы теш казнасын җимерә, йокы артериясенә эләгә. Соңыннан муен сөягенә дә зыян килүе ачыклана.
    Мондый яралар кеше гомере өчен бик куркыныч, шуңа күрә бу сугышчының исән калуына ышанмыйлар. Бу хакта ул болай искә ала: "Мине плащ-палаткага салып медсанбатка дивизия командиры капитан Корчагин белән взвод командиры лейтенант Михеев китергән. Табиб Мария Сергеевна Гладышева белән шәфкать туташы Гламызда Мария Васильевна беренче ярдәмне күрсәткән. Аннары носилкага салып Сталинградтан ерак булмаган Ленинск шәһәренә җибәргәннәр. Капитан табибтан бу солдат яшәрме икән, дип сораган. Ул чакта минем исән калуыма берәү дә өметләнмәгән. 2 февральдә Ленинск шәһәрендә аңга килдем. Минем янда шәфкать туташы утыра иде… Табиб аннан мин исәнме, дип сорады, ул исән диюгә, мин яңадан аңны җуйдым. Мине носилкага салып яраны бәйләргә алып киттеләр. Әмма юлда яра ачылып, кан ага башлый. АН-2 самолетында яралыларны алырга килгән хәрби табиб мине самолет белән алып китүдән баш тарта. "Каны ага, юлда мин аны нишләтермен?", дип кырт кисә. Мине калдырдылар, башкалар белән бергә Казахстан якларына озату өчен эшелон әзерли башладылар".
    Ул бер елга якын үлем белән көрәшеп ята. Иван Петровичка катлаулы берничә операция кичерергә туры килә. Армиядән комиссовать итсәләр дә, табиблар аны аякка бастыра. Беренче группа бирергә тиеш булсалар да, ул табиблардан үзенә өченче группа бирүләрен үтенә. 1944 елда Кулагин туган ягына кайта. Сугыш тәмамланганчы кинофикация җитәкчесе булып эшли. Яралары гел ачылып торганга күрә, даими рәвештә дәваланырга туры килә. Свердловскидагы институтларның берсендә медицина профессорлары аңа җиде сәгать буе катлаулы операция ясыйлар. Шуннан соң сәламәтлеге яхшыра, аннары Иван Петрович биш ел Казахстан ССРның геология идарәсендә оператор ярдәмчесе булып эшли.
    Туган ягына кайткач та кул кушырып утырмый. Яралары гел авыртып торса да, типографиядә башта моторист, аннары җитәкче, халык депутатларының шәһәр Советында управдом була. Лаеклы ялга чыкканчы 129нчы ПМКда ярдәмче хуҗалык мастеры булып эшли.
    Сталинград оборонасы өчен Иван Петрович өченче дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнә. Сугыш турында искә алып сөйләгәндә, ул чиксез дулкынлана торган була. Бервакыт кайгы һәм хәтер көнендә чак кына йөрәге туктамый кала. Тик ветеран шулай булса да, мәктәпләргә барып, укучыларга безнең сугышчыларның батырлыгы турында сөйләргә көч таба. Сугыштан соң берничә тапкыр Волгоградта булып, үзенең сугышчан дуслары белән очраша. Үзен үлемнән алып калырга ярдәм иткән Мария Сергеевна Гладышева белән дә күрешә.
    Рәсемдә: Иван Петрович Кулагин М.С.Гладышева белән Волгоградта.
    (Язманы әзерләгәндә Болгар заповеднигы фондларындагы материаллар файдаланылды).

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: