Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Ул көнне әле дә онытмый

Шәһәребездә яшәүче Павел Шлячков Җиңү Байрагы янында фотога төшкән.

Мондый бәхеткә ул 1975 елда, совет халкы 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 30 ел тулуны билгеләп үткән көннәрдә ирешкән.

Ул вакытта Павел шәһәребездәге 5нче СПТУда (хәзерге Спас тармак технологияләре техникумы) «киң профильле тракторчы-машинист» белгечлеге буенча укыган. Училищеда һәм шәһәрдә уздырыла торган чараларда актив катнашкан, гел яхшы билгеләренә генә укыган. Тырыш егет училищены кызыл дипломга тәмамлаган. Шуңа күрә аны әлеге уку йортыннан Мәскәүгә җибәргәннәр. Ул елда Татарстандагы һөнәр-техник училищеларда укучылардан төзелгән делегация якынча 30 кешедән торды, дип искә ала Павел Анатольевич.
Башкалага килгәч, укучылар Бөек Ватан сугышы ветераннары белән очраша, фронтовиклар егет-кызларга үзләренең сугышчан юлы, батыр солдатлар турында сөйли. Бу очрашу һәркем күңелендә дулкынлану хисе уята. Ә инде 1945 елның маенда җимерелгән Рейхстаг түбәсенә беркетелгән Җиңү Байрагын беренче тапкыр күргәч, күңелдә туган уй-хисне сүз белән генә аңлатып бирә алмыйлар. Ул чакта егет-кызлар илебезнең көченә, сугышны Берлинның үзенә тәмамлап, Җиңү көнен якынайтуга үзләреннән зур өлеш керткән ветераннар, тылда фидакарьләрчә эшләгән әби-бабаларыбыз, барлык совет халкы өчен чын-чынлап горурлана...
Училищены тәмамлаганнан соң Павел райтопсбыт оешмасында Т-40 тракторында, аннары йөк машинасында эшли. Бераздан егетне армия сафларына чакыралар. Украинадагы Чернигов өлкәсендә тимерьюл гаскәрләрендә хезмәт итә. Егетнең автомобиль йөртү таныклыгы һәм инде эш стажы барлыгын исәпкә алып, аны хәрби частьнең автомобиль батальонына билгелиләр. Старшина Павел Шлячков запаска автомобиль бүлеге командиры вазыйфасында җибәрәләр.
Туган якларына кайткач, ул Казан оптика-механика филиалында йөк машинасын йөртә, аннары районның «Сельхозтехника» бүлегенә күчә. Элек бу шәһәрдәге эре һәм көчле оешмаларның берсе иде. Аның базасында яңа технологияләрне авыл хуҗалыгы эшләре барышында сынау максаты белән республика семинарлары үткәрелде, безнең район алдынгыларының эш тәҗрибәсен башка төбәкләрдә дә теләп өйрәнделәр. Биредә еллар дәвамында тату коллектив тупланды, кешеләр зур нәтиҗәләргә ирештеләр. Павел биредә оешманы таркатканчыга кадәр унҗиде ел эшли. Йөк автомобилендә Карелия, Казахстан якларына, Урал, илебезнең башка төбәкләренә барып, аннан республика һәм район өчен кирәкле йөкләр ташый. Үзенә тапшырылган һәр бурычны намус белән үти Павел Анатольевич, кирәк чакта иптәшләренә ярдәмгә ашыга, тапшырылган техниканы биш бармагыдай әйбәт белә. Җаваплы һәм оста белгеч буларак, оешма һәм район җитәкчелеге тарафыннан күп тапкырлар билгеләп үтелә, төрле бүләкләргә лаек була.
«Сельхозтехника» берләшмәсендә эшләгәннән соң 15 ел дәвамында “Болгарнефтепродукт” оешмасында бензовоз машинасын йөртә, аңа еш кына республика районнарына барырга, хәтта чит төбәкләрдә дә еш булырга туры килә. Лаеклы ялга ул урман хуҗалыгында эшләп чыга.
Әле бүген дә эшсез торырга яратмый: балалары һәм оныкларына булыша, үз хуҗалыгында мал-туар асрый. Кешеләр белән аралашырга, сөйләшергә, җай чыкканда шүт сөйләп шаяртып алырга ярата. Таныш-белешләре Павел Анатольевич янына еш кына хәл белешергә киләләр. Килгән саен аларга берәр мәзәк яки анекдот сөйләми калганы юк. Киңәш сорап мөрәҗәгать итүчеләр дә булгалый. Ул аларның барысын да игътибар белән тыңлый, хәленнән килгән кадәр булышырга тырыша. Шуның өчен үзен ихтирам итәләр дә инде. Аны әти-әнисе кече яшьтән үк башкаларны хөрмәт итәргә өйрәтеп үстергән. Аны үз Ватанының чын патриоты, дип тә атарга була, Җиңү бәйрәме якынлашканда һәрвакыт Мәскәүдә Җиңү Байрагы янәшәсендә фоторәсемгә төшкән көнне искә ала. Мондый мөмкинлек бөтен кешегә дә бирелми...
(Автордан газета укучыларга: Бәлки сезнең гаилә архивында фронттан килгән хатлар яки Бөек Ватан сугышында катнашкан якын туганнарыгызның шәхси әйберләре саклана торгандыр? Әгәр бу хакта башкаларга да сөйләргә теләсәгез, хатларыгызны редакциягә юллагыз. Бер аларны газетада бастырып чыгарачакбыз). 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев