Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Ул Әфганстанда хезмәт иткән

    "Игелекле әфган халкыннан" - 1980 елда якташларыбыздан беренче булып Әфган чигенә аяк баскан Сергей Терентьевка бу медаль бик тә кадерле. Анда күргән һәм кичергән вакыйгаларны тиз генә онытырлык түгел.

    Олег ПАХОМОВ.
    "НЖ".
    Сергейны армия сафларына 1979 елда чакыралар. Элекке СССРның көньягында урнашкан Төрекмәнстанның Кушки шәһәре тирәсендәге Тахтабазар өйрәнү отрядына җибәрәләр аны. Ул вакытта Сергей авыр хәрби бәрелешләрдә катнашырга туры килер, дип уена да китерми. Чит ил туфрагындагы бу сугышта безнең илнең никадәр асыл улларының гомере өзелә.
    - Араларында әле яңа гына унсигезен тутырган егетләр дә күп иде, - дип искә ала ул. - Аларга бар яктан да яхшы әзерләнгән дошманнарга каршы сугышырга туры килде. Әмма берсе дә каушап калмады, киресенчә, кыюлык һәм батырлык үрнәкләре күрсәттеләр.
    Подразделениедә өч ай өйрәнүләр узганнан соң Сергейны шул тирәдә генә урнашкан чик буе частенә җибәрәләр. 1980нче елда ук инде "дух"лар кулыннан күршедәге заставаның берничә хәрби хезмәткәре һәлак була. Башта чик буе нарядының өлкәне Анатолий Реканы үтерәләр, аннары ике егетне әсир итеп алалар. Аларны эзләү өчен әфган кышлакларына махсус төркем җибәрелә. Башта, дип искә ала Сергей, безнең солдатларны җәберләгән йортны эзләп таптык. Йортның бөтен стеналары кан белән тулган. Соңыннан чик баганасы астында күмелгән солдатларның үле гәүдәләрен дә табала. Аларның бөтен эчке әгъзаларын кисеп бетергәннәр…
    Чик буе заставаларының иминлеген тәэмин итү һәм якындагы территорияләрне тиешле контрольдә тоту өчен командование чик буена БТР һәм БМПларда махсус чик буе отрядларын җибәрү турында карар чыгара. Аларны вертолетлардан ташлыйлар, сугышчылар колонналарга тезелеп билгеләнгән урынга баралар. Чик сакчылары әфган авыллары тирәсендә палаткаларга урнаша.
    Җирле халык безнең сугышчыларга дустанә мөнәсәбәттә булды, дип искә ала Сергей. Халыкның тормышы сөйләп бетергесез авыр, азык-төлек җитешми, кайбер кышлакларда хәтта ут та булмый. Баш миләрен кайнатыр дәрәҗәгә җиткән эсседә басуларда мәктән башка берни дә үсми. Мәкне исә бары тик наркотик матдә ясау өчен генә үстерәләр. Тау битләрендә сарык көтүләре йөри. Безнең сугышчыларның материаль хәле әйбәт, алар хәлдән килгән кадәр Әфган халкына азык-төлек белән ярдәм итәргә тырышалар.
    Әнә шундый отрядларның берсе белән Сергей да чик сызыгын берничә тапкыр үтеп чыга. Аңа берничә ай дәвамында Әфганстанда булырга туры килә. Дошманнар белән турыдан-туры бәрелешләрдә катнашырга туры килмәде, ди ул, әфганлылар тизрәк качу ягын карыйлар. Шулай да хәл бик катлаулы, дошманнар җай чыгу белән ут ачу ягын карый, алар безнең солдатларны аерым-аерым гына үтерү җаен эзли. Тагын шунысын да әйтергә кирәк, кемнең дус, кемнең дошман булуын тиз генә ачыклап та булмый. Көндезләрен кемдер сарык көтүе көтсә, кичен ул Англиядә эшләнгән "Бур" винтовкасын кулына алып сиңа каршы ут ачарга мөмкин. Бу винтовка белән, мәсәлән, өч чакрым ераклыктан ун миллиметрлы броняны тишәргә була.
    - Үтерелгән безнең һәр солдат өчен америкалылар дошманнарга күп итеп акча түләде, - дип искә ала ул. Америкалылар аларны Пакыстан территориясендә русларга каршы сугышу серләренә өйрәтте, бандитларны корал, башка кирәк-яраклар белән тәэмин итеп торды.
    Сергейлар отряды торган Герат провинциясендә Пакыстан тирәсендәге кебек каты бәрелешләр булмаса да, сугышчылар көн саен диярлек һәлак була. Баштарак, көчле атышлар башлангач, тез буыннары калтырап куя иде, дип сөйли ул, аннары барысына да күнегәләр, курку хисе дә югала.
    Әфган сугышы солдатларның психологиясенә нык тәэсир итә. Алар тыныч тормыш шартларына озак вакытлар ияләшә алмый. Сергей, ике ел ярымнан соң чик буе заставасында үзенә алмаш әзерләгәннән соң туган ягына кайта. Кызганыч, аңа да кайбер чиновникларның тискәре карашы белән байтак очрашырга туры килә.
    - Без илебез кушкан бурычны үтәдек, - дип сүзен дәвам итә ул. - Әмма ул вакытта моны барысы да аңлап бетермәде. Әгәр безнең гаскәрләр кермәгән булса, Әфганстанга америкалылар хуҗа булыр иде. Ул чакта Советлар Союзындагы теләсә кайсы объектка Әфган территориясеннән ракета җибәрү мөмкинлеге туар иде…
    Күптән түгел ул Әфганстанда хезмәт иткән якташыбыз Сергей Силантьевны очраткан. Сергей тумышы белән Әҗмәр авылыннан, хәзер Самарада яши. Десантчы ул, запастагы өлкән прапорщик, Югославиядә дә булган, моннан берничә еллар элек аңа яңадан Әфган якларына барып чыгарга туры килгән. Аның сүзләренә караганда, әфганлылар әле дә булса совет сугышчыларын җылы хисләр белән генә искә алалар. Ни өчен дигәндә, алар бит Әфган халкына никадәр ярдәм күрсәткән: мәктәпләр, шифаханәләр, башка мөһим объектлар төзеп калдырган. Моның өчен зур акчалар таләп итмәгәннәр.
    … Әфган җирендәге сугыш кичәге малайларның ихтыяр көчен ныгытты, аларны дуслыкның кадерен белергә өйрәтте. Гомерләрен куркыныч астына куеп, илебезнең көньяк чикләрендә иминлекне тәэмин итте алар.
    Рәсемнәрдә: С. Терентьев (сулдан өченче); җирле халык белән аралашу вакытында.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: