Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • “Укытучы буласым килде...”

    Куйбышев педагогия училищесын тәмамлап, гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган хезмәт ветераны, Тукайда яшәүче Рәисә Нигъмәтуллина балачактан ул шундый хыял белән янып яшәгән.

    Ирина Телицына

    Рәисә тумышы белән Көек авылыннан. Дүрт ул һәм җиде кыз үстерүче зур гаиләдә уртанчы бала булып дөньяга килә ул. Үз көнен үзләре күреп, тыныч кына яшәп яткан гаилә тормышын Бөек Ватан сугышы боза. Әтисе һәм абыйларының берсе яу кырында мәңгегә ятып кала. Шулай итеп әниләре – тол, ә балалар ятим кала. Бернинди авырлыкларга бирешмичә, Рәисә мәктәпкә укырга керә. Беренче укытучысы апасы Нәзирә була. 
    – Миңа карата аеруча да таләпчән булды, –  дип искә ала хәзер Рәисә апа беренче остазын.  – Дәресләремне хәзерләмәгәнне күреп алса, икенче көнне дәрестә сорый. Мәктәпне бер генә дүртле билгесе белән тәмамлап чыга алуымда Нәзирә апамның өлеше бик зур булды.
    Апасыннан күреп, Рәисә үзе дә кечкенәдән укытучы булырга хыяллана һәм илленче еллар башында Куйбышев педагогия училищесына укырга керә. Ул чакта бу уку йорты җыйнак кына ике катлы бинада урнаша. Училище директоры Гата Сираҗетдин улы Насыйров укытучылар коллективына гына түгел, студентларга да бик игътибарлы, итагатьле кеше була.
    – Директор, аның шушы ук училищеда укытучы булып эшләүче тормыш иптәше Хәсәнә Хәсән кызы Мистахова, класс җитәкчебез Алексей Иванович Елизаров, татар теле укытучысы Илсөяр Гали кызы Сөнкишева, инде арабыздан китеп барган башка остазларым әле дә хәтердә, - ди Рәисә апа. – Һәрберсе турында күңелем түрендә бары тик җылы хатирәләр генә сакланган. Училищеда укучы детдом балаларына форма, тулай торак бирелде, районнан килеп студентлар флигельдә яшәде. Күрше-тирә районнан җыелган укучылар (училище студентларын элгәре шулай дип атыйлар иде) үзләре утын әзерләп, шушы утын белән мичкә дә үзләре яктылар. Моннан тыш, ашарга да үзебезгә пешерергә туры килә иде. Ул чакта ашау ягы да такы-токы гына, күбесенчә бәрәңге белән җан асрадык...
    Тормыш авырлыкларына бирешмичә, барысы да уку йортыннан ныклы белемнәр, һөнәр алып чыгу өчен җан-фәрман тырышалар. Дүрт ел сизелмичә дә үтеп китә һәм илле бишенче елны Куйбышев педагогия училищесының соңгы чыгарылышы була. калган студентларга укуларын Тәтеш белән Арчада тәмамларга туры килә. 
    Кулына яңа гына диплом алган яшь белгеч Рәисәне Кызыл Яр авылындагы аз комплектлы мәктәпкә җибәрәләр. Мәктәптә аны мөдир итеп билгелиләр, моннан тыш, башлангыч класс укучыларына да белем бирә. Берничә ел эшләү дәверендә яшь педагог үзен оста һәм җаваплы оештыручы итеп күрсәтә һәм аны өч елга республика профсоюз оешмасы составына сайлап куялар. 
    Тиздән Рәисә апа кияүгә чыга, читтән торып Казан университетының тарих-филология факультетына укырга керә. Аны тәмамлагач, Тукай башлангыч мәктәбендә укыта. Җитәкче, авыл укытучылары һәм ата-аналар тырышлыгы белән мәктәпне башта сигез еллык, ә туксанынчы еллар башында – урта мәктәп итеп үзгәртәләр. 
    Тормышын һәм бар тырышлыгын укучыларга аң-белем бирүгә багышланган Рәисә апага гомерендә төрле проблемаларны хәл итәргә туры килә. Шулай да иң беренче бурычы – балалар һәм коллектив алдындагы җаваплылык икәнен беркайчан онытмый. Укытучының тырышлыгы җитәкчелек тарафыннан да югары бәяләнә – Рәисә Шәмсетдин кызына “Халык мәгарифе отличнигы” дигән билге тапшырыла. 
    – Куйбышев училищесында белем биргән остазларым минем өчен гомерем буе үрнәк булдылар, – ди ул. – Нинди генә авыр заманаларда да алар беренче чиратта безнең турында кайгырттылар, безгә төпле белем бирү өчен көчләрен кызганмадылар.
    Сиксән өч яшен тутырса да, Рәисә апа хәзергә кадәр тормыш сөючән, актив булып кала. Буш чакларында бәйләргә, тегәргә ярата. Тормышны яратуы, эш сөючәнлеге аңа күңел төшенкелегенә бирелергә ирек бирми. Улы Азатның әнисе эшен дәвам итеп, шулай ук педагог булуы да ветеран укытучыны бик сөендерә. Аныңча, тормышта үз шөгылең, яраткан эшеңне табу – үзе зур бәхет ул. 

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: