Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Укучылары аларга рәхмәтле

Газетабызның июль саннарының берсендә санаторий мәктәп-интернатның элекке укучылары очрашуы турында язма чыкты. Әлеге чарада катнашучы мактаулы кунаклар арасында педагогия хезмәте ветераннары Раиса Елисеева белән Нина Порутчикова да бар иде. Раиса Петровна лаеклы ялга киткәндә үз укучыларын Нина Васильевнага "тапшыра"…

Ирина ТЕЛИЦЫНА.
"НЖ".
Алар икесе дә гомерләренең күп елларын үсеп килүче яшь буынны тәрбияләүгә багышлаган. Икесенең дә педагогик стажы зур. Әйтүләренчә, укытучы эше җиңелләрдән түгел, чөнки һәр бала ул үзе бер дөнья, һәркайсының күңеленә ачкыч таба белергә кирәк. Мәктәп тормышының кызык һәм мавыктыргыч яклары да җитәрлек. Элекке укучыларының белем алып, олы тормышта үз юлларын табуларына ветераннар да сөенә. Димәк, тырышлыклары бушка китмәгән, дөрес юлга чыгара алганннар. Укытучы өчен иң югары бүләк-кичәге укучыларының җылы игътибарын тоеп яшәү. Егерме елдан соң алар белән янәдән очрашу мизгелләрен тиз генә оныта алмас. Укытучылар үтәчәк юлга роза чәчәге таҗларын келәм итеп тезеп олылаулары гына да ни тора! Элекке укучыларыңнан үз исемеңә җылы хисләр белән сугарылган олы рәхмәт сүзләрен ишетү дә күңелгә рәхәтлек өсти. Раиса Петровна белән Нина Васильевнага мөрәҗәгать итеп, «сез безнең әниләребез кебек булдыгыз», дип әйтүләре күп нәрсә турында сөйли. Мондый сүзләр олы яшьтәгеләр күңеленә аеруча нык тәэсир итә.
…Раиса Петровна җәен күп вакытын бакчасында үткәрә. Ире белән бергә балан куагы астында ял итәргә яраталар. Тирә-яктагы матурлыкка сокланып туйгысыз: түтәлләрдә күз явын алырдай чәчәкләр үсеп утыра, кошлар сайравы ишетелеп тора, төрле бөҗәкләр кыштырдаша. Монда шулкадәр иркен һәм тыныч, күңелне төрле уйлар биләп ала…
Без аның бакчасында сөйләшеп утырабыз. Раиса Петровнаның хезмәт стажы утыз дүрт елга җитә. Аңа балалар бакчасында да, мәктәптә дә тәрбияче булып эшләргә туры килгән. Әлбәттә инде, кызлары һәм ирен дә игътибарсыз калдырмаган, йорт хуҗалыгында да барысына өлгергән. Гомер тиз үтә. Аның кызлары да күптән мөстәкыйль тормыш белән яши, оныклары да икенче югары белем ала. Оныкчыклары да үсеп килә. Төпчек кызлары Галина тәрбиясендә яши бүген педагог.
Раиса Петровна үзенең элекке укучылары белән Интернет аша аралаша. Төрле сәбәпләр аркасында очрашуга кайта алмаганнарны киләчәктә күрергә хыяллана. Хыялы чынга ашсын иде!
Нина Васильевна урманчы гаиләсендә үскән. Шуңа күрәме икән, урманга йөрергә ярата. Дару үләннәре, гөмбә һәм җиләк җыю өчен генә дә түгел, ә дөнья мәшәкатьләреннән беразга гына булса да арынып ял итәсе килә аның. География һәм биология укытучысы булып китүе дә очраклы түгел. Табигать кочагында яшәп тә, бер агачны икенчесеннән аера белмәүне ничек күз алдына китерәсең? Нина Васильевнаның белмәгән нәрсәсе юк.
Мәктәптә ул рус теле һәм әдәбияты укытучысы Александра Александровна Горшенинадан үрнәк алган. Тәҗрибәле укытучы үз-үзен тотышы белән дә, аралашу осталыгы белән дә таң калдырган. Мәктәптә география фәненнән укыткан апасы турында да әнисе аңа күп сөйләгән. Шул чакта кыз күңелендә укытучы булу хыялы туган.
Казан педагогия институтында уку елларын ул әле дә сагынып искә ала. Студентлар отряды составында күп йөрергә, күпне күрергә туры килә. Байкалда да, Польша чигендә дә булган ул.
Нина Васильевна үзенең педагогик эшчәнлеген Аграмак мәктәбендә башлый. Бераздан аларның гаиләсе Болгарга күчеп килә. Туксанынчы еллар азагыннан санаторий мәктәптә балаларга география һәм биологиядән белем бирә башлый. Эшен яратып, теләп башкара. Илебезнең төрле почмакларында булырга туры килгән кешеләр: су асты көймәсендә хезмәт иткән абыйсы, армиягә алынып ил чикләрен саклаган элекке укучылары белән аралашырга ярата. Соңыннан бу хакта укучыларга сөйләгәндә, үзе кичергән кыенлыклар турында да оныта. Ул бит ялгызы гына өч улын тәрбияләп үстергән. Нина Васильевна улларының Ватан алдындагы изге бурычны намус белән үтәүләренә чиксез горурлана.
Олы улы Егор - Чечня сугышында катнашкан. Алты ай буе аннан бер хәбәр дә килми торган. Ана кеше моны бик авыр кичергән… Артем белән Андрей да солдат шинелен кигәннәр. Андрей бүген Спас тармак технологияләре техникумында укый. Нина Васильевна уллары лаеклы хезмәт иткән өчен район хәрби комиссариатыннан тапшырылган рәхмәт хатын әле дә кадерләп саклый. Улларының башка бүләкләре дә бар. Элекке укучыларының ихтирамын күреп тә горурлана.
Нина Васильевна хезмәттәшләренең да даими ярдәмен тоеп тора. Мондый вакытларда иңнәренә канатлар үскәндәй тоела, яшәү көче арта. Кешеләргә карата кылган яхшылыгы аның үзенә игелек булып кайта. Мондый кешегә ихтирам һәрчак зур була.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X