Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Уңганнан бар да була...

    Үрнәк авылында яшәүче Миңзифа Хәйретдинова күпләрне көнләштерерлек: хуҗалыгында күп итеп мал-туар асрый, бакча тутырып яшелчә, җиләк-җимеш һәм күз явын алырлык чәчәкләр үстерә. Безнең якларга моннан утыз ел элек килеп төпләнгән бу ханым әле тагын тәмле ризыклар пешерә, тегү-бәйләү эшенә булган осталыгы белән дә аерылып тора. Автомобильне дә оста йөртә. Ирина...

    Үрнәк авылында яшәүче Миңзифа Хәйретдинова күпләрне көнләштерерлек: хуҗалыгында күп итеп мал-туар асрый, бакча тутырып яшелчә, җиләк-җимеш һәм күз явын алырлык чәчәкләр үстерә. Безнең якларга моннан утыз ел элек килеп төпләнгән бу ханым әле тагын тәмле ризыклар пешерә, тегү-бәйләү эшенә булган осталыгы белән дә аерылып тора. Автомобильне дә оста йөртә.
    Ирина ТЕЛИЦЫНА
    Хезмәт эшчәнлеген Кирпичный поселогындагы кирпеч заводында башлаган ул. Яшь кызларны күрше республикадан шушы заводка эшкә чакырган булганнар. Миңзифа биредә Үрнәк егете Ильяс белән танышкан һәм бераздан тормыш корып бергә яши башлаганнар. Яшь гаиләгә вакытлыча яшәп тору өчен завод ике бүлмәле фатир биргән. Хәйретдиновларның тормышлары акрынлап җайга салынган, тора-бара Илнур һәм Линар исемле уллары туган, тагын берничә елдан шатлык өстенә шатлык өстәп Айгөл исемле кызлары дөньяга аваз салган. Биш кешедән торган гаиләгә ике бүлмәле фатирда кысан тоела башлагач, Хәйретдиновлар 2001 елда Үрнәктә җиң сызганып үз йортларын төзүгә керешкән. Мәшәкатьле эштә Ильяска Миңзифаның абый-энеләре гел булышып торган. Ике катлы йортны тырышып, барысын да җиренә җиткереп, ашыкмыйча биш ел буе төзегәннәр. Зур йорт әллә кайдан күренеп, Үрнәккә үзенчә бер ямь биреп тора...
    Уңган кеше барысын булдыра, диләр. Әнә, Хәйретдиновларның түр бакча ишеген ачып керүгә үк иң беренче булып мондагы аллы-гөлле чәчәкләргә игътибар итәсең. Ниндиләре генә юк! Хуҗабикә ел саен чәчәкләрнең яңадан-яңа төрләрен утырта. Матурлык өчен акчасын беркайчан кызганмый. Тигез итеп тишелгән күпьеллык үлән дә үзенчә ямь өстәп тора. Сортлы розалар, хризантема, эхинацея, рудбекия, гайлардия кебек күз явын алырлык чәчәкләргә никадәр генә карап торсаң да, сокланып туя алмыйсың. Машина көпчәкләренә утыртылган петунья үрмәле гөл кебек бөтен ишегалдына таралган. Гомумән, Хәйретдиновлар хуҗалыгында кай тарафка гына күз ташласаң да, бөтен җирдә чәчәкләр күрәсең.
    Аларның бакчасы да аерым бер игътибарга лаек. Алмагачлар, карлыган, слива - барысы да ел саен мул уңыш бирә. Бер почмакта төрле сортлы җиләкләргә дә урын табылган. Тигез итеп ясалган түтәлләрдә кишер өлгереп килә, помидор, борыч, баклажан һәм башка культураларны җыеп алыр чак якынлаша. Тиз өлгерүче кәбестәдән кышлыкка төрле салат әзерләгәннәр. Хәйретдиновларның теплицасына да игътибар итми калмыйсың. Нигезен нык итеп ясаганнар. Яз җитеп көннәр җылыта башлау белән үк Миңзифа биредә алдан әзерләп куйган туфракка орлыклар чәчә. Помидор һәм кыяр үсентеләре дә шунда тишелеп чыга. Сүз дә юк, үсентеләр зур игътибар таләп итә, аларга төрле катнашмалар әзерләп ясалган туклыклы матдәләр сибәләр, минераль ашлама белән тукландыралар. Теплицада кадерне күп күргән үсентеләр туфракка күчереп утырткач та әйбәт үсә, уңышны да мул итеп бирә. Хәйретдиновлар күп итеп бәрәңге дә үстерә. Башкалардан аермалы буларак, алар бакчасында әле тагын терлекләргә ашату өчен шикәр чөгендере дә үсә.
    - Соңгы елларда кышлыкка кадәр үгезләр симертә башладык, - ди Миңзифа. - Егерме елдан артык сыер, башка малларны күп асрадык. Хәзер күбрәк каз, тавык һәм үрдәкләр асрыйбыз. Мәшәкате күп булса да, файдасын күп күрәбез...
    Тырыш гаилә итне беркайчан сатып алмый, көздән үк төрле яшелчә салатлары әзерләп куялар, күп итеп гөмбә җыеп тозлыйлар. Миңзифа боларның барысын да күңел биреп башкара. Кайвакыт, ничек барысына да өлгерә икән, дип гаҗәпләнеп тә куясың. Тозлаган һәм маринадлаган яшелчәләрне һәм төрле кайнатмаларны бөтен шартын туры китереп төзегән подвалда һәм зур суыту камераларында саклыйлар. Әле узган елдан калган запаслар да юк түгел. Ильяс белән Миңзифа тирә-яктагы болын һәм тугайлардан да җиләк җыярга ярата, урманга барып та чиләге белән кура җиләге җыеп кайталар.
    Бераз гына буш вакыты килеп чыгу белән Миңзифа тегәргә һәм бәйләргә ярата. Ул бәйләгән балалар пинеткасыннан күзеңне ала алмыйсың.
    Миңзифаның җыр-моңга осталыгы турында да әйтергә кирәк. Күптән түгел район Мәдәният йорты каршында оештырылган "Болгар таңнары" татар фольклор төркеме составында сәхнәләрдә бик еш чыгышлар ясый. Төрле чаралар, бәйрәмнәр уздыру өчен татар һәм рус телләрендә сценарийларны да оста итеп төзи. Гомумән, бер генә минутны да бушка уздырмый ул.
    Әлбәттә инде, уңган хуҗабикәнең өй эчендә дә гел тәртип. Ире Ильяс соңгы ун елда төрле шәһәрләрдә төзелешләрдә эшли. Шуңа күрә өйдә аны сирәк күрәсең. Хәзер инде улларын да үзе белән алып йөри башлаган. Әйтергә кирәк, уллары да гаилә корган. Миңзифага исә йорт эшләрендә күбрәк Казандагы югары уку йортларының берсендә дүртенче курста белем алучы кызы Айгөл булыша. Хәйретдиновлар барлык балаларын югары белемле итү өчен дә тырышлыкларын кызганмаган.
    Алар бүгенге тормыштан бик канәгать. Кыенлыклардан зарланмыйча, киләчәк көннәргә өмет белән карап яшиләр. Әйе, кеше бары тик үз тырышлыгы белән генә үз тормышын һәр яктан да җитешле итә ала. Моны Хәйретдиновлар гаиләсе мисалында да күрегә була.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: