Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Уңганлык эштә күренә

Покровканы инде күптән "каргалган" авыллар рәтенә кертсәләр дә, биредә әле тормыш тәмам сүрелгән, дип булмый. Кыенлыкларны үз көчләре белән җиңәргә өйрәнгән берничә гаилә авыл җире өчен гадәти эш - терлек асрап көн күрә. Исмәгыйлевлар хуҗалыгында да маллар байтак.

Тәлгат ҖАМАЛЕТДИНОВ
Туксанынчы елларда авылда халык саны йөздән артып китсә, бүген биредә нибары егермеләп кеше яши. Покровкада кибет, почта, медицина пункты, мәктәп юк, язын һәм көзен кешеләр юлсызлыктан газап чигә, кышын исә урамнарны калын кар каплап китә. Халык авылга бәлки газ кертмәсләрме, дип күпме еллар өметләнеп яшәгән. Ләкин газ һаман да юк. Монда бүген баллонлы газдан файдаланалар, йортларны исә утын ягып җылыталар. Су белән проблемалар килеп чыкканда чишмә суын эчәләр. Җәен бакчадагы яшелчәләргә суны янәшәдәге елгадан ташып сибүчеләр дә юк түгел. Берничә кеше суны ишегалдында казыткан скважинадан ала.
Кузнечихадан өч кенә чакрымда урнашкан бу авылда кешеләрне нәрсә тота? Ата-бабалар нигезе, туган җир җылысы, борынгы Суар якларының әйтеп бетергесез матур табигате, чиста һавасы, иркенлек… Атап әйткәндә, Покровка шартларында да теләге булган кешегә тормыш итәр өчен мөмкинлекләр җитәрлек. Моңа Исмәгыйлевлар мисалында да күрергә була.
Аларның шәһәрдә төпләнеп калырга да мөмкинлекләре булган. Әмма туган яклары күбрәк тарткан. Авылда исә кулыннан эш килгән кеше беркайчан югалып калмый.
- Башта берничә баш бозау асрап карарга булдык, - ди Мәхмүт. - Дөрес, эшебез барып чыгармы, дип икеләнгән дә идек, күз курка, кул эшли, диләр бит…
Бүген Исмәгыйлевларның гаилә фермасы районда иң эреләрдән санала. 42 баш мөгезле эре терлекнең 18е - савым сыерлар. Каз-үрдәген, тавыкны да күп асрыйлар. Шуңа күрә Мәхмүт белән Әминәнең эшсез торган чагы бик сирәк. Маллар астын чистарту, ашату-эчертү, саву өчен таңнан торырга туры килә. Дөрес, Мәхмүтнең әйтүенә караганда, көзен мәшәкатьләр бераз кими. Аеруча җәен, малларга азык әзерләгәндә, тәгәрмәч эчендәге тиен кебек бөтерелергә туры килә. Кыш буе ашатып чыгу өчен 200 тоннадан артык печән, шуның кадәр үк диярлек салам һәм 20 тонналап ашлык әзерләргә кирәк.
Исмәгыйлевларның әле тагын 75 гектарда арендага алган табигый болынлыклары да бар. Кыскасы, эшләр җитәрлек, шуңа күрә азык әзерләгәндә кешеләрнең хезмәтеннән дә файдаланалар. Быел, мәсәлән, печән прессларга Чәчәкледәге танышлары ярдәм иткән. Әзер печән төргәкләрен Мәхмүт үзе ташыган. Аның хуҗалыгында ГАЗ-53 йөк машинасы, МТЗ-80 тракторы, КУН-10 төягече, тырма һәм чапкыч агрегатлары бар.
Сүз дә юк, хуҗалык зур булгач, мәшәкатьләр дә җитәрлек. Проблемалар сиздереп торса да, бүген хуҗалыкта мал асрау файдалы, диләр алар. Ит, сөт, каймак, эремчеккә сорау беркайчан кимеп тормый. Узган ел, мәсәлән, алар 35 тоннадан артык сөт тапшырып 301 мең сумнар тирәсе табыш алган. Быел тапшырган сөтләре дә инде 30 тоннадан артык киткән. Бүген көн саен 150 литр сөт саталар. Эшмәкәрләр бер литр сөтнең сатып алу бәясен 14 сумга кадәр күтәргәч, сөт җитештерүгә кызыксыну тагын да арткан. Ә менә ит сатуның кыенлыклары җитәрлек: алыпсатарлар, мәсәлән, хайванны тереләй килеш килограммын 120-130 сумнан алсалар, аны шәһәр базарына алып китеп килосын 250 сумнан саталар. Бу гаделме?
Мал асраучыларның бүген күбесе үз продукциясен теләгәнчә сата алмаудан зарлана. Әлегә барысы да ныклы элемтә булдырып, продукцияне базарга отышлы чыгару юлларын таба алмыйлар. Исмәгыйлевлар соңгы елларда 2-3 айлык бозаулар сата башлаган. Яшь терлеккә сорау һәрвакыт зур, аларның инде даими клиентлары да бар. Быел гына да 11 бозау сатып, ярыйсы гына табыш алганнар.
Сыерларның кайберләре буаз булса да, гаилә фермасында эш кимемәгән. Берничә ел элек сатып алынган "Делаваль" аппараты сыер савуны җиңеләйтсә дә, Исмәгыйлевларга күбрәк кул белән саву ошый төшә. Бер сыерны кул белән 4-5 минутта саусаң, аппарат белән 7 минут саварга кирәк, ди Әминә. Өстәвенә, аппарат җилендә сөтне дә калдыра икән әле.
Мәхмүт белән Әминә көндәлек хуҗалык эшләрендә кызлары Айсылуның да ярдәмен күп тоялар. Кузнечиха урта мәктәбенең 8нче классында укучы бу кыз кече яшьтән үк әти-әниләре янында хезмәт тәрбиясе алып үскән. Айсылу бер эштән дә курыкмый. Мәктәптә дә гел яхшы билгеләренә генә укый, өйдә дә һәрвакыт кул арасында - болында малларны да көтә, тәмле итеп ашарга да пешерә белә…
Исмәгыйлевлар Кузнечихада яңа йорт тергезеп маташалар, киләсе елда шунда күченеп яшәргә җыеналар. Ә менә гаилә фермасы элеккечә Покровкада калачак. Мәшәкате күп булса да, бу файдалы эшне ташларга җыенмыйлар. Авыл кешесенең башка табыш алыр урыны юк.
Рәсемнәрдә: Исмәгыйлевлар гаиләсендә тагын бер ярдәмче үсә; Айсылу - әти-әнисенең алыштыргысыз ярдәмчесе.
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев