Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Тырышсаң, бар да була…

    Һәр авылның йөзен үзләренең яшәү рәвеше, эш-гамәлләре белән бизи торган кешеләре бар. Никольскида яшәүче Людмила һәм Валерий Федониннар гаиләсен әнә шундыйлар рәтенә кертергә була.

    Марина ЗАЙЦЕВА
    Алар икесе дә авылныкылар, шәһәргә китеп яшәү турында уйламаганнар да. Гаилә корганнан соң иренең туган авылында, ягъни Никольскида төпләнеп калганнар. Мөмкинлек чыгу белән үк Валерий Геннадьевичның әти-әниләре янәшәсендәге йортны сатып алалар. Әнә шулай күршеләр булып, бер-берләренә ярдәм итеп яши башлыйлар. Бер-бер артлы балалары туа. Хуҗалыклары үсеп китә, мал-туар асрый башлыйлар. Мәшәкатьләре сизелерлек артса да, әти-әниләренең даими ярдәмен тоеп яшиләр. Бергәләшеп маллар да асрыйлар, бакчада яшелчәсен, җиләк-җимешне дә күп итеп үстерәләр. Ит-сөт сатудан кергән өстәмә табыш гаилә тормышын сизелерлек җиңеләйтә. Тырышлыклары аркасында Федониннар бер нәрсәгә дә аптырамый.
    Тырыш, уңган- булган гаиләдә балалар да эшләп үсә. Аларның өч баласы да әти-әнисенә хуҗалык эшләрендә булышып үстеләр. Кызлар йорт-җирләрне җыештырып, ашарга пешереп торса, Павел терлек-туарны карады башка эшләрдә әтисенең ярдәмчесе булды. Җәй көннәрендә мәшәкатьләр тагын да арта. Печән хәзерләү үзе генә дә ни тора. Балалар булышмаса, үзләренә генә кыенга туры килгән булыр иде. Хәзер инде олы кызлары һәм Павел читтә, шулай да җәй көне туган йортларында рәхәтләнеп эшлиләр.
    Федониннарның олы кызлары Виктория мәктәпне тәмамлаганнан соң Казан федераль университетының физика-математика факультетында белем ала. Әле узган ел гына армиядән кайткан уллары Павел контракт нигезендә Псковта хезмәт итә башлаган. Төпчек кызлары Анна әлегә тугызынчы класста укый. Йортта, хуҗалык эшләрендә аны әти-әнисенең алыштыргысыз ярдәмчесе дип әйтергә була.
    Федониннар ике сыер, берничә баш бозау һәм дуңгызлар асрыйлар. Азык бәясе һаман саен арта торгач, мал тоту да кыенлаша бара.Шуңа күрә ашлык урынына тарттырылган көрпә сатып алу күпкә файдалырак. Федониннар бакчада бәрәңге, кабак, чөгендер үстереп тә терлеккә ашаталар. Сөтне арттыруда сусыл яшел азык әһәмиятле роль уйный. Моңа кадәр сөтне читтән килеп җыючыларга тапшырсалар, быел дуңгыз балаларына эчертәләр.
    Валерий Геннадьевич элек тә дуңгызлар үрчеткән. Өйдә асраган дуңгыз балалары бик сирәк авырый, витаминлы азыкларны күбрәк ашатсаң тиз үсәләр, дип белми әйтми торгандыр. Быел, мәсәлән, хуҗалыгындагы дуңгыз балалары саны егермегә җиткән. Сүз дә юк, аларны тиешле авырлыкка җиткәнче карап үстерү бер дә җиңел түгел. Мәшәкате күп булса да, файдасы да сизелерлек: үсеп ныгыган дуңгыз балаларын авыл халкы һәрчак теләп ала.
    Сыер һәм бозаулар да шактый игътибар таләп итә. Алар өчен йорт янында махсус урын әзерләгәннәр. Көтүдән кайтканда ук малларны шунда кертеп ябалар. Болай иткәндә, терлек бәрәңге бакчасын да кереп таптамый, ишегалдын да пычратмый. Федониннарның бөтен җирдә чисталык һәм тәртип, чөнки сыерларны салкыннар башланганчы кардада савалар һәм ябып тоталар, бары тик төнгә генә җылы абзарга кертеп ябалар.
    Тырыш, өлгер хуҗа барысы турында да алдан кайгырта. Әнә, Федониннар да кирәк кадәр азыкны җәйдән үк әзерләп куйган. Дөрес, кышлыкка беркадәр бодай сатып алырга кирәк булачак. Элегрәк, Валерий Геннадьевичның әйтүенә караганда, печәнен дә, ашлыгын да хезмәт хакы исәбенә хуҗалыктан яздырып алганнар. Бер ел элек ул "Болгар Арыш" җәмгыятенең сак хезмәтенә эшкә урнашкан. Дөрес, хезмәт хакын аз түлиләр, әмма үз хуҗалыгында эшләү өчен буш вакыты бермә-бер арткан. Людмила Анатольевна эштән кайтканда (ул шәхси кибетләрнең берсендә сата) ире бөтен эшләрне төгәлләгән була, бары тик ике сыерны гына савасы кала.
    Йорт кошларын исә әниләре Галина Николаевна ишегалдында асрыйлар. Аның бакчасында да Федониннар кирәкле бөтен нәрсәне үзләре үстерәләр. Быел, мәсәлән, җәй кызу килсә дә, бәрәңгедән мул уңыш җыеп алганнар. Аеруча кабак сөендергән! Мин Валерий Геннадьевичны кабак җыйганда очраттым.
    - Моңарчы мондый зур кабакның үскәне булмады, - диде ул сөенеп. - Үлчәп карасаң, ничә килограммга җитәр иде икән…
    Әйе, тырышсаң, барысына да ирешәсең икән. Моңа Федониннар мисалы ачык күрсәтә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: