Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Тырышкан кеше таба

Үз хуҗалыкларында җиң сызганып терлек асраучыларның хәленә керү өчен дәүләт төрле субсидия һәм кредитлар тәкъдим итсә дә, авыл халкының нигәдер мондый финанс ярдәменнән бик үк файдаланасы килми. Алганны бит кире кайтарасы бар. Шуңа күрә авыл халкы күбрәк үз көченә таянып эш итәргә тырыша. Тукай авылында яшәүче Фарик Әүхәдиев тә күбрәк...

Тәлгат ҖАМАЛЕТДИНОВ.
"НЖ".
Элегрәк Фарик "КИМ" нәсел заводында сыерларны ясалма орлыкландыру технигы булган. Һәрвакыт алдынгылар сафында исәпләнгән, намуслы хезмәте өчен рәхмәт белдерелгән. Үз белгечлеге буенча бераз җирле фермерда да эшләгән, аннары «Болгар «Востокзернопродукт» җәмгыятенә терлекче булып урнашкан. Хатыны Роза да шунда эшли. Ул да гомеренең күп елларын терлекчелеккә багышлаган, тырыш савымчыларның берсе саналган. Әүхәдиевлар моңа кадәр дә үз хуҗалыкларында терлек асраган. Дөрес, бүгенге кебек күп итеп түгел. Элек бит тормыш алып барырга хезмәт хакы да җитә иде. Шуңа күрә хуҗалыклардагы мал саны бер-ике баштан артмады. Бүген башка чорда яшибез. Әгәр авыл кешесе үзенең киләчәген кайгыртса, борчыган проблемаларны бары терлек асрау исәбенә генә хәл итә алачак.
Әүхәдиевлар хуҗалыгында дүрт сыер, ике үгез, унбиштән артык сарык, ат бар. Азыкны көздән үк җитәрлек итеп әзерләгәннәр, шуңа күрә кышлату чоры кыенлыкларсыз үткән. Печәнне, мәсәлән, сатып алмаганнар: аны Әүхәдиевларга хезмәт хакы исәбенә биргәннәр. Кирәк кадәр ашлык фуражын да шул рәвешле алу мөмкинлеге булган. Алар күптән түгел генә җир биләмәсен арендага алган, узган ел 7 гектарга көзге арыш чәчкәннәр. Уңыш ярыйсы чыккан - һәр гектардан 20 центнерлап ашлык суктырганнар. Үз малларына ашатырга да, сатарга да җиткән.
- Иген үстерү өчен махсус техника кирәк, - ди Фарик. - Минем әлегә болар юк, гел кушып эшләтүнең дә файдасы юк. Ягулык-майлау материаллары, минераль ашлама сатып алуга күп акча кирәк. Барысын исәпләп чыгарсаң, шактый сумма җыела. Ярый ла, тотылган чыгымнарны капларлык табыш алсаң. Куйган хезмәтең җилгә очса нишләргә?
Шуңа күрә ул көздән 7 гектар җиргә люцерна һәм "костер" чәчкән. Һава шартлары әйбәт килгән җәйдә, бу кадәр участоктан чабылган печән үзенә дә, сатарга да җитәргә тиеш. Бүген, мәсәлән, җирләре булган кешеләр печән сатып шактый табыш ала.
Узган ел Әүхәдиевлар гаиләсе үз хуҗалыгыннан Пичкас эшмәкәренә унбиш тоннадан артык сөт саткан. Сатып алу бәясе зур булмаса да, моннан кергән акчага да бик риза булган алар.
- Язга кергәндә бу продукциянең бәясе сизелерлек кими, - ди Фарик. - Бу бер дә гадел түгел: безгә бер литр сөт өчен ун сумга якын түләсәләр, кибеттә аны кырык сумга саталар. Авыл кешесенең хезмәтен санга сукмау дим мин моны…
Соңгы вакытларда ит сату да кыенлашкан. Моннан бер-ике ел элек читтән килгән алыпсатарлар үгез яки тананы тереләй килосын 220 сумнан алсалар, хәзер нибары 150 сум гына бирәләр. Мондый бәя берәүне дә канәгатьләндерми, әмма кая барасың? Кисәктән акча кирәк булса, алыпсатарлар куйган шартлар белән килешми булдыра да алмыйсың. Бу яктан алганда, Фарикка бераз бәхет елмайган: узган елның көзендә яшь ярымлык ике үгезен йөз мең сумга сатып җибәргән.
- Ит сатудан кергән акча тормыш алып барырга җитә, - ди Фарик. - Яз башында, мәсәлән, кызымны кияүгә биргәндә бер үгезне сатарга, икенчесен иткә суярга туры килде. Иттән кергән акча туй уздырырга да, башка чыгымнарга да тулысынча җитте. Ишегалдында терлегең булмаса, акча сорап кемгә барасың?
Терлек асраучыларның мәшәкате беркайчан кимеп тормый. Әмма Әүхәдиевлар барысына өлгерә. Гаилә башлыгы сүзләренә караганда, хатыны белән икесенә «Болгар «Востокзернопродукт» җәмгыятеннән алган хезмәт хакы газ, электр энергиясенә түләргә көч-хәл белән җитеп бара. Калган чыгымнарны исә терлекчелек продукциясен сатудан кергән акча исәбенә каплап баралар. Өстәлләрендә ит, сөт, каймак беркайчан бетеп тормый. Күп итеп бәрәңге, яшелчә үстерәләр.
Моның белән килешми булмый. Шуңа күрә һәркем хәлдән килгәнчә терлек асрарга тырыша. Бүген, мәсәлән, тукайлыларның шәхси хуҗалыгында 138 савым сыер һәм 280 баш мөгезле яшь терлек исәпләнә. Узган ел халык 220 тонна сөт саткан. Быел да күрсәткечләр ким булмаска тиеш, чөнки кешеләр мал-туар асрауның никадәр отышлы булуына көннән-көн ныграк инаналар.
Рәсемдә: Фарик Әүхәдиев.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев