Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Тугрылыклы юлдашлар

    Галина Павлинова лаеклы ялга чыгу белән күңеленә ошаган шөгыль таба. Хәзер аның өендә ике бик кечкенә декоратив эт яши.

    Ирина Телицына
    Бу гаиләдә элек-электән караусыз калган мәче балаларын кызганып, өйгә алып кайта торган булалар. Балалар, күрәсең, әти-әнисендәге шушы мөнәсәбәтләрне күреп үскәнгәдер инде, үзләре дә ташландык эт-мәчеләргә битараф булмыйлар. Уллары мәктәптә укыганда каяндыр бер кечкенә эт баласы алып кайталар. Әти-әнисе аларга каршы килми, чөнки җан ияләрен кызгану, аларны ярату балаларда бик күп яхшы сыйфатлар тәрбияли. Көчеккә Александр Македонскийның Буцефал кушаматлы атының бер хәрефен үзгәртеп, Букефал кушаматы бирәләр. Ул бу гаиләдә озак яши. Әле аннан соң да малайлар урамнан ташланган мәче баласы табып алып кайтып үстерәләр.
    Бервакыт Галина Петровна өйдә вакытта очраклы гына тәрәзәгә караса, урамның икенче ягында суыктан калтырап торган эткә күзе төшә (московская сторожевая токымлы). Карап торуга ук ябыгып беткән бу этне хуҗалары ташлагандыр инде. Чыгып этне алып керә, ашарга бирүгә йотлыгып ашый башлый.
    Бу берничә көн шулай дәвам итә һәм эт үзенең яңа хуҗасына нык ияләнә, башка беркая да китми, аларда торып кала. Аңа сарайның бер почмагында уңайлы гына урын ясыйлар, эткә Дэзи кушаматы бирәләр. Яхшылап ашата башлагач, ул тазарып, матурланып китә, тугрылыклы сак этенә әйләнә. Урамга йөрергә алып чыккач, аларга күп кеше сокланып карап кала. Ләкин кайбер сәбәпләр аркасында Дэзины бер фермерга биреп җибәрергә туры килә. Ул әлегә кадәр бу этне сагынып, кызганып искә ала. Ләкин күп тә үтми, Галина Петровна хуҗалары үлгәч, ялгыз калган тагын бер этне үзенә ала.
    Тора-бара ул акрынлап махсус әдәбият белән кызыксына башлый, хайваннар, бигрәк тә этләр һәм мәчеләр тормышына кагылган телетапшыруларның берсен дә калдырмый карый, хәтта Казанда үткәрелә торган күргәзмәләргә дә бара.
    Моннан берничә ел элек Казан шәһәренең кинология академиясе оештырган күргәзмәгә баргач, бик кечкенә этләр күреп хәйран кала, күзен ала алмыйча карап тора. Әмма бәяләре аның өчен буй җитмәслек була. Ләкин аңа улы ярдәмгә килә. Шулай итеп, ул Казаннан бик кечкенә нәселле ике эт алып кайта.
    Икесе ике төрле булса да, алар дус яшиләр. Йомшак уенчыкларга охшаган бу матур кечкенә этләрне күрүгә кулга алып, тотып карыйсы килә. Ул аларга махсус сатыла торган туклыклы азык алып тора, итле боткалар ашата. Аларның үз урыннары бар, хуҗабикә сүзләренә караганда, бик чисталар. Еш булмаса да, аларны юындырып тора, урамга йөрергә алып чыга. Кышка үзенең иске киемнәреннән этләргә җылы курткалар тегә. Карау мәшәкате шактый булса да, ул үкенми, шулар белән күңелен юата.
    Киң күңелле бу ханымның яхшылыгыннан усал максатларда файдаланучылар да юк түгел. Ул яшәгән күп фатирлы йортның ишек төбенә еш кына кечкенә мәче балалары китереп ташлыйлар. Шәһәр фатирында бик теләсәң дә, аларның барысын да асрау мөмкин түгел. Шулай да өч төрле төстәгесен кызганып, үзенә алып үстерә. Хуҗасыз эт-мәчеләргә караган саен аның йөрәге әрни. Ә бит кешеләрнең күбесе моңа битараф. Алар да бит җан иясе, ничек ач тотасың. Каты бәгырьле булудан Алла сакласын.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: