Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Туган якны өйрәнүче галим

2012 елның июнендә танылган Казан галиме һәм библиограф, ТатАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре Вячеслав Васильевич Аристовның тууына 75 ел тулды. Ул 55 яшь тулырга берничә генә көн калгач вафат булды. Шуңа карамастан, Казанда күпләр аның китапларын һәм язмаларын хәтерлиләр, Аристов озак еллар Казан дәүләт университетының Н. И. Лобачевский исемендәге Фәнни китапханәнең...

Николай Марянин,
туган якны өйрәнүче тарихчы.
Вячеслав Аристов 1937 елның 16 июнендә ТатАССРның Куйбышев шәһәрендә дөньяга килә. Монан ике ел алдарак Спас районын көтмәгәндә Куйбышев районы, ә Спас шәһәрен Куйбышев шәһәре дип үзгәрткәннәр. Вячеслав интеллигент гаиләдә үсә: әтисе Василий Максимович тарих укытучысы булып эшли, ә әнисе Нина Георгиевна рус теле һәм әдәбиятыннан белем бирә. Булачак туган якны өйрәнүче балачагын һәм мәктәп елларын Куйбышевта үткәрә. Ул ачык йөзле, кызыксынучан, яхшы хәтерле һәм белемгә омтылучан була, китапларны бик күп укый, бәлки, шуңа күрә дә күзләре начар күрә башлагандыр. 1950 елларда, Идел ГЭСы төзелү сәбәпле, район үзәген яңа урынга, Болгар авылы янына күчерү турында карар кабул ителә. Күченү башлангач, кешеләр төрле якка тарала, ә Аристовлар гаиләсе 1953 елда Казан шәһәренә күчә. Монда Вячеслав 1955 елда 2нче урта мәктәпне тәмамлый һәм әти-әнисенең дәвамчысы булырга теләп, Казан университетының тарих-филология факультетына укырга керә. 1960 елда ул "филолог, урта мәктәпнең рус теле һәм әдәбияты укытучысы" белгечлеге буенча диплом алып чыга. Тик укытучы булып эшләргә насыйп булмый.
Яшь белгечне туган университетында калдыралар һәм ул инде 12 августта ук Н. И. Лобачевский исемендәге Фәнни китапханәдә эшли башлый. Башта алыштыру-дублет фондында хезмәт куя, аннары шул ук елда кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегенә күчә.
Бер ел да үтми, Вячеслав Аристов үзенең беренче фәнни хезмәтен - "Материалы цензурного комитета при Казанском университете, 1812 - 1827 г.г." китапханә кулъязмалары турында 7нче басманы чыгара. Ә 1962 елны, 11 чыгарылышта, аның беренче мәкаләсе - "Диссертация кирилло-мефодиевца И. Я. Пасяды" бастырыла. Анда Тарас Шевченконың көрәштәше турында яңа мәгълүматлар була, язма хәтта Украина белгечләрендә дә кызыксыну уята.
1962 елның мартында Вячеслав Васильевичны рус теле укытучысы буларак, бер елга Кубага җибәрәләр һәм көтмәгәндә ул кешелек дөньясын өченче Бөтендөнья сугышы куркынычы астына куйган Кариб кризисы үзәгендә кала. Никита Хрущёв тәкъдиме буенча ул елны АКШның Төркиягә урнаштырылган атом-төш ракеталарына җавап итеп, Ирек утравында яшерен рәвештә 40лап Р-12 һәм Р-14 атом-төш ракетасы урнаштырыла. Бу максаттан утрауга күп кенә совет белгечләре, шул исәптән Куба халкын рус телендә сөйләшергә өйрәтүче укытучылар да җибәрелә. Американнар бу турыда октябрь аенда гына белеп, башта Кубаны хәтта бомбага тотарга җыеналар, бары тик Хрущёв белән Кеннединың кара-каршы сөйләшүе генә атом-төш сугышын булдырмый кала. Ракеталарны шул чакта ук Советлар Союзына кире кайтаралар, ә Аристов исә Казанга берничә айдан гына әйләнеп кайта. Ул яңадан баш-аягы белән китапханә эшенә чума, Н. П. Огарёвның Казан университеты профессоры И. М. Симоновка язган билгесез хатын, А. С. Грибоедовның "Горе от ума" әсәренең Казан күчермәләре турында язма бастырып чыгара, туган тел сөючеләрнең Казан җәмгыяте турында зур язма, Казанда А. Пушкинның, Л. Толстойның, Н. Зининның, Ф. Шаляпинның булуы турында мәкаләләр хәзерли. Ә 1965 елның 25 октябрендә Вячеслав Васильевичны Н. И. Лобачевский исемендәге Фәнни китапханәнең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге мөдире итеп билгелиләр һәм бу урында ул вафатына кадәр эшли.
Аның тормышында иҗади чор башлана. Китаплар һәм туган якны өйрәнүче галим буларак, Аристовны 18 гасыр ахырыннан алып, 20 гасырның беренче чирегенә кадәр Казан губернасының мәдәни һәм әдәби тормышы кызыксындыра. 1968 елда ул "Материалы по истории Казанского университета первой половины 19 века" китапханә кулъязмалары исемлегенең 15нче чыгарылышын хәзерли. Аннары аның иң зур хезмәтләре - "Подарок декабриста" (1970 ел), "Всё началось с путеводителя..." (1975 ел, Н. Ермолаева белән бергә) һәм "Казанские находки" (1985) китаплары басылып чыга. Аларда китапханәдә саклана торган китаплар һәм кулъязмалар турында очерклар тупланган. Мәсәлән, Аристов тарафыннан табылган, шагыйрь А. Блокның автографы куелган "Стихи о прекрасной даме" дигән беренче җыентыгы, Н. И. Лобачевскийның университет өчен сатып алган Иван Федоровның "Апостол" китабының беренче рус басмасы, Н. Я. Бичурин һәм К. Э. Циолковский автографлары белән китаплар, А. Н. Радищев һәм М. И. Муравьев-Апостолга караган басмалар һәм башкалар.
Автор шулай ук Казан тарихында тирән эз калдырган тарихчылар, галимнәр һәм әдәбиятчылар М. С. Рыбушкин, В. И. Полянский, Н. К. Баженов, В. П. Невельский һәм башкалар турында сөйли.
Билгеле инде, Вячеслав Васильевич Казан университетының тарихын да өйрәнә. Ул 1976 елда "Фән" нәшриятында басылып чыккан "Н. И. Лобачевский. Научно-педагогическое наследие. Руководство Казанским университетом. Фрагменты. Письма" документлар һәм материаллар җыентыгын иҗат итүдә актив катнаша. Уку йортының 175 еллыгы уңаеннан "Казанский университет, 1804-1979: Очерки истории" китабы чыга, Аристов аның редакторы һәм авторларының берсе була. 1985 елда Вячеслав Васильевич Н. Ермолаева белән бергә "История Научной библиотеки им. Н. И. Лобачевского (1804-1850") китабын чыгара, моның өчен ректорат Аристовны беренче дәрәҗә университет премиясенә лаек дип таба. Шулай ук 1987 елда "Страницы славной истории. Рассказы о Казанском университете" фәнни-популяр китабы басылып чыга. Ә 1990 елда Вячеслав Васильевичның күптәнге хыялы чынга ашып, ул "Два плавания вокруг Антарктиды" җыентыгында 1820 елда Ф. Ф.
Беллинсгаузен белән М. П. Лазаревның җир шары тирәли эскпедициясе составында 1820 елда көньяк континентны ачучы Казан университеты профессоры И. М. Симоновның китапханәдә сакланган "Восток" һәм "Мирный" дигән кулъязмаларын бастырып чыгара.
Гади китап укучылар Аристов иҗаты белән газета һәм журналлар аша таныша. "Советская Татария", "Вечерняя Казань", "Комсомолец Татарии", "Книжное обозрение" һәм башка басмаларда аның 300дән артык туган якны өйрәнү буенча язмалары бастырыла. Ул күбесенчә 19 гасыр вакыйгалары турында язса да, Кубага сәяхәт, сугыш елларында Белоруссиядә партизан отрядлары хәрәкәте, Татарстанның елга-күлләре һәм урманнарының торышы, республиканың торак пунктлары турында да язмалары чыга. Ул шулай ук радио һәм телевидениедә чыгыш ясый, Казан, Ленинград, Тарту һәм илнең башка шәһәрләрендә үткәрелгән конференцияләр өчен чыгышлар хәзерли, документаль фильмнар өчен сценарийлар яза.
Гомеренең соңгы елларында Аристов үзенең "Новые казанские находки" дигән дүртенче китабын хәзерләү белән мәшгуль була. Анда шагыйрь Велимир Хлебниковның Казанда яшәгән чоры турында да мәгълүматлар керергә тиеш була. Тик 1992 елның 12 июнендә, 55 яшьлек юбилеена 4 көн кала, Вячеслав Васильевичның йөрәге туктый... Аның күпсанлы дуслары һәм танышлары өчен бу көтелмәгән хәл була. Бүген, инде 20 ел үтсә дә, аларның сүзләре буенча Вячеслав Аристовның портретын төзергә була.
Алтер Литвин: " Разночинецлар токымыннан булган бу кешене онытырга мөмкин түгел. Ул 19нчы гасыр белән нык кызыксынды. Кулъязмалар буенча тирән белемле булды, ул чор турында мавыктыргыч итеп сөйли белде. Мавыгучан кеше буларак, билгеле, үзенең эзләнүләрендә ялгышып та куйгандыр. Тик Вячеслав Васильевич һаман дөреслекне табарга тырышып, тәнкыйтьне аңлап кабул итә белде".
Любовь Агеева: "Бик төгәл, матур язганга күрә, аның язмаларын төзәтергә дә кирәк түгел иде. Аның тирән белеменә һаман гаҗәпләндем. Аны юкка гына "аяклы энциклопедия" дип йөртмәгәннәрдер. Үзенең интеллигентлыгы, әдәплелеге белән таң калдырды. Вячеслав Васильевич күпмедер дәрәҗәдә узган гасыр белән яшәгәнгә күрә, аның белән башка дөньяны күргән кебек буласың".
Рөстәм Кутуй: "Вячеслав яхшы күңелле, акыллы кеше иде. Ул үткәннәр белән яшәде. Ватаныбыз мәдәниятына җаны-тәне белән хезмәт итте. Аның ярдәменнән башка миңа да бик кыен. "Вяч янына барып килим әле!" сүзләре минем өчен вакытны төгәл билгеләү кебек тоела иде. Тыштан тәртипсезрәк күренсә дә, ул чын архивариус, төгәл мәгълүматлар чыганагы булды".
Библиографны китапханәнең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге мөдире урынында алыштырган В. Шишкин да Аристов турында бик җылы искә алган: "Язмыш аңа сәләт бүләк иткән, ул тормышта үз урынын тапкан, гомере буе яраткан эше белән шөгыльләнгән, күп хыялларын тормышка ашырган, фәндә дә үз сүзен әйтеп өлгергән. Тик язмыш аның тормыш җебен кызганмыйча вакытсыз өзде. Вячеслав Васильевичның уңышларында Казан университеты китапханәсенең өлеше зур. Озак еллар дәверендә ул аның өчен икенче йортына әверелде. Ул үзенең китапларын бик бай китаплар һәм кулъязмалар фонды булган шушы китапханәдә яза алды. Аристов китапханәдә эшләве белән горурланса, китапханә аның традицияләрен дәвам иткән библиограф белән горурлана".
Туган якны өйрәнүченең автордашы Н. Ермолаева: "Ул шактый планнарын, иҗади ниятләрен, башлангычларын тормышка ашырырга өлгерми китеп барды. Ә планнар чынлап та зурдан иде: яңа китаплар, язмалар, радио, телевидениедә, күпсанлы конференцияләрдә чыгыш ясаулар... Кем иде соң ул - Вячеслав Васильевич, яки без, дуслары әйткәнчә "Вяч"? Китапханәчеме? Әйе, ул университет китапханәсендә эшләде.
Моннан тыш, ул кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә җитәкче буларак, китап белгече дә, журналист та, язучы да, китапны сиземли белә торган китап сөюче дә иде. Һәм, ниһаять, фәннең төрле өлкәләрендә белем туплаган, яхшы хәтерле, кирәк чакта теләсә кем мөрәҗәгать итә ала торган белгеч тә иде".
Кызы Галина Аристованың әтисе турында сүзләрен китереп үтәсе килә: " Бик ачык күңелле кеше. Күзәтүчән. Бер урында туктап кала торган кеше түгел. Бик хәрәкәтчән, камиллек ярата торган кеше иде... Үз фикерен беркемгә дә көчләп такмады. Балаларны бик ярата иде. Укучымы, студентмы яки профессормы - барысы белән дә үзен тиң тотты. Кешеләр алдында да, үзенә карата да намуслы булды. Яхшы күңелле кеше иде. Хайваннарны яратты. Өйдә торган керпебез белән сәгатьләр буе сөйләшеп утыра иде..."
Вячеслав Аристов вафатыннан соң берничә ай үткәч, аның ике күптәнге эше - "Первое литературное общество Поволжья. К истории Казанского общества любителей отечественной словесности в 1806-1818 г.г." һәм шагыйрьләр Н. М. белән Л. Н. Ибраһимовлар турында "Во поле березонька стояла... Литературные поиски" китаплары басылып чыкты. Әлегә кадәр аның басылып чыгарга өлгермәгән әсәрләре дөнья күрә. В. Аристов юбилее уңаеннан хезмәттәшләре традиция буенча кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә аның тормышы һәм хезмәт юлына багышланган күргәзмә оештыралар. Монда гадәттә аның хезмәтләре һәм кулъязмалары, язмалар һәм фотолар белән бергә туганнары саклау өчен китапханәгә тапшырган шәхси архивыннан кайбер документлар тәкъдим ителә.
Ә Вячеслав Аристовның июнь аенда булган 75 еллыгы уңаеннан, "Казан" журналы беренче тапкыр 200 еллыгы бөтен Россиядә билгеләп үтелгән язучы И. А. Гончаровның Казанда булуы турындагы язмасын бастырып чыгарды.
Рәсемдә: туган якны өйрәнүче һәм библиограф Вячеслав Васильевич Аристов.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X