Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Тәҗрибәле педагог, оста оештыручы

    Мәгълүмат-методика үзәге методисты Маргарита Маркова үз эшен иҗади, зур җаваплылык белән башкара. Игътибарга лаек булырлык кызыклы уй-фикерләрен, идеяләрен тормышка ашыру өчен зур көч куя.

    Нинель САДРИЕВА,
    Болгар дәүләт музей-тыюлыгының "Суар" филиалы мөдире.
    Мин Маргарита Маркова белән берничә ел элек, "Болгар" сәламәтләндерү-белем бирү үзәгендә ял итүче яшь археологлар өчен программа әзерләгәндә таныштым. Ул "Спас эзтабарлары" программасына беркадәр аңлатма язарга тиеш иде. Гади генә эш булса да, Маргарита Петровна аңа бик җаваплы караган. Аның һәр нәрсәне җиренә җиткереп башкара торган, төгәл кеше икәненә тагын бер кат инандым. Ул төзегән программаны соңыннан югары бәяләделәр.
    Шуннан соң без аның белән хезмәттәшлекне дәвам иттек, бергәләшеп төрле проект һәм чаралар әзерләдек. Моның нәтиҗәләре озак көттермәде. Маргарита Петровнаның тырышлыгы аркасында райондагы тарих укытучыларының методик берләшмәсе эше сизелерлек җанланды. Беренче чиратта Болгар музей-тыюлыгы, "Суар" филиалы белән тыгыз элемтәләр урнаштырылды. Семинарлар, "түгәрәк өстәл" утырышлары, башка чаралар барышында фикердәшләребез барлыкка килде. Алар Маргарита Петровна белән бик теләп эшләргә риза булдылар.
    Шунысын әйтергә кирәк, методист тарихчылар белән уртак телне бик тиз тапты. Тарихчылар арасында мавыгып, күтәренке күңел белән һәм һәр нәрсәгә иҗади караучы педагоглар бар. Маргарита Петровна шулардан Нина Анатольевна Романова, Зинаида Борисовна Мокшина, Айдар Һарун улы Казаков, Алексей Александрович Корчагин, Елена Анатольевна Черкасова, Нина Николаевна Баратовага игътибар итә. Аларның эш тәҗрибәсен өйрәнергә һәм башкаларга да җиткерергә кирәк, дигән тәкъдимен барысы да хуплады.
    Уртак эшчәнлегебезнең бер өлеше итеп мин һичшиксез Алексеевскига баруны әйтер идем. Төркем составында тарих укытучылары белән бергә музей-тыюлык вәкилләре дә бар иде. Тарихчыларның һәр чыгышы тыңлаучыларда зур кызыксыну уятты. Аеруча "Древний Сувар: археологические исследования и находки" китабы белән якыннанрак танышырга теләүчеләр күп булды.
    Игътибарны җәлеп итәрлек тагын бер нәрсә турында әйтергә кирәк. Тикшеренү эшләренә конкурс нәкъ менә Маргарита Петровна инициативасы буенча оештырылды. Конкурска әзерлек ике ел буе алып барылды. Укучылар үзләренең остазлары белән берлектә игътибарны җәлеп итәрлек эшләр әзерләгәннәр. Конкурс укытучыларны тагын да берләштерү буенча әһәмиятле роль уйнады. Жюри составына кергән Болгар дәүләт тарих-архитектура тыюлыгының өлкән фәнни хезмәткәре Җәмил Мөхәммәтшин укучыларның эшенә зур бәя бирде. Соңыннан әлеге материалларга нигезләнеп брошюра бастырып чыгарылды.
    Узган елның җәендә "Суар" музее базасында үткәрелгән семинарны безнең ике арадагы эшчәнлекнең үзенчәлекле иҗат отчеты, дип әйтергә була. Аны уздыру идеясен дә Маргарита Петровна тәкъдим итте. Минемчә, бу семинар шактый зур әһәмияткә ия. Семинар эшендә катнашкан ТР мәгарифне үстерү институты вәкиле, тарих фәннәре кандидаты Владимир Пискарев, Ульяновскидан Николай Марянин белән Евгений Бурдин (алар туган ягыбыз тарихын өйрәнү буенча күп эш башкаралар) укытучылар белән Спас районы тарихы турында китап чыгаруга бәйле мәсьәләләрне тикшерделәр.
    Маргарита Петровна күпкырлы эшчәнлек алып бара. Ул безнең Болгар шәһәрендә туып үскән. Ульяновскидагы музыка училищесын, соңрак Башкортостанның Стәрлетамак шәһәрендәге педагогия институтының "рус теле һәм әдәбияты" факультетын тәмамлаган. Шундагы мәктәпләрнең берсендә балаларга музыка һәм дөнья мәдәниятын укыта, бер үк вакытта мәгълүмат-методика үзәгендә методист булып та эшли. Болгарга кайткач, балалар сәнгать мәктәбендә директорның тәрбия эшләре урынбасары булып эшли, 2005 елда мәгариф бүлегенә күчә. Хәзер ул мәгълүмат-методика үзәгендә тәрбия эшләре буенча методист, балаларга музыкадан да белем бирә. Ул фәннән Полянка, Өчкүл, Красная Слобода, шәһәрдәге икенче урта мәктәпләрдә дә укыткан. Югары квалификациягә ия. Бу да күп нәрсә турында сөйли.
    Аның сәләтле балаларга хәлдән килгән кадәр ярдәм итәргә тырышуын да билгеләп үтми булмый. Авыл мәктәпләрендәге балаларны да игътибарсыз калдырмый, аларга иҗади яктан үсәргә булыша. Аның җитәкчелегендә тәрбия эшчәнлеге һәм эстетик циклның өстен юнәлеш-ләре буенча район күләмендә байтак чаралар оештырылды. Шулар арасыннан "Бөтен йолдызлар безгә кунакка килде", "Дөнья җыр белән ямьле" кебек музыка фестивальләрен атап үтәргә мөмкин. Алты ел дәвамында аның инициативасы һәм җитәкчелеге белән "Узган сугыш кайтавазы" музыка фестивале үткәрелде. Маргарита Петровна булышлыгы белән сәхнәгә чыккан яшь йолдызчык Варвара Лисюк турында күпләрнең ишеткәне бардыр. Талантлы кыз 2009 елда "Созвездие-Йолдызлык" республика конкурсының зона этабында җиңде, 2010 елда исә призер исеменә лаек булды. Хәзер Варя музыка уку йортларының берсендә белем ала.
    Маргарита Петровнаның иҗат лабораториясе зур. Ул ике авторлык җыентыгы, күп санда фәнни-методик эшләр бастырып чыгарды. Аннан безнең районның гына түгел, ә республика мәктәпләренең педагоглары да бик теләп файдаланалар. Мәгарифне үстерү институты вәкилләре белән тыгыз элемтәдә торып эшләү аңа үзенең иҗат эшчәнлеген оештыруда да зур ярдәм итә. Ул Россия Федерациясе мәгариф министрлыгы, ТР Мәгариф институты, район башлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнгән, Рәхмәт хатлары да җитәрлек. Бу аның нәтиҗәле тырыш хезмәтенә бирелгән зур бәя.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: