Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Тормыш авырлыкларына бирешмичә

Болгарда яшәүче тыл хезмәтчәне Тамара Стреловага тормыш авырлыкларын күп күрергә туры килгән. Сиксән сигез яшен тутырса да, аның әле дә кул кушырып утырганын күрмәссең. Кайчан гына карасаң да гел хәрәкәттә, нидер эшли ул.

Ирина ТЕЛИЦЫНА

Тамара Федоровна Ново-Мордово авылында үскән. Әти-әнисе биш бала үстергән, ул өченче булып дөньяга аваз салган. Әтисе кырык беренче елда яу кырына китеп барган, бер елдан соң батырларча һәлак булган. Әниләре иртәдән кичкә кадәр эштән кайтып кермәгән. Өйдә калган биш бала бик яшьли кул арасына кергән, авыр хезмәтнең ни икәнен белеп үскәннәр.
– Әнинең барыбызны да кочаклап елаган чакларын әле дә хәтерлим, – дип искә ала Тамара Федоровна. – Түзегез, балакайларым, дип юата иде ул... Безнең ашыйсыбыз килә, аптырагач, берәр яулыгын яки итәген бирә, без аны нинди дә булса ризыкка алмаштырып кайтабыз...
Тамарага мәктәптә уку насыйп булмаган – эшләргә туры килгән.  Өйдән-өйгә йөреп көл җыйган һәм шуның белән колхоз басуларын ашлаган. Үгез җигеп урманнан алып кайткан чыбык-чабыктан кырга кышын кар тоту өчен кечерәк читән рәвешендә ясап куйганнар. Басудан ат белән печән ташыганнар һәм аны эскертләргә өеп куйганнар. Әнисе белән урманнан утын ташырга аз туры килмәгән. Ул елларда кышлар карлы һәм бик салкын килгән.  Ачлык һәм ялангачлык, әче салкыннар кешеләрнең үзәгенә үткән. Пасха бәйрәменә өшегән бәрәңгедән көлчә пешереп ашаганнарын ул әле дә хәтерли. Алабута, кычыткан җыеп тамак туйдырган көннәрне дә онытырлык түгел. Бер-бер артлы авыр сынауларны күп үтсәләр дә, кешеләр барысына да түзгән. Аларның сабырлыгына һәм ихтыяр көченә сокланмый мөмкин түгел. Җиңү турындагы шатлыклы хәбәрне дә халык басуда, фермаларда авыр хезмәт белән каршылаган. Сугыш тәмамланса да, ни кызганыч, авылдан киткән ир-атларның берсенә дә туган якларга кайту насыйп булмаган. Авылдагы хатын-кызлар барысы да тол калган. Бишәр һәм аннан күбрәк бала белән калучылар күп булган.
Тамара илленче еллар башында кияүгә чыга. Озак та тормый ире Константин өч елга армия хезмәтенә китеп бара. Ул исә әти-әнисе янында кала. Ул вакыттагы иске шәһәрне күчерә башлагач, гаиләләре белән яңа урынга күченергә туры килә. Илле алтынчы елда кечерәк йорт сатып алалар. Тамара Федоровна әле дә шушы өйдә яши.
Армиядән кайткан ире урман хуҗалыгына тракторчы булып урнаша. Санаторий мәктәп-интернатта бераз эшләп алганнан соң, Тамара санитария-эпидемиология станциясенә күчә. Үзенә тапшырылган бурычны намус белән үти, хезмәттәшләренең ихтирамын казана. Ире белән йорт эшләренә дә өлгерәләр.
– Хезмәт хакын аз түләделәр, – ди ул, – шуңа күрә терлек асрадык, бакчада кирәкле яшелчәне күп итеп үстердек. Кыш буена җитте.
Тамара Федоровна үзенең яшьтәшләре белән бергәләшеп билгеләп үткән бәйрәмнәр турында да җылы хисләр белән искә алып сөйләде. Дөнья булгач, төрле хәлләр була, диләр. Язмыш сынавы Стреловлар гаиләсен дә читләтеп үтми. Олы уллары Василий җиде яшендә салкын тидереп үлә. Аннары гаиләдә Николай исемле уллары туа. Ул мәктәпне тәмамлаганнан соң армиядә хезмәт итә һәм аннан соң туган шәһәрендә кала. Яшь гаилә башта төп йортта яши, аннан соң үз куышларын булдыралар. Улы, оныклары Алексей, Александр һәм Константин даими рәвештә килеп әниләренең хәлен белешеп торалар. Кырык елдан артык бергә яшәгән иренең вафат булуына да инде байтак еллар үтеп киткән.
Тормыш авырлыкларын күп күрсә дә, Тамара Федоровна һаман да шат күңелле, ачык йөзле, тәмле сүзле булуы белән җәлеп итә. Хезмәттән туйдым, кул-аякларым сызлый, дип беркайчан зарланып торганын ишетмәссең. Өй эчендәге, бакча һәм ишегалдындагы тәртип, чисталыкны күреп исең китәрлек. Беркайчан утырып торганын күрмәссең. Ул инде быелгы җиләк-җимештән кышлыкка компот әзерләп куярга да өлгергән, узган елда тозлаган кыяр-помидоры да шактый калган.
Тамара Федоровна буш вакытларында телевизордан ил-дөнья хәлләре белән танышырга ярата, чиркәүгә баргалый, кичләрен шәһәр урамнарына саф һава суларга да чыккалый. Яшьтәшләре белән дә еш очрашып тора. Чәй табыны артында бергәләшеп узган елларны, баштан кичергәннәрне искә төшерәләр. Очрашкан саен җиребездә тынычлык булсын, иде дип телиләр. Әйе, тынычлыктан да кадерлерәк тагын берни дә юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев