Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Тормышымның кадерле истәлекләре

Николай Анисимович Лифанов бу училещеда ярты гасырдан артык эшләде. Хәзер аны тармак технологияләре техникумы итеп үзгәрттеләр.Тракторчы булып килеп, хуҗалык эшләре буенча директор урынбасары дәрәҗәсенә күтәрелде. Бу еллар эчендә биредә гаять зур үзгәрешләр булды һәм ул аларның һәрберсендә актив катнашып, зур тырышлык куеп эшләде. Бүген ул шушында эшләгән еллары турында үзенең...

-Мин механикалаштыру мәктәбендә (аннары СПТУ, 5нче ССПТУ, 73нче ПЛ булды) бик күптән - иске шәһәрдән яңа урынга күчерү елларында ук эшли башладым. Бу 1955 еллар иде. Башка төрле транспорт йөри алмаганлыктан,чылбырлы өч ДТ-54 тракторына төяп, яңа урынга башта агачлар ташыдык, аннары шулардан училищеның яңа бинасы өчен бура җиткереп, төзи башладык. Минем яңа гына армиядән кайткан вакыт һәм шул тракторларның берсенә мине утырттылар. Ул вакыттагы мәктәп директоры Николай Васильевич Назаров көнне төнгә ялгап эшләде, бик оста җитәкчелек итте.
Без барыбыз да бердәм, зур оешканлык белән эшләдек. Кем булуына карамастан, бер генә кеше дә авыр эштән куркып тормады, ни кушсалар шуңа тотынды. Авылда механизаторларга зур кытлык булганлыктан, бинаны тиз арада эшләп бетереп, укыта башларга кирәк иде. Ул елларда комбайнчылар өчен алты айлык курслар эшләде, ә тракторчылар ике тапкыр озаграк укыды. Яңа урында моны үзгәртеп, киң профильле машинистлар әзерли торган бер еллык укыту кертелде, ягъни бу ике белгечлекне бергә куштылар.
Махсус укыту системасы буенча шөгыльләнеп, машиналар һәм агрегатлар җентекләп өйрәтелде (гомумбелем бирү фәннәре программага җитмешенче елларда гына кертелде). Мәктәп белән урман арасындагы кечерәк кенә участокта курсантлар сукалау, культивацияләү, тырмалау һәм чәчү үзенчәлекләренә өйрәнделәр. Ул вакытта бу җирдә орлыкны туфракка чәчмәгәнлектән, урып-җыюны күбесенчә теориядә генә аңлатырга туры килде. Ләкин бу җитешсезлектән чыгу юлын да тиз таптылар, язын һәм көзен курсантлар турыдан-туры колхозларда һәм совхозларда эшләделәр.
Яшь булсалар да алар сынатмадылар, чөнки укырга иң лаеклы вәкилләрне генә җибәрделәр, алар арасында кызлар да булды.
Безгә укырга Чувашия, Украина һәм илнең башка өлкәләреннән килделәр. Моңа махсус агитация сәяхәтләре ясап, һәр сәяхәттән шактый курсантлар алып кайтучы мастерлар да ярдәм итте. Бу эшне Владимир Степанович Степанов, Вениамин Вакхович Котков кебек мастерлар аеруча уңышлы алып барды. Кыска вакыт эчендә курсантларның саны 250 кешедән 700гә кадәр җитте.
1958 елда Украинадан юллама белән Василий Король, Владимир Черненко, Василий Шинкаренко һәм Иван Непомнющий килде. Алар киләчәктә училище язмышында зур роль уйнадылар.
Илленче елларның икенче яртысында чирәм җирләрне үзләштерү башлангач, илгә тәҗрибәле тракторчылар һәм комбайнчылар кирәк булды. Механикалаштыру мәктәбе укучылары бу эштә дә актив катнашалар. Өч сезон рәттән безнең отрядлар анда дүрт айлык практикада булдылар. Отрядлар белән мастерлар, шул исәптән миңа да җитәкчелек итәргә туры килде, ул вакытта мин дә мастер булып эшли башлаган идем инде. Курсантлар белән без чирәм җирләрнең барысында диярлек булдык. Олы кызым Алевтина мин чираттагы командировкада чакта туды.
Чирәм җирләрдә эшләү онытылмас хатирәләр калдырды. Тракторның бер буразнасы дистәләрчә километрга сузылган иксез-чиксез дала әле дә күз алдымда тора. Әллә никадәр техника, йөзләгән метрга сузылган ашлык өемнәре, көзен уңышны ташырга ярдәм итүче армия машиналары колоннасы - боларның барысы да үзенең масштаблары белән гаҗәеп күренеш иде.
Безнең мәктәп һәрвакыт тулы тормыш белән яшәде: группалар машиналарны белү һәм аларны йөртү тәҗрибәсе буенча бер-берсе белән көч сынаштылар. Василий Иванович Горбунов һәм Василий Васильевич Пронягин тырышлыгы белән спорт һәм культура чаралары үткәрелде. Көндәлек мәшәкатьләр дә коллективны берләштереп торды: мәсәлән, зур бинаны җылыту өчен утын күп кирәк булганга, һәр көн урманга дежур торучы группа җибәрелә иде.
Мәктәпнең атларына печән кирәк булгач, директор район җитәкчелегеннән Ширбәт тирәсендәге утраулардан файдалану турында рөхсәт алып, без шуннан печән чаба башладык. Атлар ул вакытта күп түгел иде, алар белән күбесенчә азык-төлек һәм хуҗалык кирәк-яраклары ташыдык. Ашыгыч эш чыкканда директор белән баш бухгалтер да тарантаска утырудан читенсенмәделәр. Ул елларда күпләр хуҗалыкта терлек-туар асрады, мәктәп хезмәткәрләре монда үзләре өчен печән хәзерләделәр. Утрауда шулай ук мәктәп ашханәсе өчен яшелчәләр үстерделәр.
Тиздән мәктәпнең ярдәмче хуҗалыгы оештырылды. Булган техникадан бик сакчыл файдаландылар, ә курсантлар өчен бу бик яхшы тәҗрибә булды. Иң әйбәт елларда 1500 гектар чамасы җир эшкәртелеп, икмәк кабул итү предприятиесенә меңләгән тонна иген тапшырылды, чәчүлек склады да түбәсенә кадәр ашлык белән тулды. Фермада савым сыерларның баш саны 250гә кадәр җитте, яшь терлекләр дә шулкадәр булды. Барлык эшләрне курсантлар үзләре башкардылар.
Ул елларда туфракка бары тик органик ашлама һәм көл генә кертелде. Шуңа күрә курсантларны каникулдан соң берәр чиләк көл алып килергә мәҗбүр иттеләр. Бу эшне башкармаучыларны ачуландылар. Иң оста курсантлар көлне училище мичләреннән ала торган булды, шуңа күрә мичләр һәрвакыт чиста булды.
Алтмышынчы еллар азагында, директор булып Иван Ефимович Непомнющий эшли башлагач, мин читтән торып Чистай авыл хуҗалыгы техникумына укырга кердем. Кулга диплом алып чыккач, мине механик итеп билгеләделәр.
Училищеның яңа бинасы (анда теория укытылды) 1973 елның 1 сентябрендә ачылды. Практик дәресләр бинасын бераз соңрак төзеделәр. Ул вакытта курсантларның саны 1200 кешегә җитте. Техника паркы да зур -27 автомашина, 25 көпчәкле һәм 27 чылбырлы трактор, 32 комбайн, җир эшкәртү өчен кирәк кадәр авыл хуҗалыгы машиналары бар иде. Белем бирү өч елга кадәр озайтылды, армиягә шоферлар әзерләргә керештек.
Училище тормышында истә калырлык вакыйгаларның берсе 1974 елның декабрендә булды, биредә эшләүче хезмәткәрләр өчен күп фатирлы йорт төзелде. Бераздан курсантлар да яңа тулай торакта яши башладылар.
Училищеда егетләр һәм кызларга белем бирүгә, аеруча махсус фәннәрдән укытуга, зур игътибар бирелде. Алексей Васильевич Леонтьев (авыл хуҗалыгы машиналары), Юрий Павлович Молостовкин (тракторлар) һәм башка укытучыларны әле бүген дә җылы хисләр белән искә алам. Кабинетлар укыту өчен кирәк булган бөтен материаллар белән тәэмин ителде.
Директор булып Михаил Александрович Кривошеев эшли башлагач, мине хуҗалык эшләре буенча аның урынбасары итеп билгеләделәр. Мәшәкатьләр сизелерлек артты. Мәсәлән, кыш буе ягып чыгу өчен 1200 тонналап күмер кирәк булды, кабинетларны яңа уку елына әзерләү өчен дә байтак тырышлык таләп ителде.
Сиксәненче еллар башында мин училищедан китеп, горгазда эшли башладым. Моңарчы бары тик газ баллоннары белән генә сату иткән горгаз участогы берничә елдан йөзләрчә чакрым линияләргә һәм зәңгәр ягулыктан файдаланучы халыкка хезмәт күрсәтүче предприятиегә әйләнде. Бу предприятиедән директор урынбасары дәрәҗәсенә җитеп, лаеклы ялга чыктым. Әмма кул кушырып утырырга яратмыйм, әле дә кечерәк котельныйларның берсендә оператор булып эшлим, 35 ел элек күченеп яши башлаган йортыбызның идарәчесе итеп сайлап куйдылар.
… Күптән түгел генә машинада барышлый Казанга сугылып чыгарга уйлаган идем. Көтмәгәндә юл хәрәкәте инспекторы туктатты. Кырыс, җитди карашын күреп, бераз шүрләп куйдым. Ә ул миңа игътибар белән текәлеп торды да: "Бу синме соң, Анисимыч?" - дип куймасынмы. Ул элекке укучыларымның берсе булган икән. Без аның белән шактый сөйләшеп тордык, үткәннәрне искә төшердек. Мондый очрашулар җанга ниндидер җылылык бирә.
Рәсемнәрдә: квалификация күтәрү курсларында; комбайнда; туфрак эшкәртүчеләр конкурсы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев