Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Тату гаилә - зур бәхет ул...

    Полянка авылында гомер кичерүче Конантьевларның гаиләсенә быел 66 ел тула. Шушы елларда төрлесе булса да, барыбер бәхеттә яшибез, ди алар...

    Ольга Стрелова

    Федор Иванович белән Валентина Семеновна гомер буе тырышып эшләгәннәр, балаларына ныклы тәрбия биргәннәр. Алар фикеренчә, бәхетле гаилә кору өчен бер-береңне яратырга, ихтирам итәргә, бер-береңә юл куя белергә кирәк. 

    Узган гасырның ерак 53нче елында барлыкка килгән Конантьевлар гаиләсе хәзер дә чиста-пөхтә, җыйнак өйләрендә бер-берсенә терәк булып яшиләр. Аларның йортына кергәч, аннан чыгасы да килми. Тәрәзә төбендә бүлмә гөлләре шау чәчәктә утыра, киштәләрдә - оныклары һәм оныкчыкларының фотолары. Тормыш авырлыкларына карамыйча, Конантьевлар һәрвакыт дус-тату, тормышта бары тик үз көчләренә генә ышанып яшәгәннәр. Әти-әни балалары өчен дә һәр яктан үрнәк булып, аларны кечкенәдән үк эшкә өйрәтеп үстергәннәр.

    Икесе дә Полянка авылында туып үскәнгә күрә, бер-берсен тәпи йөри башлаган чактан ук беләләр. Мәктәпне тәмамлаганнан соң Валентина Тәтешкә, күп балалы абыйсының гаиләсенә китеп, балаларны карарга ярдәм итә. Хуҗалыкта бетмәс-төкәнмәс эшләрне башкара, балаларга күз-колак була. Өч елдан соң туган авылына әйләнеп кайтып, Федорга тормышка чыга.

    Туйны кияү йортында үткәрәләр. Өстәлләр сый-нигъмәттән сыгылып тормаса да, бары тик иң якын кешеләре генә җыелган тантана бик күңелле уза. Яшь гаилә башта төп йортта яши, бераз торгач, Валентина Семеновнаның әнисе янына яшәргә күчәләр.

    Конантьевлар гомере буе зур хуҗалык тоталар. Сыер, бозаулар, сарыклар, күпләп кош-корт асрыйлар. Гомер буе үз хезмәтләре, үз тырышлыгы белән көн күрәләр.

    Федор Иванович ашлык әзерләү пункты, леспромхоз, совхозда эшли. Башта балта остасы, аннары, лаеклы ялга чыкканчы, агач эше остасы була. 

    Ә Валентина Семеновнаның хезмәт кенәгәсендә бер генә язу бар. Ул гомере буе совхозда сыер савучы булып эшләгән. Ә ул елларда сыер савучы һөнәре иң авырлардан берсе булып саналган: иртәнге дүрттән торып фермага барып җитәргә кирәк. Барлык эшне кул белән башкаралар, тиресен дә түгәләр, суын да ташыйлар, азыгын да өләшәләр, сыерларын да савалар. Саву аппаратлары барлыкка килгәч кенә сыер савучылар бераз җиңел сулап куялар.

    – Тату гаиләдә иң зур бәхет – балаларның дөньяга килүе, – диләр Конантьевлар. – Хәзер инде оныклар, оныкчыкларга сөенеп яшибез, алар безнең уникәүләп. Күптән түгел генә уртак шатлыгыбыз – оныкчыгыбызның кызы туды.

    Әнә шулай, көндәлек эш-мәшәкатьләр белән тормышның үтеп китүе сизелми дә калган. Хәзер инде һәр килгән көнгә сөенеп, балалары-оныкларының кадер-хөрмәтен күреп яшәргә генә кала. 

    Фотога төшерә башлагач, икесе дә оялып, югалып калдылар, чөнки чит кешедән мондый игътибарга күнекмәгәннәр. “Без гади кешеләр бит, кирәкмәс...” – диләр алар бертавыштан. Ә минем, гаилә бәхете нәрсәдән тора, дигән соравыма, Конантьевларның икесе дә:

    –Юк-барга үпкәләмәскә, бер-береңне кичерә белергә кирәк. Шул чакта гына гаиләдә тынычлык һәм татулык була, - диләр.
    Чынлап та, бу фикер белән килешмичә булмый.
     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: