Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Талантлы да, таләпчән дә укытучы

Мәктәпне тәмамларга җыенган һәр кешене киләчәктә кем булырга, дигән сорау борчый. Үз күңеленә ошаган, сәләтенә туры килгән һөнәрне сайлаган кеше тормышта зур уңышларга ирешә.

Ирина Телицына.
"НЖ".
Никольск мәктәбенең башлангыч класслар укытучысы, беренче категорияле педагог-оештыручы Ольга Федорова егерме елга якын гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлады. Ул бу һөнәрне очраклы гына сайламады. Дәү әнисе, әнисе һәм апасы балалар бакчасында тәрбияче булып эшләгәнлектән, ул да кечкенәдән шушы эшкә тартыла. Шуңа күрә мәктәпне тәмамлагач, Чистай педагогия училищесына укырга керә. Ләкин укып бетергәч, аңа хезмәт юлын балалар бакчасы тәрбиячесе булып түгел, ә Бураково мәктәбенең башлангыч классларында укытучы булып башлап җибәрергә туры килә. Балалар арасында эшләү, мәшәкатьле булса да мәктәп тормышы аның күңеленә хуш килә һәм ул гомерен шушы эшкә багышларга карар бирә...
Туган авылы Никольск мәктәбендә урын бушагач, шунда эшкә күчә. Читтән торып институт тәмамлый һәм быел инде өченче тапкыр аңа беренче класс укучыларын ышанып тапшырганнар. Классында ундүрт бала. Хәзерге авыл өчен бу аз түгел. Ольга Юрьевна үз укучылары өчен тәҗрибәле остаз гына түгел, кайгыртучан, һәр баланың хис-тойгыларын аңлап эш итүче икенче әни дә. Ул балаларга белем дөньясына тәүге адымнарын ясарга ярдәм итә, укырга-язарга гына түгел, сабырлыкка, тырышлыкка да өйрәтә. Кабинетында дәресләр үткәрү өчен стендлар, мультимедиа проекторы кебек заманча җиһазлар бар. Барлык методик әсбаплар папкаларга җыелган. Үзенең беренче классын ул яңа дәүләт федераль стандарт программасы буенча укыта. Бу программа буенча балаларны укырга-язарга гына түгел, үзлегеннән мәгълүматлар эзләп табарга өйрәтү дә күздә тотыла.
Хәзерге катлаулы заманда балаларны башлангыч класслардан ук яхшыны начардан аера белергә өйрәтергә кирәк-Ольга Юрьевна моны яхшы белә. Ул дәресләрдә дә, класстан тыш үткәрелгән чараларда да моңа зур игътибар бирә. Бала күңеле укытучы әйткән һәр сүзне күңеленә беркетеп бара һәм гомер буе исендә тота. Баланың характерына башлангыч классларда ук нигез салына. Моны бервакытта да истән чыгарырга ярамый.
Классны бердәм коллектив итеп туплауда да укытучының роле зур. Ольга Юрьевна төрле бәйрәмнәр, конкурслар, спорт бәйгеләре үткәрә, экскурсияләр, башка чаралар оештыра. Ул барлык чараларда да укучылары белән бергә катнашырга тырыша. Аларга бөтен эштә үрнәк күрсәтә. Мәсәлән, кул астында булган материаллардан төрле әйберләр ясыйлар.Үрдәк каурыйларыннан, дисклардан, кул астында булган башка нәрсәләрдән ясалган әйберләр классны бизәп торалар һәм укытучының алтын куллы, фантазиягә бай булуын да күрсәтәләр. Гап-гади пластик шешәләрдән Ольга Юрьевна әкият геройлары ясап, бакчасын бизәп куйган. Тәҗрибәле укытучының осталыгына сокланмаган кеше юк. Төрле әйберләр ясаудан тыш, ул мәктәптә куела торган спектакльләр өчен менә дигән итеп костюмнар тегә. Я булмаса үзенең дүрт кызы өчен нәрсә дә булса бәйли. Олы кызы Екатерина хәзер Казан сәүдә техникумында белем ала, Анна белән Есения мәктәптә укыйлар, ә төпчеге Валерия әлегә балалар бакчасына йөри.
Федоровлар гаиләсе сәламәт яшәү рәвешен алып бара. Алар елның теләсә нинди фасылында табигать кочагында ял итәргә яраталар. Барысы да чаңгы, тимераякта шуа белә. Ольга Юрьевна үзе исә машина да йөртә белә, атта да йөри ала. Авылда торган кеше бөтен эшне дә белергә тиеш, ди ул. Аларның шәхси хуҗалыклары да кечкенә түгел. Федоровларның мөгезле эре терлекләре, атлары, байтак кош-кортлары бар. Эше күп булса да, алар барысына да өлгерәләр, бөтен җирдә тәртип.
Ольга Юрьевна өчен укучыларга белем һәм тәрбия бирү беренче урында тора. Монда инде ул вакыт белән исәпләшеп тормый. Мәктәп директоры Галина Михайловна Борюшкина укытучы эшенә югары бәя биреп, аның талантлы, таләпчән, һәр баланың күңелен аңлый белә торган йомшак күңелле педагог диде. Шуңа күрә аның укучылар, хезмәттәшләре, ата-аналар алдында абруе зур.
Ольга Юрьевна ирешкән уңышлары белән тынычлана торган кеше түгел, аның киләчәккә планнары зурдан. Аның фикеренчә, укытучы белемен даими камилләштерергә, балаларның сәләтен һәр яктан ачарга, мөстәкыйль фикерләргә өйрәтергә тиеш. Тәҗрибәле укытучы балаларны башлангыч класслардан ук олы тормышка хәзерләргә кирәк, дигән төшенчәдән чыгып эш итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев