Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Сөйли тарих серләрен...

Артем Соколиков Болгар музей-тыюлыгында әле күптән түгел генә эшли башласа да, коллективта инде үз урынын табарга өлгерде. Быел Татарстан Республикасында яшьләр сәясәтенә 25 ел тулу уңаеннан, Артем намуслы хезмәте өчен район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Ольга Стрелова

Югары белем алып, армия сафларында хезмәт иткәннән соң, Артем туган ягына кайта. Музей-тыюлыкның мәгълүмат бүлегендә бушаган урынга яшь егетне бик теләп кабул итәләр. Ә инде беркадәр вакыттан соң аны Назаровлар урамындагы музейлар мөдире итеп билгелиләр.
Бүлек эше белән бәйле төп вазифалардан тыш, җәйге чорда Артемга еш кына экскурсияләр дә уздырырга туры килә. Экскурсияләр дигәннән, соңгы елларда борынгы Болгарга килүче туристлар саны артканнан-арта бара. Узган ел, мәсәлән, төрле илләрдән һәм шәһәрләрдән  ярты миллионлап турист булып киткән.
Яшь экскурсовод бик күп тарихи материалларны өйрәнгән. Күп укыган, фактларга анализлар ясаган, башка хезмәттәшләренең тәҗрибәсен өйрәнү максаты белән аларның экскурсияләрендә дә булырга туры килгән. Бүген инде Артем туристларны борынгы Болгар серләре белән таныштыра, төрле коллекцияләр, безнең як халкының традицияләре һәм гореф-гадәтләре, башка нәрсәләр турында мавыктыргыч итеп сөйли.
– Экскурсия барышында көтелмәгән сораулар биргәлиләр, – ди Артем. – Шуның өчен мин генә түгел, ә башка хезмәттәшләрем дә, тарихны тирәнтен өйрәнәбез, башка мәгълүматларны һәрвакыт барлыйбыз. Экскурсовод күп белергә тиеш...
Аның өчен, мәсәлән, археология музее аеруча зур кызыксыну уята. Чыннан да, биредәге экспонатларны төрле панно, карталар, макетлар тулыландыра. Шуларга карап та Болгар цивилизациясе, Успения чиркәве музее тарихы турында шактый мәгълүмат алырга була.
Моннан тыш, Артем хезмәттәшләре белән бергә, борынгы Болгарга туристларның, төрле оешмаларның игътибарын тагын да күбрәк җәлеп итү буенча да актив эшләр алып бара. Мәсәлән, Пенза шәһәрендә узган IIнче “Туризм, ял һәм савыктыру” төбәкара күргәзмәдә ул һәм музей-белем бирү эшчәнлеге бүлеге мөдире Ренат Ваһапов Болгар музей-тыюлыгы турында сөйләгәннәр. Күргәзмәдә аеруча музей-белем бирү программаларына һәм балалар белән дәресләр, балалар экскурсияләре, интерактив мастер-класслар оештыруга аеруча зур игътибар бирелгән. Артем шулай ук IVнче Халыкара “Иделдә ял итәбез” туристлар форум-күргәзмәсендә дә катнашырга өлгергән.
“Спас җирендәге чиркәүләр” проектын тормышка ашыруда катнашып та ул күп яңалыклар белән танышкан. Әлеге проект кысаларында ун видеофильм төшерелгән, аларның сценарийларын тулысынча Артем үзе язган.
– Бу минем өчен бик кызыклы проект булды, – ди ул. – Мин чиркәүләр тарихы, райондагы авылларның бай үткәне белән таныштым. Бу проект зур тарихи-мәдәни, рухи һәм тәрбияви әһәмияткә ия, тарихи үткәнебезне яңартуда зур роль уйный. Әйе, кешеләр үзләренең тарихи үткәнен белеп торырга тиеш.
Бу сүзләр белән килешми мөмкин түгел. Артемга исә киләчәктә тагын да зуррак уңышларга ирешүен телибез. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев