Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Сугыш батырын Спас районында туган авылында җирләделәр

    Очучы Николай Спиридоновның җәсәден җиргә иңдерделәр.

    Гусихада 1943 елда Геленджик тирәсендә барган сугышларда һәлак булган якташыбыз, гвардия кече лейтенанты, Кызыл Йолдыз ордены кавалеры, өлкән очучы Николай Михайлович Спиридоновны искә алуга багышланган матәм чарасы узды.

     

    Солдат туган ягына кайтты

    Бөек Ватан сугышы солдатын башта Болгарның үзәк мәйданында хөрмәт белән искә алдылар. Чарада югары кунаклар, район җитәкчеләре, юнармиячеләр һәм кадетлар, шәһәр халкы катнашты.

    – Куйбышев районыннан фронтка унөч меңнән артык солдат киткән, – диде үзенең чыгышында Спас районы башлыгы Фәргат Мөхәммәтов. – Шуларның өч меңгә якыны хәбәрсез югалган. Инде менә күпме еллар узгач, фронтовиклар өйләренә кайта. Моның өчен Борис Андриянов җитәкчелегендәге «Болгар» эзтабарлар отрядына зур рәхмәт.

    Соңгы елларда «Болгар» эзтабарлар отряды Смоленск, Волгоград һәм Псков җирләренә ун экспедиция оештырган. Тарихи документлардан билгеле булганча, Бөек Ватан сугышы елларында бу тирәләрдә барган каты бәрелешләрдә бик күп солдатның гомере өзелгән.

    Николай Спиридоновның самолетын бәрдереп төшергән Карл Шумахер (рамкада).


    – Безнең отряд 105 сугышчының сөякләрен тапты, 18 кешенең исемен ачыклый алдык, – дип сөйли Борис Андриянов. – Николай Спиридоновның сөякләрен Самарадан туган төбәге – Спас районына да «Болгар» эзтабарлар отряды барып алып кайтты.

    Солдатның сөякләре Кабардинка авылы тирәсеннән ерак булмаган урында табылган. Аларны Геленджиктан Самарага Краснодар краеның «Кубанский Плацдарм» җәмәгать эзтабарлар отряды активистлары җибәргән. Озын һәм озак юл узганнан соң сугышта югалган солдат туган җирендә сыену урыны тапты.

     

    Өйләнергә өлгермәгән

    Сугышчыны соңгы юлга озатуда башкалар белән бергә Болгарда яшәүче Любовь Платонова да катнашты. Аны Николай Спиридонов белән туганлык җепләре бәйли.

    – Николай Михайлович минем әбием Клавдия Павловна Назарованың туганнан туган энесе булган, – ди Любовь. – Ул яшьли ятим калган һәм Спиридоновлар гаиләсе аны дүртенче бала итеп тәрбиягә алган. Сугыш елларында Спиридоновлар гаиләсеннән фронтка берьюлы өч кеше киткән. Икесе яу кырында ятып калган. Бабаларымны бер дә күрә алмадым – икесе дә сугышның соңгы айларында хәбәрсез югалган. Николай Михайлович өйләнергә өлгерми калды. Һәлак булганда егеткә нибары 22 яшь кенә иде. Сугыштан соң солдатның әнисе улы белән Зеленодольск шәһәренә күчеп китте. Спиридоновларга туган туры килгән кешеләрнең күбесе хәзер шунда яши. Гаиләбездә геройлар булуына чиксез горурланабыз.

     

    Туганнары янәшәсенә күмделәр

    – Сугыш, соңгы солдат күмелгәч кенә тәмамланган булып санала, – дип билгеләп үтте генерал-майор, ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы Рим Мостаев. – Кече лейтенант Николай Спиридонов илнең якты киләчәге өчен гомерен кызганмаган. Ул без һәм бездән соңгы буыннар тыныч тормышта яшәсен өчен ут эченә барып кергән. Шуңа күрә без илебез азатлыгы өчен һәлак булганнарны беркайчан онытмаска, алар белән горурланып яшәргә тиеш.

    Солдатны Гусиха авылы зиратында җирләделәр. Шунысын да әйтергә кирәк, ниндидер сәбәпләр аркасында, биредә үлүчеләрне зиратның аргы очына илтеп күмә башлаганнар. Моның нәтиҗәсендә Любовь Симоновна Платонованың әти-әнисе – Симон Васильевич белән Раиса Александровна каберләре янәшәсендә, зират капкасы янынды гына, буш урын калган.

    1943 елның 21 апрелендә һәлак булган Николай Спиридонов узган дүшәмбедә туган авылы зиратында, әти-әнисе янында күмелде.

    Фоторепортаж

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: