Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Сугышта да, тыныч тормышта да сынатмадылар

Бөек Ватан сугышы ветераннары, безнең шәһәрдә яшәүче Михаил Никонов һәм Лев Малинин күптән түгел үзләренең туксан яшьлек юбилейларын билгеләп үттеләр. Алар икесе дә авыр тормыш юлы үткәннәр.

Ирина Телицына
Мамадыш районы Никольск авылында сигез класс тәмамлагач, Михаил Новиков Чистай елга техникумына укырга керә. Тик аны тәмамларга насыйп булмый: төрле сәбәпләр аркасында бу уку йортын һөнәри училище итеп үзгәртәләр һәм анда җирле егетләрне генә укытырга калдыралар. Шунлыктан Михаилга туган авылына кайтып, тимерче ярдәмчесе булып урнашырга туры килә. Ул чакта аңа бары тик уналты яшь була.
Сугыш башлангач, Михаилны армиягә алалар. Өч айлык шоферлар хәзерләү курсын үткәч, кырык өченче елда, аны Мәскәүгә җибәрләр. Аннан төньяк-көнбатыш фронтның гвардия миномет полкына эләгә. Аның сугышчан юлы Украина, Польша, Чехословакия илләре аша үтә. Сугыш турында Михаил Алексеевич әле дә зур дулкынлану белән искә ала - үзәккә үтәрлек салкын кышларны да, дошманның туктаусыз бомбага тотуларын да, полкташларының үлемен дә кичерергә туры килә...
Сугыштан соң Михаил Алексеевич Кама лес-промхозында узкоколейка машинисты булып эшли башлый. Намуслы хезмәте өчен күпсанлы мактау грамоталары белән бүләкләнә. Буш вакытта ауга йөри, шулай ук умарталар тота. Балаларын да шушы эшкә тарткан. Хатыны Александра Ивановна белән иңгә-иң куеп, инде алтмыш алты ел яшиләр. Бер ул һәм дүрт кыз үстергәннәр, хәзер инде 11 оныклары, 25 оныкчыклары бар. Әби-бабай өчен алар бик кадерле кунаклар...
Шәһәребездә туып үскән Лев Федорович Малинин Курск янында барган сугышларда катнаша. Сугышка кадәр Куйбышев исемендәге Затонда фабрика-завод училищесын тәмамлап, балта остасы һөнәрен алырга өлгерә. Бу һөнәре аңа сугыштан соң, Печора һәм Череповец металлургия заводында балта остасы булып эшләгәндә дә бик ярап куя. Сугышта Лев Федорович минометчы булып хезмәт итә. Монда һәр адымда үлем сагалап торды, дип искә ала ул.
- Безне Җир-анабыз үлемнән коткарып калды, - ди Лев Федорович, үзләренең ничек итеп окоп казуларын искә төшереп, ул чыннан да аларны ышанычлы саклаган.
Аның фронт юллары Румыния, Трансильвания, Венгрия, Чехословакия аша үткән. Ә Җиңүне ул Австро-Венгрия чигендә каршылый. Сугышчан батырлыгы өчен Лев Федорович ике Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә һәм аларны әле дә бик кадерләп саклый.
Лев Федорович сугыштан соңгы еллар турында да сөйләде. Ул егерь булып эшли, алты районның өлкән ау белгече була. Тырыш хезмәте өчен грамоталар, акчалата бүләкләр алган. Гомере буе ауга йөргән һәм балык тотарга яраткан. Әле дә кармак тотып яр буенда утырырга ярата, саф һавада озак йөри.
Хатыны белән алар өч кыз үстергәннәр. Хәзер балалар читтә торса да, әти-әнисе янына еш кайтып йөриләр. Әтиләренең юбилеена, билгеле, барысы да җыела...
Юбилярларны район башлыгы Камил Нугаев, район башлыгы урынбасары Мансур Гыйматдинов, район ветераннар оешмасы, социаль хезмәт вәкилләре җылы котлады. Алар Михаил Алексеевич һәм Лев Федоровичка сугышчан батырлыклары, фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерделәр, иминлек, нык сәламәтлек теләделәр. Сугышта катнашучыларга Россия Президенты Владимир Путин исеменнән котлау открыткалары һәм бүләкләр тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев