Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Сугыш яралары төзәлми

Күптән түгел Бөек Ватан сугышында катнашкан Лев Малинин Курск сугышында Җиңүнең җитмеш еллыгы уңаеннан район башлыгыннан котлаулар һәм бүләкләр алды.

Ирина Телицына

Бу көнне кунакларны Лев Федорович солдат гимнастеркасы киеп каршы алды. Юк, бу сугыштан кайткан кием түгел, ветеран хәрби киемне һәрвакыт үз итүен яшермәде. Хәрби хезмәт һәрвакыт аның күңеленә якын була.

Фронтка Лев Федоровичны 1943 елда, ул вакытта Удмуртиянең Можга шәһәренә күчерелгән Мәскәүнең икенче пулемет училищесын тәмамлагач, алалар. Алты ай укыгач, кече лейтенант дәрәҗәсендә аны Воронеж фронтына озаталар. Юлда дошман самолетлары аларның поездын берничә тапкыр бомбага тота, ләкин сугышчылар фронтка исән-сау барып җитәләр.

Частькә килгәч, берничә кешене, шул исәптән аны да, бер айга минометчылар курсына җибәрәләр. Бу вакытта каты сугышлар бара, дошман һөҗүмгә күчә һәм көчле каршылык күрсәтә. Снарядлар, миналар шартлавыннан җир белән күк тоташкан кебек була, күктә туктаусыз дошман самолетлары очып, бомба яудыра. Кыскасы, һәр адымда үлем сагалап тора. Тарихка Курск дугасындагы сугыш булып кереп калган канкойгыч бәрелешләр илле көн бара. Лев Федорович монда яралана.

Аны башка яралылар белән Улан-Удэ госпиталенә озаталар. Дәваланып чыккач, Көнбатыш фронтка җибәрәләр. Сугыш юллары буйлап ул Румыния, Трансильвания, Венгрия, Чехословакия җирләрен үтә. Ул хезмәт иткән полк беренчеләрдән булып Альп таулары янындагы Австро-Венгрия чигенә чыга. Бу Җиңүле май ае башлары була...

Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен Лев Федорович ике Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә. Һәр адымда үлем сагалап йөргән сугыштан аңа исән-сау кайтырга насыйп була. Бервакыт снаряд кыйпылчыкларыннан аны янында торган солдат кына коткарып кала.

Реклама

Лев Федоровичның абыйсы Михаил да фронтта була. Сугыш беткәндә энеләре дә спецназ полкына эләгә. Аларның өчесе дә сугыштан исән кайтып, туганнары белән очрашу бәхетенә ирешә. Лев Федоровичның бик тә хәрби кеше буласы килә, ләкин алган яралары аркасында ул медкомиссия үтә алмый.

Сугыштан соң ул автотранспорт предприятиесендә һәм башка урыннарда эшли. Гаилә корып җибәрә. Хәзер менә алтмыш елга якын ул хатыны Пелагея Павловна белән дус һәм тату яши, өч кыз үстергәннәр. Алар тормышта үз урыннарын тапкан.

Ничә генә еллар үтсә дә, сугыш афәтләре онытылмый. Ветеран әле дә сугышчан дусларының исем-фамилияләрен, сугышып үткән шәһәр һәм авыл исемнәрен хәтерли. Яшьлеген сугыш уты көйдергән ветеран бүгенге тормышка шатланып яши. Җиңү өчен гомерларын аямый сугышкан ветераннар сафы хәзер азаеп бара. Аларның барсына да иминлек һәм сәламәтлек телибез.

Руслан Хәмидуллин фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ветеран Бөек Ватан сугышы Лев Малинин

2
X